Званка авылы китапханәсе тарихы
Званка авылы китапханәсе тарихы
1974 елга кадәр авыл халкына Кощак авылыннан күчмә китапханә хезмәт күрсәтә.
1974 елның 15 мартында Званка авылында беренче китапханә ачыла. Ул төзүчеләр вагонының гади бүлмәсендә урнаша. Беренче китапханәче Бурганутдинова Роза була.
Китапханә ачылганда аның 300 данә китап фонды, 49 китап укучысы була. 1973 елда китапханә авыл клубына бирелгән кирпечтән салынган йортка күчә. 28 кв. м.лы бер бүлмәне китапханә били. 1974 елда Бурганутдинова Роза китапханәне Комиссарова Галинага тапшыра. Аннан соң китапханәдә Костригина Анастасия, Костригина Галина, Козловская Светлана эшлиләр. 1981нче елда китапханәне махсус урта белемле Рахматуллина Банум Миннуровна кабул итә һәм ул бүген дә эшен дәвам итә.
1981 еда китап фонды 2116 данә тәшкил итә, укучылар саны 258 була. Иң актив китап укучылар: Вуколов Николай, Ланочкин Владимир, Рахматуллин Камиль, Сафин Ильяс һ.б. Китапханәнең китап фонды даими рәвештә тулылана. Район китапханәсе аша периодик басмалар килеп тора. “Огонёк”, “Новый мир”, “Человек и закон”, “Здоровье”, “Крестьянка”, “Коневодство” , шулай ук балалар өчен “Мурзилка”, “Весёлые картинки”, “Пионер” журналларын бик яратып укыдылар. Иң популяр китаплар: А. Дюма, А. Черкасова, Ф. Абрамова һ.б.
Китапханәченең вазыйфаларына фермадагы, зернотоктагы кызыл почмакларны оформить итү дә керә. Агитатор һәм пропагандист буларак ат заводына газет, журналлар ташыдым, көндәлек күрсәткечләрне яздым, комбайннарга йолдызчыклар төшердем, өмәләрдә катнаштым.
2000 елда тагын бер бүлмә бирделәр , китапханәнең мәйданы 33 кв.м тәшкил итә. Китапханәдә төрле чаралар уза: әңгәмәләр, викториналар, шахмат буенча турнирлар һәм язучылар белән шагыйрьләрнең юбилейлары уздырылды.
2011 елда капиталь ремонт узды. Китапханәдә уңайлы һәм матур. Китапханәгә балалар бик теләп йөриләр.
Бүгенге көнгә китапханәнең күрсәткечләре:
фонд - 6492,
китап укучылар саны - 302,
йөреш - 3986,
китап бирелеш - 5342.
2002 елда Рахматуллина Б.М. читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының 3еллык китапханәчеләр курсын бетерде.
Званка авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:
- Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
- Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- Экологик тәрбия;
- Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.
Китапханә район һәм республика конкурсларында катнаша. Район администрациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.