Детская библиотека

«А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапларын укыйбыз»

6 март көнне Теләченең 3 номерлы «Шатлык» балалар бакчасында «А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапларын укыйбыз» дигән акция уздырылды.Китапханә хезмәткәрләре мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына республика акциясендә бердәм катнашырга тәкъдим иттеләр. Әлеге кызыклы очрашуда Алиш премиясе лауреатлары Рөстәм Мингалим, Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан әсәрләре белән таныштырылды. Шулай итеп балалар маҗаралар, вакыйгалар дөньясына чумдылар. Шулай ук район балалар китапханәсендә әлеге премия ияләренең китапларыннан торган, «Время читать самое лучшее» китап күргәзмәсе оештырылды.