Отар-Дубровская сельская библиотека - филиал № 16

Татар Казысы авылы модель китапханәсе тарихы

Татар Казысы авылы модель китапханәсе тарихы

Татар Казысы авыл  клубы каршында 1967нче  елда китапханә  күчмә китапханә (передвижка) формасында була. Шушы елларда клуб мөдире булып Вәлитов Нуретдин Габдрахим улы эшли. Ул клубта эшләгән вакытта китап бирү эшен дә алып бара.

Вәлитов Нуретдин Габдерәхим улы 1913елда туа.1931 елдан алып 1959 елга кадәр укытучы булып эшли. 1960 елдан 1973 елга кадәр Татар Казысы авылының клуб мөдире булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга. 1944 елдан КПСС члены.

1968 елда колхоз клуб һәм китапханә сала. Шулай итеп авылда китапханә ачыла. Беренче  китапханәче Шәйхетдинова Асия була.

Шәйхетдинова Асия 1930 елда туа. Балык-Бистәсе районы Олы –Солтан авылында урта белем ала. Аннан соң кичке мәктәптә укытучы булып эшли.1968 елда авылда китапханә ачыла, шунда эшкә килә. 1977 елга кадәр китапханәдә эшли.

Китапханәдә 1977 елның  апреленнән  бүгенге көнгә кадәр  Кадирова Хәлимә Нуретдин кызы эшли. Гомуми урта белемле.

2001 нче елда  китапханә колхоз идарәсе бинасына  күчерелә. Ә  2006 елда  китапханә Татар Казысы  урта мәктәбенә күчерелә һәм  мәктәп  китапханәсе  эшен дә алып бара.

Бүгенге көндә  китапханәнең  9542 экземпляр  китап фонды, 494  китап  укучысы бар.

 

Татар Казысы авылы модель китапханәсенең эш юнәлешләре:

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.

Уңышларыбыз:

2000 ел- ТР  Китапханәчеләренең әдәби иҗаты конкурсының  “ Чәчмә  әсәрләр” номинациясендә  Кадирова Хәлимә Нуретдин кызы  3 нче дәрәҗә  Дипломы белән бүләкләнә;

2009 ел - “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан Кадирова Хәлимә Нуретдин кызы Күкрәк  билгесенә  лаек була.

2011 ел  -  Татарстан Республикасы яшьләр  эшләре,спорт һәм  туризм  министрлыгы дәүләт  оешмасы “Идел” яшьләр үзәге оештырган  республика күләмендә үткәрелгән ХI  “Иделем акчарлагы”  яшь  язучылар  конкурсында  2 урынга актив китап укучы   Хәйретдинова Таңсылу Фәхретдин кызы лаек булды.

2014 ел.       Ульяновск   шәһәренең   Аксаков исемендәге  китапханәсе оештырган  ХII бөтенроссия “Аленький цветочек»  иҗади  конкурсының  “Әкият иҗат  итәбез”  номинациясендә  1урынны  Хәйретдинова Таңсылу  Фәхретдин  кызы алды.