Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

Яңалык

“Шагыйрь сүзе”

"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республикакүләм проекты кысаларында укучыларны Тукай иҗаты, аның тормышы белән таныштыру, әсәрләрен искә төшерү максатыннан “Шагыйрь сүзе” исеме астында әдәби сәгать югары сыйныф укучылары өчен уздырылды.

“Ислам һәм Тукай”

һәр пәнҗешәмбе, “Без бергәләп Тукайны укыйбыз” проектына кушылып, шагыйрьнең иҗаты белән танышу дәвам итә.

«От глиняной таблички - к компьютерной страничке»

Компьютер һәм югары технологияләр заманында да кеше өчен китап уку мөһим булып калуын исбатлау максатыннан «От глиняной таблички - к компьютерной страничке» исеме астында мәгълүмат ВК эш аккаунтында видеоязма аша тәкъдим ителде.

"Бишек җырлары - халкыбыз рухы"

Татар халкы гасырлар дәвамында бишек җырлары иҗат иткән, шуңа күрә сабый беренче изге сүзләрне әнисе көйләгән бишек җырларыннан ишеткән.

«Язгы тамчыларда - кызлар җыры»

«Язгы тамчыларда - кызлар җыры» исеме астында әдәби – музыкаль кичәгә китапхаәгә актив йөрүче, китап яратучы ханымнар чакырылды.

«Все обо всем» - квест уен

«Все обо всем» исеме астында квест уен 10 сыйныф укучылары белән Пушкин проекты кысаларында уздырылды.

«Масленица хороша- широка ее душа»

Мәдәният йорты белән берлектә «Масленица хороша- широка ее душа» -исеме астында май чабу бәйрәме – масленица авыл халкы өчен уздырылды.

“Көчле, җитез, булдыклы”

“Көчле, җитез, булдыклы” исеме астында конкурс – уен кичә программасы “Наз” тернәкләндерү үзәгендә эшләүче күчмә китапханәдә узды.

«Туган телемдә былбыл сайратам»

Укучыларда туган телгә, туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, Туган тел көне уңаеннан 8 сыйныф укучылары өчен «Туган телемдә былбыл сайратам» исеме астында мәгълүмат сәгате узды.

«Батыр Геройга дан»

«Батыр Геройга дан» исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан эшләде.