Ленино-Кокушкино авылы модель китапханәсе – 14 нче филиал
Ленино-Кокушкино авылы модель китапханәсе – 14 нче филиал
Адрес : ТР, Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы, Үзәк урам, 17 нче йорт. Тел.: 8(843)67-34-0-26
Ленино-Кокушкино авылында китапханә 1966 елда ачыла. Аны Питрәч районының Змеево авылыннан күчерәләр. Ленино-Кокушкино авылы ул вакытта Апакай дип атала.
Беренче китапханәче Лялина Валентина була. Китапханә совхоз идарәсенең агач бинасында урнашкан. Бүлмәнең мәйданы 15 кв.м. Китап фонды – 2150 данә, китап укучылар - 240 кеше.
1969 елда китапханә мөдире булып Казакова Ольга Ивановна эшли башлый. Ул 1927 елда туган, махсус урта китапханә белемле. Ул эшләгән вакытта китапханәнең фонды 5700 экземплярга, китап укучылар саны - 1350 кешегә җитә. Ул 1981 елга кадәр эшли.
В.И.Ленинның катнашуы белән Казан университеты студентларының сходкасына(җыенына) 100 ел тулу уңаеннан Ленино-Кокушкино авылын төзекләндерү башлана. Зур итеп мәдәният йорты салалар.
1987 елдан безнең китапханә шушы мәһабәт бинаның 2 этажында урнаша. Китапханәдә иркен, якты. 114 кв. м. мәйданны били. Китапханәдә ике китапханәче эшли: Сайфуллина Тәслимә Ильдусовна, 1961 елда туган, югары китапханә белемле– китапханә мөдире һәм китапханәче Нигметзянова Ольга Ивановна, 1966 елда туган, урта гомуми белемле.
Сайфуллина Т.И. бу вазифасын 1978 елдан башкара.
Нигметзянова О. И. – китапханәче булып 1984 елдан 2011 елга кадәр эшли.
Гайфуллина Ләйлә Харисовна китапханәче булып 2011 - 2012 елларда эшләде.
2012 елның ноябреннән бирле китапханәче булып Шигапова Гөлсинә Гарифовна эшли , 1970 елда туган, югары белемле.
Китап фонды 10667 данә тәшкил итә.
Китапханәнең төп эш күрсәткечләре:
Ел: Китап фонды: укучылар: китап бирү: Йөреш:
1981 5928 1360 23112 10386
1991 11226 2192 29364
1997 10824 2291 29378 12985
Китапханәчеләр мәктәп белән тыгыз контактта дус, тату эшлиләр. Язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар, төрле чаралар уздыралар. Мәсәлән, шагыйрь Илдар Юзеевның юбилее уңаеннан һәм иҗатына багышланган тематик кичә истә калырлык булды.
Безнең китапханәнең 70 еллык тарихы бар. Беренче изба-читальня 1945 елда ачыла.
Бүгенге көндә Ленино-Кокушкино авыл модель китапханәсе китапханәләр арасында китап укучылары буенча беренче урында тора. Ул 2000 китап укучыга хезмәт күрсәтә, шуларның 400е 6 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар. 12673 китап фонды бар, китап бирү - 31000 .
Китапханә бүген- информацион-хокукый үзәк.
2010нчы елда Ленино-Кокушкино авылы китапханәсе федераль программада катнашып “модель” китапханә статусы алды. Китапханәгә 2 компьютер, МФУ, диапроектор, экран, 1 мең китап, 200 исемдә мультимедия басмалары кайтты.
Техник җиһазлар булгач, китапханә дә яңача эшли башлады. Халыкка копия алу, интернетка чыгу кебек хезмәтләр курсәтелә башлады. Китапханәгә йөрүчеләр күбәйде. Болар укучылар, студентлар, укытучылар, пенсионерлар. Яшьләр компьютерда, интернетта шөгыльләнәләр, фәнни-популяр һәм уку программаларын видеокассетадан һәм CD ROMнан карыйлар. Китапханәдә, балалар сәнгать йорты белән бергә, төрле чаралар уздырыла.
Ленино-Кокушкино китапханәсендә балалар өчен «Юный искусствовед», (“Яшь сәнгать белгече”), «Юный эколог» (“Яшь эколог”), «Доктор Айболит» клублары эшли. Яшь сайлаучылар өчен «Мы выбираем» (“Без сайлыйбыз”) клубы эшли.
2012 елда китапханәче Уфада узган “Модель авыл китапханәләре- Россия Федерациясе җирле берләшмәләренең үсеш үзәге” исемендәге регионара конференциядә катнашты.
Ленино-Кокушкино авылы модель китапханәсе төрле грантлар язу белән шөгыльләнә.
2014 елда Экологик “Хрусталь чишмә” информүзәк булдыру өчен («Экоинформцентр «Хрустальный родник») ОАО «Ритэк» грантын оттык. 40 мең сумга экология турында китаплар алдык.
Соңгы 5 елда контроль күрсәткечләр:
Ел: Китап фонды: укучылар: китап бирү: Йөреш:
2009 10654 2160 30021 18015
2010 10635 2164 30023 18017
2011 10938 2164 30022 18016
2012 11732 2166 30431 18022
2013 12673 2185 31273 18473
Ленино-Кокушкино авылы модель китапханәсенең эш юнәлешләре:
- Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
- Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- Экологик тәрбия;
- Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.
Түләүле хезмәт:
- Түләүле абонемент
- Мәглүматны интернеттан эзләү
- Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү
- Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару
- Электрон презентация ясау.
Китапханә мөдире: Сайфуллина Т. И.