Конская сельская библиотека - филиал № 10

Күн авылы китапханәсе тарихы

Күн авылы китапханәсе тарихы

 

   

     Изба-читальня 1939 елда ачыла.

 Питрәч районы архивыннан алган мәглүмат:

  1.10.1939 елдан 31.01.1940 елга кадәр изба-читальняның мөдире булып  Сайфутдинов Низам Фасхутдинович эшли.

  1.02.1940 елда избач булып  Хамзин Вали Галиахметович эшли.

 16.02.1944 елда- Валиуллин А.Т.

 

  1951 елда  Күн авылында  1400 халык исәпләнә. Беренче китапханәче Мухаммадиева Роза була.

      1951нче елга контроль күрсәткечләр:

Китап фонды

Китап укучылар

Китап бирелеш

Йөреш

1747

319

6100

2700

 

       1952-1971елларда Күн авылы китапханәсе мөдире булып Капралова Дарья Семеновна эшли. Ул хезмәтен бик ярата, авылдашлары арасында авторитеты зур була. Күп еллар ялкынлы пропагандист һәм оештыручы булып эшли.

         Китапханә эшен әйбәт оештырган өчен 1967 елда китапханәгә “Бик шәп эшләүче китапханә” исеме бирелә.

        1964 елда җәмәгать эшләрендә актив катнашкан өчен Капралова Д.С. мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасының «Почет китабына» кертелә.

            1966 нчы елның ноябрендә авылда яңа Мәдәният йорты ачыла. Китапханә дә шунда күчә.  

     1974-1985 еллерда Күн авылы китапханәсендә Капралова Дарья Семеновнаның кызы - Габдуллатыпова Василя Фазыловна эшли, югары китапханә белемле.

         1986-1987 елларда китапханә мөдире булып    Галимова Розалия Касимовна эшли.

           1988 елдан китапханә штатында 2 эшче: мөдир – Зарипова Резида Гильмутдиновна, югары китапханә белемле һәм  Галимова Р.К.- китапханәче.

         Бугенге көндә мөдир булып Зарипова Резида Гильмутдиновна эшли.

2014 нче елда контроль күрсәткечләр:

Китап фонды

Укучылар саны

Бирелеш

Йөреш

12556

766

16655

9567

         Китапханәдә «Тамчылар» («Капельки») поэзия яратучылар клубы эшли.    

Күн авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.

КАЗАНЫШЛАР:

         Мәдәният өлкәсендә күп еллар нәтиҗәле эшләгән өчен ТР Мәдәният Министрлыгының Мактау грамотасы, 2010 ел.

         Гран-при дипломы һәм клуб яны территориясен төзекләндерү буенча  район  смотр-конкурсында җиңгән  өчен кубок белән бүләкләнде(2010).        

Район мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен, тырыш хезмәт иткән өчен, профессиональ осталык һәм “Мәдәният хезмәткәре көне”   профессиональ бәйрәм уңаеннан Питрәч муниципаль районнының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде(2014).  

 

  Район мәдәният бүлегенең һәм Питрәч ҮКС нең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.