Центральная библиотека

Рузалия Газизова

 

 

Рузалия Газизова

   Газизова Рузалия Шамил кызы 1968 елның 15 октябрендә Саба районы Сосновый Мыс авылында туган.

1975 елда Олы Мишә башлангыч мәктәбенә укырга керә.

1985 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны Казандагы СПТУ – 34 училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Казанда Сберкассада контролер булып эшкә урнаша. 1987 елда тормышка чыгу сәбәпле эшеннән китә һәм авылга кайтып секретарь – машинистка булып эшкә урнаша.

   1994 елда Үзәк сельпосына караган Олы Мишә авылына кибетче булып керә.

   2001 елда Олы Мишә җирле үзидарәсендә баш бухгалтер булып эшли.

   2006 елның 15 мартында шушы авылның китапханәсенә китапханәче булып эшкә урнаша һәм сентябрь аенда Алабуга мәдәни-агарту училищесына читтән торып укырга керә.           

 

Үзебездән башлыйк бу эшне

 

Әй, Туган як, газиз, кадерле син,

Һәркемгә дә якын һәм матур.

Табигатең тәнгә сихәт бирә –

Синдә халкым көчле һәм батыр.

 

Саклыйсың син әби-бабайларның,

Нәсел-ыру, гореф-гадәтен.

Синдә яшәп гомер кичерүче

Арттырадыр бары сәләтен.

 

Сәләт арта, тормыш дәвам итә,

Яшьләр яңалыкка омтыла.

Ни кызганыч, татар милләтенең

Туган теле генә онытыла.

 

Туган тел ул – әткәм-әнкәм теле,

Әби-бабайлардан зур мирас.

Бердәм булып, шушы хаталарны

Төзәткәләп алыйк без бераз.

 

Хаталардан беркем хали түгел,

Бердәм булсак, без бит бик көчле

Туган телне саклап калу өчен

Үзебездән башлыйк бу эшне!

Рузалия Газизова 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эзлим яшьлегемнең эзләрен

 

Гомер йомгакларын сүтәм әле

Эзлим яшьлегемнең эзләрен.

Авылдашлар сезне сагынганга

Җырга салам күңелем хисләрен.

 

Күңелемдә йөрткән хатирәләр

Янә бер кат барлап үтелде.

Йөрәк түрләренә чорнап куйган

Йомгак бүген, кабат сүтелде.

 

Авылымның кичке урамнары

Иртәнге саф, чиста һавасы.

Күңелемне никтер сагыш баса

Сагынуларга юктыр дәвасы.

 

Урап кайтам сихри ал таңнарын,

Әрәмәсен, Мишә буйларын...

Хыял диңгезендә йөзә күңел

Яшьлек елларында уйларым...

                        Рузалия Газизова