Детская библиотека

Интеллектуаль уен үткәрелде

19 июнь көнне Үзәк бистәсендә урнашкан «Кояшкай» җәйге лагерында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Татарстан республикасы турында без нәрсә беләбез?» дигән интеллектуаль уен үткәрде. «Кояшкай» мәктәп яны лагерена йөрүче балалар әлеге уенда бик актив катнашты. Биредә балаларны татар халкының тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштырудан тыш, республикабызда үзенең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән күпмилләтле халыкның тыныч һәм тату яшәве, символлардагы төсләрнең әһәмияте турында сөйләнде. Шулай ук Татарстан гимны тыңланды һәм флагы күрсәтелде.