«Тел кешене дус итә»
21 февраль көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Теләче урта мәктәбенең 3б сыйныфы укучыларына «Тел кешене дус итә» исемле презентация күрсәтелде.Әлеге презентация - викторина ярдәмендә балаларга кешеләрнең дөньяда кылган барлык гамәлләре тел ярдәмендә башкарылуы турында аңлатылды. Телдән башка берни эшләп булмый, бигрәк тәфән, техника, һөнәр сайлау, сәнгать өлкәсендә,гомумән тормышның алга китүен телдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.