Детская библиотека

«Кышка әзерләнүче куян турында әкият»

 29 ноябрь көнне район балалар китапханәсендә эшләп килүче «Гөрләвек» курчак театры клубына йөрүчеләр Теләченең 3-нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында яңа курчак театры спектакле белән чыгыш ясадылар. «Кышка әзерләнүче куян турында әкият» нәни тамашачыларга бик ошады. Балалар һәрберсенең үз тарихы булган, балаларның шәфкатьлелеге, күңел җылысы салынган берсеннән - берсе уңай персонажлар белән таныштылар.

Мондый театраль күренешләрнең максаты булып - табигатькә карата мәхәббәт, яңа китаплар укуга омтылыш, сәхнәдә үз - үзеңне тоту культурасы тәрбияләү тора. Әкият геройлары нәниләрне битараф калдырмас, үзләре дә киләчәктә балалар китапханәсенең актив укучылары булырлар һәм яңа әсәрләр белән кызыксынырлар дип өметләнәбез.