Центральная библиотека

Cиренә Гатиятова


Сиренә Гатиятова( Якупова) Саба районы Тимершык авылында 1967 елның 29 сентябрендә дөньяга  килә.
Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт медицина көллиятенә укырга керә. 7 ел Казан шәһәре 8 балалар  клиник хастәхәнәсенең психоневрология бүлегендә эшли.
Кияүгә чыга, тормыш иптәше Расипне юллама белән Теләче мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Менә инде 29 ел алар Теләче төбәгендә яшәп, матур гомер кичерәләр. Ике бала- бер кыз, бер малай үстерделәр. Сиренә ханым Теләче үзәк шифаханәсенең физиотерапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Хезмәт стажы 35 ел .
Иҗат дөньясында  кечкенәдән кайный.
Шигырьләре "Яшь ленинчы", "Җиңү байрагы" гәҗитләрендә басылганы бар. Үсә төшкәч, күберәк җыр сәнгате үз итә аны.
Шигырь язу сәләте 2017 елда  кабат ачыла.
Ызандаш җиде  район иҗатчыларын берләштергән " Ызандашлар " ,  " Дуслык" төркеме әгьзасы булып тора. Шигырь язу серләрен аңларга ярдәм иткән остазларына зур рәхмәт укый. Бигрәк  тә  Әтнәдән журналист , " Бәллүр каләм " иясе Сүрия Мингатинага рәхмәте зурдан.
Ун  шигыренә җыр язылган.

Иң матур тел!

Без үскәндә, " чеп- чи " татар идек!

Югалмадык тагын, үзебез.

Урысчасын ипи - тозлык кына

"Пупалаган" буын идек без.

 

Урыс телен авыр үзләштердек,

Карурмандай иде ул элек.

Аңламаган сүзнең татарчасы

Гел тактада торды эленеп.

 

Хыяллар да туган телдә иде,

Татарчадан читкә чыкмады.

Тик шәһәрдә шул урысча белмәү -

Жәлләмәде безне, тукмады!

 

Трамвайга керсәң, сәер караш...

Истә әле күңел тулганы.

Башка милләт көлми, безнең татар,

Читкә китеп "кеше" булганы...

 

Сынау биргән чакта, билет алгач,

Тәрҗемәсен уйлап тилмердек.

Белгәнеңне әйтә алмый тору,

Күпкә авырлыгын без белдек.

 

Яраклаштык үзе... Ияләштек

Укып чыктык, үсте балалар

Татар мәктәбенә бирмәс өчен,

Бик тырышты ата- аналар.

 

"Урысча бел! Кая төртелсәң дә,

Шул тел кирәк, ансыз, бик кыен!

Татарчасын син беләсең иңде,

Әрәм була, балам, укуың!"

 

Менә җитте вакыт! Безнең буын

Оныкларын инде үстерә.

Һәр сорауга җавап эзләгәндә,

Тормышыннан мисал китерә.

 

Үз телебез кирәк! Бездән башка

Ялгышларны кемнәр төзәтер?

Телен белми үскән оныкларны 

Кем генә соң кабат өйрәтер?

 

Татар теле бит ул! Әнкәм теле!

Алыштырмый аны берни дә!

Дөрес яшәдек,- дип уйлый идем,

Ризасызлык әле күңелдә.  

 

  Искәрмә:

"Чеп- чи", "пупалый"

Әбиемнән, әниемнән ишетеп калган сүзләр

Чеп – чи -  чын.

Пупалый – ипи-тозлык кына белү, үзеңчә аңлату

16.01.2021.Сиренә Гатиятова

 

Әниләр йөрәге

Бу аваз!.. Өшетте. Җаннарны актарды.

Елатты. Кузгатып, чынлыкка кайтарды

Бик ачы. Өзелеп төшкәндәй үзәктән,

Чайпалып, ташыган әрнүле йөрәктән.

 

Шул аваз колакта - тавышның сирәге,

Куркудан елый күк су буе тирәге.

Кошчыгын очарга өйрәткән карганы 

Чып- чынлап аңлыйдыр әниләр йөрәге.

 

Ул аваз- игезәк сыңары сагышның,

Мәңгелек сынаулар китергән язмышның.

Югалту, әрнүләр, вакытсыз сүнүләр -

Ахыры тигезсез бәхетсез алышның.

 

Бер аваз!.. Айкады,чайкады күңелне...

Ни генә булды соң, танымыйм үземне.

Җаннарның авазын үтәли үткәрәм,

Ничек соң өйрәним, булырга түземле?

21.07.2020 Сиренә Гатиятова

 

Догалы бүләк!

Әнием юк.

Бар күңелнең бер почмагын 

биләп алган,

төзәлергә теләмәгән тирән ярам.

Дәвасы юк.

Әрнүләрне киметердәй, әниемне терелтердәй

юк шул чарам.

Хәбәр дә юк.

Күк гөмбәзен бизәп янган

йолдызларга карый- карый җавап көтәм.

Атылалар. Йота бара тирән бушлык.

Сабырлыгым шунда сүнә. Юкка көткән.

Өмет тә юк.

Бәлки әле төшләремә керер, дигән уйлар - ялгыш.

Ничәмә ел хисләремә хуҗа инде

сары сагыш.

Әни, әни!

Гомер буе син йөрәктә. Минем белән.

Ничек итеп сагынганны үзем беләм.

Мин генәме (бәйрәм җиткәч кенә түгел)

һәр кич саен, әниемне искә алып,

белгән догаларым укып, бүләк үргән!

 28.11.2020 Сиренә Гатиятова (Якупова)

 

Эзләдем

Яланаяк эзләп йөрдем 

Балачагым эзләрен

Мине күреп яшьләнделәр 

Болытларның күзләре.

Тормыш җилләре тараткан

Уйнаган комлыгымны.

Билчәннәре һаман дә шук,

Чәнечте табанымны.

Кояш һаман үзгәрмәгән

Янды бит алмаларым

Тик сипкелләр юкка чыккан,

Чәчүргеч тасмаларым...

Эзләремне тапмадым шул,

Яңгырлар юды микән?

Юешләнгән сандал кибеп,

Койма башыннан төшкән...

Тактадан ясаган "өй"дә,

Инде ишелгән икән

Яшел калайга әйләнгән,

Сикереп йөргән читән.

Барсы да юкка чыккан шул...

Сукмаклар гына калган...

Нәни чагым яшеренеп,

Тәмле йокыга талган ...

10.06.2020 Сиренә Гатиятова

 

 

Бераз гына

Бераз гына сабырлык бир, раббым

Кылангандай булам артыгын да.

Кызып китсәм, мендәр генә түгел,

Туздырамдыр кебек, ястыгын да?

 

Бик әз генә ваемсызлык бирче,

Тик бер генә тамчы булса, җитәр.

Күпкә китсә, ияләнермен күк,

Шау- шуларсыз гомер үтеп китәр.

 

Хәйләкәрлек өмет итмим инде,

Көтәм әле, йокмас микән үзе.

Сизгерлеге булса, ярап куяр,

Күреп бетми кайчак күңел күзе

 

Бу сыйфатлар миңа кирәкме соң?

Тик шулай да сынап карау кызык

Әллә ниндиләре өстәлсә дә,

Булмышымнан булмас инде узып!

7.01.2020 Сиренә Гатиятова

 

Соңарган бәһа

Яшь чагында, без бик кызык идек

Калдык кебек һаман шул килеш.

Чәчләр генә бераз агарган да,

Акыл арткан инде бер өлеш.

 

Тагын...Бераз йөреш салмакланган,

Сөйләшүләр беткән "шар ярып"

Йөгерештән килгән атлар кебек,

Туктап калдык кинәт, без арып

 

Кырык җирдән дөнья ярылса да,

Аптырамый хәзер, беркем дә.

Шаулап торган диңгез коры чүлгә

Әйләнергә мөмкин өч көндә!

 

Беләсезме, ни үзгәргән икән?

Бик еш хәтер кала, кәһаре...

Никтер соңлап бәяләдек ахры,

Безгә тиеш булган бәһане...

 

 

Уйда гына тузгып алу инде...

Шәрран ярып йөреп ни файда?

Менә шулай тормыш салган пүлән

Учагында көйри бер җайга...

26.08.2020 Сиренә Гатиятова

 

Ике күңел

Ике күңел белән яшим кебек,

Әллә берәү шулай бүленгән?

Икесе дә бик кадерле миңа,

Җибәрәсем килми үземнән.

 

Берсе - яшьлегендә әле һаман,

Туктый белми, алга ашкына.

Берсе- гомер толымнарын җыйнап,

Ак яулыгын япкан башына.

 

Тоеп яшим, яшьлек язым белән

Гомер көзем яши бер җанда.

Сандугачның җырын - ике төрле

Аңлап, тыңлый икәү бер таңда.

 

Яшерәге бар дөньяга гашыйк,

Канатлары әйди гел күккә.

Ә өлкәне хыялында гына,

Кунак булып бара яшьлеккә.

 

Төн шәленә төренгәндә берсе,

Догаларын укый,уйлана...

Икенчесе - иртән йокысыннан

Серле төшләр күреп уяна.

 

Ике күңел белән яшим,-диеп,

Үтеп киткән гомер еллары.

Ялгышканмын икән, алар бары

Бер күңелнең игез   кызлары.

6.03 .2020 Сиренә Гатиятова

 

 

Телсез йөрәк

Көнләшмәде...Дус - дошманга ялгышып та

Күңел төшерерлек сүзләр өләшмәде

Әллә артык горур булды, әллә йомшак

Өлешенә керсәләр дә, көрәшмәде...

 

Кан дошманы һәрчак булды кеше сүзе,

Эндәшмичә, йотып калды барсын үзе!

Яшен утына эләгеп,янды- көйде,

Бирешмәде,тешен кысып түзә белде!

 

Күз яшенә манчылгандыр ничә мендәр?

Сәбәпчеләре булгандыр, әллә кемнәр!

Берсенә дә ачу саклап яшәмәде,

Телсез йөрәккә табылмас башка тиңнәр!

 

Типкән саен,шөкер иткән кебек миңа

Тоеламы,әллә чынлап инде шунда?

Ул үзенчә аңлап яши бу дөньяны

Бер сүз әйтеп, син гаепләп кара аны?

27.02.2020 Сиренә Гатиятова

 

 

Язар гамәл

Үзебезне якын иткәннәргә

Кирәк чыкса гына йөгерәбез.

Ярдәм сорасалар әгәр читтән,

Кешесенә карап,өлгерәбез

 

Кәеф булса гына,эндәшәбез

Берәү алга чыкса,көнләшәбез.

Дөреслеген белеп тормыйча да,

Юкны- барны зурлап сөйләшәбез.

 

Бер түгәрәк яшең җитү белән

Кара- каршы кунак уйнашабыз.

Күп вакытта теләк белән түгел,

Кирәк булган өчен котлашабыз.

 

Белгән җырлар күптән онытылды,

Әзерләрен тыңлап юанабыз.

Бер моңсызы кинәт өскә менсә,

Исебез дә китми, куанабыз!

 

Мәҗлесләрдә күңел ачу башка, 

Чын күңелдән түгел,кыланабыз

Тальян моңнары да ишетелми

Гармунны да сирәк кулланабыз.

 

Атна саен билдән сазга батып,

Туган авылыңа кайтып йөрү.

Телефоннан түгел,үзең барып

Ерак туганыңның хәлен белү…

 

Эчең бушаганчы серләшүләр,

Чәең суынганчы гапләшүләр

Бетеп бара икән.Никтер арта

Тик торганнан, юкка үчләшүләр.

 

"Син сөйләгән -киштәләрдә торган

Иске китап сүзе "-димәгез лә...

Яңасына язар гамәлләрне

Барлап чыгар вакыт җиткән безгә!

26.02.2020 Сиренә Гатиятова

 

Башка дөнья

Ике йөзле була алган кеше,

Күпме битлек алыштыра көнгә?

Кәмит уйнап арып- талган күңел,

Үзе булып керәме соң төнгә?

 

Яңа көнне ничек башлый икән,

Уянамы, ал таңнарда көлеп?

Әллә инде ниләр эшләчәген,

Күз ачуга куя микән бүлеп?

 

Хыяллары нинди икән аның,

Акча табып,баю исәбеме

Кемнәр каба икән тозагына,

Аегымы,әллә исәреме?

 

Башкалардан гаеп эзлидер ул,

Үзен генә санап акыллыга

Бар нәрсәсе җитеш кебек үзе,

Тик җитми шул бераз акыл гына.

 

Берәрсенең рәвешенә кереп,

Карый алса әгәр үзен читтән

Булган битлекләрнең барсын җыеп,

Яндырырга салыр иде күптән...

 

 

Күктә канат жилпеп очмасаң да,

Яшәп була икән,- дияр иде

Үзе булып җирдә басып торса,

Ул дөньяны шашып сөяр иде!

20.02 2020 Сиренә Гатиятова

 

 

Адашкан йолдыз

Мин синең күңелең күгенә

Адашып сибелгән бер йолдыз

Очкынлап янарга теләдем,

Соң икән,жиһанда инде көз

 

Болытлар каплаган төнге күк

Нигәдер кертмәде иленә

Атылып төшмәскә тырыштым,

Тотындым болытның иңенә

 

Әче җил тузгытты чәчемне,

Яңгырда чыландым,өшедем

Хисләрдә адашып йөргәнне

Мин шушы иртәдә төшендем.

 

Чит күкне үз итми йолдызлар,

Атылып төшәрлек сәбәп бар...

Хыяллар җемелдәп сүнгәнен

Моңаеп күзәтте болытлар.

3 .09. 2019.Сиренә Гатиятова

 

Кайсы яхшы?

Гомер сукмаклары – борма- борма,

Борылышы саен тукталдым.

Юлдашларым минем төрле булды,

Төгәл санын белмим,буталдым ...

 

Кайберләре җилдәй житез булып,

Серләремне алып, чәчтеләр.

Ә соңыннан шыткан чәчәкләрне,

Күрмичә дә,узып киттеләр.

 

Суга сусаганда чишмә булып,

Очраганы булды дусларның.

Чын күңелдән ихлас теләкләрен,

Җырларында таптым кошларның.

 

Мин дусларны сайлап йөрмәдем шул,

Барысына тигез ышандым.

Шул беркатлы күңел үзгәрмәде,

Җае килгән саен бушандым...

 

Менә алсаң,бер дә төшми торган

Сәхнә кебек икән бу тормыш.

Бер елмайсам,бер үкереп елыйм

Кем язганны укый бу   язмыш?

 

Көчсез булып уйнап караган бар,

Көчле булып алган-  ешырак.

Кем булсаң да,җирдә иң мөһиме-

Кеше булып калсаң -яхшырак!

 20.04.2020 Сиренә Гатиятова

 

 

Туктатма!

Яфраклар түшәлгән келәмнән

Күңелем көзенә юл ала.

Җиңенә ябышкан үткәннәр,

Җибәрми,нигәдер, ялвара.

 

Бормалы сукмакның читендә

Кайчандыр чәчәкләр үскәндер.

Ачылып бетмәгән бөреләр,

Көзләрнең жылысын көткәндер.

 

Кошкайлар сайраган тирәкләр

Озатып җибәргән җәйләрен.

Вакытсыз өзелгән яфраклар

Исемә төшерә үзләрен.

 

Юл озын, барасы иде лә

Көзләрем бизәгән сукмактан.

Саргаймый сакланган яфрактай,

Кул изи яшьлегем почмактан.

 

Уралма,үткәнем, җибәр син,

Аяклар тышаусыз йөгерсен.

Язларда җитмәгән хыялга

Күңелем көзләрдә өлгерсен!

4.10 2019 Сиренә Гатиятова

Адашкан яңгыр

Ник елыйсың инде,кышкы болыт?

Адашкансың,аңлыйм хәлеңне...

Гаҗизләнеп аргач,җир өстенә

Селкисең күк авыр шәлеңне.

 

Шыбыр- шыбыр! Зарлануың белән

Үттең инде, тәмам, үзәккә.

Күз яшьләрең бүген җиргә түгел,

Тама кебек минем йөрәккә.

 

Ак карларны хәтта елатасың

Кәефләрен бозу ник кирәк?

Ялгыш кына килеп чыкканыңны,

Аңларлармы? Булса-  бик сирәк!

 

Көзге яңгыр дисәм- соңаргансың

Язгысына әле иртәрәк.

Һәрнәрсәнең үз вакыты була,

Сабыр гына көт син, читтәрәк.

5.02 2021.Сиренә Гатиятова

 

 

Әрсез кунаклар

Күпме хәбәр ишек какты бүген,

Тулып ташкан газиз башыма

Әрсезләнеп кереп киткәннәрен

Мин утыртып куйдым каршыма.

"Беләсезме дидем,миңа күптән

Әйбәтегез генә кадерле.

Начарларны авыр кичерәм мин,

Өзгәләмәгезче, бәгырьне.

Шакыгыз да, китеп барыгыз сез

Чыкмый торсам әгәр, озаклап.

Кунак көткән кебек яхшыларны

 Үзем чыгып алам.Кочаклап!

Тагын нәрсә диим? Дөнья тузган.

Бал кортыдай мыжгып торасыз.

Ике кулым белән кысып башны, 

Алдыгызда торам чарасыз...

Менә шундый хәлләр.Юашсынып

Ашыкмагыз кунак булырга

Ачык чырай бирсәм,җәелерсез,

Каласыгыз килер кунарга..."

Бушанасым килә иде күптән,

Рәхәтләндем бүген сөйләшеп.

Их,йөгерсәң иде җиһан буйлап,

Яхшы хәбәр генә өләшеп!!!

 23 12.2020 Сиренә Гатиятова

 

Күңел тавы

Без көткәнчә түгел,бер нәрсә дә

Теләгәнчә булмый берни дә.

Кочагыңнан чыгып кача бәхет,

Син чакырып кына килми дә.

Бар яктан да җитеш булса әгәр,

Тормышыбыз,-дибез түгәрәк

Бер кырые чатнап барганда да,

Омтылабыз һаман түргәрәк.

Көтмәгәндә бар да юкка чыга...

Таралганны җыю бик авыр.

Һәр китеге тора кадалырга,

Кычкырмыйча калыр бик сабыр.

Ул йөрәкләр ничек чыдый икән?

Таштан коелмаган беркем дә.

Тешне кысып түзгән һәр минуты

Таулар булып ята күңелдә.

22.12.2020 Сиренә Гатиятова

 

Өлгергәнбез!

Ярый әле,без туганбыз җиргә

Безсез дөнья - бүтән булыр иде.

Гел ямьсезлек кенә күрә белгән,

Өметсезләр белән тулыр иде.

 

Ярый әле, ачык йөзлеләр күп,

Бәрән- сәрән генә нурсызлары.

Бәһасезләр күпләп туып калган,

Сирәк кенә булган очсызлары.

 

Ярый әле, гөлләр шытып чыккан

Чүп үләне басса,нишләр идек?

Әле ярый,тыйнак булып үскән,

Мактанчыклар булсак,бетәр идек

 

Ярый әле,ярый, без туганбыз

Сабырлыкта тиңе булмаганнар!

Барына да шөкер итүчеләр,

Хөсетлеккә кереп чуммаганнар.

Караңгылык безнең өчен түгел,

Гел кояшка гына үрелгәнбез!

Ярый әле,узган гасырдан без,

Вакытында туып өлгергәнбез!

26.11.2020 Сиренә Гатиятова