Карповка аылы китапханәсе тарихы
Карповка аылы китапханәсе тарихы
Карповка авылы китапханәсе клуб белән бер бинада урнашкан. Клубны 1957 – 1958 елларда яшьләр эштән соң төзиләр. Китапханә клуб бинасында 1958 елда ачыла.
1958 елда клубта Сидорова Валентина Михайловна эшли, 1938 елда туган, Лаеш районы Березовая Грива авылында туган. Чаралар уздырырга яшьләр-комсомоллар җәлеп ителә. Клуб бинасы ягылмый, суык була. Ләкин яшьләр бильярд, шашка, шахмат, домино уйныйлар. Кызлар концерт әзерлиләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Концерт белән Тогашево, Арышхазда авылларына баралар.
Колай авылы китапханәсеннән күчмә китапханә оештырыла. 20 -30 экземпляр китаплар алып киләләр.
Китапханәдә Сидорова Валентина Михайловнадан соң Ильин Александр, Шибалов Александр, Кучеров Александр, Камашев Виктор эшлиләр.
1966 елда Алабуга культура- агарту училищесыннан соң юллама буенча китапханәгә Матросова (Сошина) Нина Ивановна эшкә килә. Ул
1947нче елда Мамадыш районында туган.
1966 нчы елда китап фонды 2000 экземпляр, китап укучылар саны 30 -50 кеше . Китаплар авыл хуҗалыгы һәм политика турында була.
Нина Ивановна 25 ел буе клуб эшен дә алып бара.
Карповка авылыннан Люткино урта мәктәбенә 42 бала йөри. Җәй көне балалар авыл хуҗалыгы эшләренә: чөгендер утарга, печән җыярга, бәрәңге алырга булышалар. Питрәчтән кино күрсәтергә киләләр. Яшьләр авылда һәм күрше авылларда концертлар куялар.
Нина Ивановна клубта, конторада плакатлар, стенгазеталар чыгара. Сайлау комиссиясендә, авыл Советы депутаты, хатын-кызлар комиссиясендә эшли. 2005 елда лаеклы ялга китә.
2005нче елның 1 мартында китапханәгә Шаймеева Татьяна Васильевна килә, 1966 елда Карповка авылында туган.
Бүгенге көнгә китап фонды 3300 экземпляр, китап укучылар саны- 240. Шаймеева Т.В. авыл Советы кушуы буенча халык санын алуда, сайлауларда катнаша. Инвалидлар, сугыш һәм хезмәт ветераннарына китап илтә. Җәен китапханәдә һәм казлар фермасында да эшли.
2015 елда Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының читтән торып уку бүлегенең китапханә факультетын тәмамлады
Карповка авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:
- Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
- Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- Экологик тәрбия;
- Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.