Питрәч балалар китапханәсе тарихы
Питрәч балалар китапханәсе тарихы
Питрәч балалар китапханәсе 1951нче елда ачыла. Беренче китапханәче Констанская Ирина Михайловна була. Ул бер ел эшли. Аны Егоренкова Людмила Филипповна алыштыра. Районның балалар китапханәсе мөдире булып ул 1951нче елдан 1983нче елга кадәр эшли.
1965 – 1981нче елларда Балалар китапханәсенең абонементында Юсупова Камилә Җәләловна эшли (1926 елның 21 ноябрендә туган).
1976 – 1979нчы елларда Балалар китапханәсенең уку залында Хафизова Светлана Григорьевна эшли. 1980 – 2005 елларда ул Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры булып эшләде.
Питрәч балалар китапханәсендә төрле елларда эшләп алдылар: Сәйфуллина Тәслимә Илдүс кызы (1980 – 1982ел.);
Пашина Людмила Юрьевна ( 1983- 1991еллар).
Мингалиева Фәния Әхтәм кызы - 1983 – 1985елларда Питрәч балалар китапханәсе мөдире;
Алексеева Галина Александровна ( 1985 - 1987 еллар).
Китапханә иске бинада урнашкан була, мич белән ягыла.
1987 елдан Питрәч балалар китапханәсендә эшлиләр :
Галеева Разия Хәбибулловна – балалар белән эшләү буенча директор урынбасары(1987елдан); Рәхимова Чулпан Ринатовна – уку залы китапханәчесе ( 1986 елдан); Карпова Елена Александровна – китапханәче (1987 – 2008елдан);
Федулова Раиса Николаевна – абонемент китапханәчесе (1992елдан); Хәсәнова Софья Мусовна –-методист- психолог ( 2008 елдан).
1987елда китапханә Пионерлар урамында урнашкан агач йортка күчә. Соңыннан Питрәчнең 2нче номерлы урта мәктәбенә, Балалар иҗаты йортына һәм район мәдәният йортына күчерелә.
Китапханә бүген:
Питрәч балалар китапханәсе бүгенге көндә район мәдәният йортының 3нче этажында урнашкан. 97 кв. м мәйданны били.
Китапханәнең 20 меңгә якын китап фонды бар. Яңа китаплар белән тулыланып тора. Китапханәдә Интернет бар.
2705 китап укучысы бар. Китапханәгә йөреш елга 24550 тапкыр.
Китап бирелеш- 88930 экземпляр.
Китапханәдә китап укучыларга 4 китапханәче хезмәт күрсәтә.
Питрәч балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның эти-әниләре өчен «Библионяня» исемендәге яңа проект эшли. 3 кызыксыну клубы эшли: «Росинка»(“Чык”) - экологик клуб 7-10 яшьлекләр өчен; “Буратино”- балалар китабы театры; «Преображение»(“Үзгәреш”)- сәламәт яшәү рәвеше клубы балалар һәм аларның эти-әниләре өчен.
|
ФОТОГАЛЕРЕЯ