Рәфилә Шәмсетдинова

РәфиләШәмсетдинова
Теләче районы Олы Мәтәскәавылында 1989 елның 1 июнь көнендә дөньяга килә. Данлыклы язучы Фатих Хөснинең авылдашы ул. Каләм тибрәтә башлавы балачактан башлана, район үзәгендә басылучы "Теләче" гәҗитенә мәктәп, авыл тормышы турында язмаларын 6 нчы сыйныфта чакта ук юллый башлый, төрле республика чыганакларында да хикәяләре басыла башлый. Рәфилә балачактан ук журналистика юнәлешенә кызыксынып үсә, алар апасы белән икесе мәрхүмә туган апалары Рәйхана Шәйхиева янына барып язмаларын да дөресләп, тикшертеп йөргәннәрен хәтерли әле... Ни кызганыч, фаҗигале рәвештә Рәйхана гына яшьли безнең арадан китеп барды...
2006 елда 11 нчесыйныфны тәмамлап Рәфилә Казан ДәүләтУниверситетының Журналистика һәм Социология факультетына укырга керә, читтән торып укыганлыктан, район үзәгендәге "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгенә эшкә урнаша. Беренче эш урыны - "Теләче" радиосында диктор-журналист, радиода үзенең авторлык проектларын булдыра, күпсанлы республика бәйгеләрендә җиңү яулый. Параллель рәвештә "Теләче" телевидениесы хәбәрчесе һәм дикторы булып эшли, ә 2011 елда аны "Теләче" гәҗитенең редактор урынбасары итеп билгелиләр һәм 2019 елга кадәр ул шул вазифада эшләвен дәвам итә. Хәзерге вакытта Рәфилә республикакүләм танылган блогер, Инстаграм социаль челтәрендә аны 50 меңнән артык абунәче күзәтә. Интернет киңлекләрендә дә иҗат итүне ташламый ул, блогында тәмле рецептлар белән уртаклаша, тормыш вакыйгалары белән бүлешә, районда барган чараларны яктырта, төрле шәхесләр белән файдалы туры эфирлар алып бара. Республикакүләм бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый. Гаиләсе беләнТеләчедә яшиләр, ире - Нияз шулай ук журналист, һәр башлангычын күтәреп алучы, ярдәм итеп торучы иҗатташы да. Ике кыз - Язилә һәм Зөләйханыүстерәләр.
Юмор катыш гыйбрәт...
Әбинең яңа өе
Шушы көннәрдә район хакимияте Шәймәр авылыннан Миңлегөл Хәйбуллинага да сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен район үзәгеннән өр-яңа, бар уңайлыклары да булган йорт бүләк итте. Менә сиңа күктән төшкән бәхет! Бер тиен акча сорамадылар бит, бар эшне дә осталар эшләгән. Бүген кер дә – яши дә башла!
Миңлегөл апай яңа йортыннан сөенеп-шатланып кайтып китте. Карт кешенең күңеле юктан да була. 90 га җиткән сугыш ветеранының, шушы киленнәре белән бер рәхәт тормыш күргәне юк. Ярый, аяклары исән-сау инде, үз-үзен карарлык хәлдә әле карчык. Бәхет соңгы көннәрендә килер дип кем уйлаган! “Бар киемнәремне төйним дә, китәм, туйган бу киленнәрдән!”
Әби киемнәрен әкренләп төйни, ә өйдә бер-бер артлы телефон зеңгелди башлады. Телефон трубкасында күрше авылдагы өлкән килен тавышы ишетелде:
- Әни, нихәл, нишләп ятасың? Безгә кунакка килергә исәбең юкмы, оныкларың да сине сагынды.
- Юк, үзегез кунакка килерсез, киемнәремне төйним дә, яңа өемә китәм!
Әби трубканы куйды да, тегендә-монда йөренә башлады. “Яңа өй биргәч мин искә төштем мени, әле бер ай элек кенә “иске себерке таягы син” дигән идең бит, хәзер кунакка чакырасың мени?! Эх сезне, барыгызны да...”
Ялгыз калудан куркып моңсуланган йортның идәннәре әбинең адымыннан шыгырдап куйды. Бу йортның нигезендә Миңлегөл белән Әбдри картның хәләл тире. Йортның һәр бүрәнәсе шулар кулыннан узды. Ә бу минутларда, яңа йортка күчү бәхетеннән, сабыйларының кендек каны тамган туган нигезен оныткан Миңлегөл, яшьлеге кайткандай чаба-чаба яңа йортка җыена.
Тагын телефон шалтырады: “Әнекәебез нихәлдә яшәп ята икән дип шалтыратам. Сәламәтлекләрең ничек соң? Менә без уйладык-уйладык та сине яшәргә үзебезгә алып килергә булдык, ялгыз яшәүләре кыендыр”. Район үзәгендә яшәүче икенче килене икән. Миңлегөл монысына да беренчесенә әйткән сүзләрне әйтте дә, трубканы куйды. Ә үзе уйларына чумып, сөйләнә-сөйләнә эшен дәвам итте. “Вәт, ыштырбит! “Әнекәебез”, дигән була бит әле. Ятсыз! Өй түбәсеннән су үтә дип шалтыратканда, авызыннан ник шундый бер сүз чыксын!”
Бар өйне яңгыратып тагын телефон шалтырады. Бу юлы да сөйләшү шундйрак булды. Монсы өченче – төпчек килен иде.
Бу киленнәрне аңламассың инде, гомер буе яхшы чырай күрсәтмичә яшәп, хзер яңа йортлы булгач кына, әни кирәк була башлады. Менә элегрәк якты чырай күрсәтсәгез иде сез, хәзер миңа күп калмады инде... Үләсе дә, күмәсе генә, үлгән кеше җир өстендә калмас! Тормышында күп авырлыклар күрергә туры килде шул карчыкка, балачактан әти-әнисез дә калды, яшьли сугышын да күрде, колхозда да ару гына бил бөкте, өч баласын да тапты. Соңрак булды шул бу бүләкләре, соңрак... Әй, ярар, соңрак дип утырып булмый, рәхмәт, биргәч. Соңгы көннәрендә рәхәт күрсеннәр дип биргәннәрдер...
Иске йортта шул хәтле күп әйбер җыелган икән, көн ахырына әбинең тәмам хәле бетте. Һәр әйберне тотып уйга чумып утырды ул. Менә бу чуклы яулыкны гына әйтик, Әбдри 50 ел бергә яшәгәнгә бүләк иткән иде. Шул яулыкны әле хәзер дә картының төсе итеп Коръән ашларына ябып йөри әби. Рәхәт вакытлар, гөрләшеп яшәгән чаклары бар иде шул аның, карты гына үзеннән иртәрәк китте.
Уйлар, уйлар, уйлар... берсе артыннан берсен уздырып килде алар, әбинең яшь, рәхәт – итәк тутырып сабыйлар үстергән чаклары искә төште, улкайларын күрәсе килеп сагышланды ана. Эштә шул инде алар, тормыш куалар... Чү, капка ачылган тавыш түгелме соң бу! Тукта, улларым уйларымны ишетеп килгән ахры дип, әби йөрәксенеп алачыкка йөгерде. Ә анда, уллары түгел... чәр-чәр килеп, өч килен кереп килә иде...
Башта барысы да тыныч кына сөйләште, барысы да әбине кунакка дәште, ә әби яңа йортка күчәм дигәч, китте гауга, китте гауга... Өлкән килен, өйне өлкән улга дәгъва кылды, төпчеге – төпчеккә була дип тартышты. Уртанчысы елый ук башлады: “Нинди гел өлкәнгә дә, кечегә ди ул, уртанчы турында уйлаганыгыз да юк!” Һәр киленгә дә ни өчендер әбинең үзе түгел, өе кирәк икән, ләбаса... “Артык керем кесәне төртеп тишми, әбигә күп калмады инде аңа, әби үләр дә бетәр, ә өй бит кала...” Башта сүзләре белән төрле якка өстерәсәләр, соңыннан әбигә өчесе өч яклап кул белән дә ябышты. Киленнәр әбине тарткалый торды, әбинең хәле начарланганнан начарланды. Күз алдыннан бар тормышы узды... Ахыр чиктә, әби гөрселдәп идәнгә ауды, ә киленнәр берни белешми һаман көчектәй ябышып әбине тарткалый... Бу вакытта алар өйнең беркемгә тәтемәячәген белми иде шул әле... Взсыятьнамәдә әби йорт хуҗалары итеп күршеләрен язды бит, авыр вакытларында аны уллары да, киленнәре дә карамады. Ә күршеләр беркайчан да ташламады, кайвакытта күршеләр үз балаларыңнан да рәхимлерәк була шул...
Йөрәк өянәге... 90га җиткән карчыкка күп кирәк ди мени?! Никләр генә бирделәр яңа йортны, иске өендә булса 100гәчә яшәп, тынычлыкта үлгән булыр иде ичмасам... Ә теге өч килен әле һаман йорт даулый ди, аларны да йөрәк өянәге тотмаса ярый инде, Ходаем...
Рәфилә Шәмсетдинова
Боек сирень
Чәчәкләрнең нигә кирәге бар?
Өзеп бирер кешең булмагач.
Нәрсә соң ул күктә янган кояш,
Үз кояшың балкып тормагач...
Йөрәк ачысына, буылган күз яшьләренә түзә алмый үрсәләнеп җыр суза Гөлзар. Күңел түренә бикләнгән моң бүген әрнү булып җиһанга тарала. Кайгы беркемнән дә сорап килми шул, кайгы гына түгел, бәхет тә бер уйламаганда тормышта ишек кага. Син аны көтмисең дә, ә ул инде синең тормышыңда кунак булып, түргә менеп утыра... Тик беркөн ишегеңне бәхет шакып, икенче көнне үк бәхетне кайгы куып чыгарса, моңа ничек түзәсең ди?! Алга таба яшәргә, өр яңадан сөенергә, сөяргә ничек өйрәнәсең?
× × ×
Кече яшьтән бик моңлы бала булды Гөлзар. Бер бәйрәмне дә калдырмый. Иң яраткан шөгыле – җырлау. Үзенең моңы белән барысын елата ул. Дәү әнисе гел күз яшьләрен сөртеп: “Кызым, өзмә йөрәкне, моңлы баланың язмышы ачы була аның, җырлама”, – ди торган иде. Ничек җырламыйсың ди?! Күңелдә мөлдерәмә тулы хисләр чыгам–чыгам дип торганда, ничек эчкә бикләп булсын аларны... Җырлама дип, бу шөгылен яратмыйча әйтми иде шул дәү әнисе. Оныгы бигрәкләр дә үзенә ошаган, үзенең узган язмыш сынауларын кабатлый күрмәсен дип кенә борчыла әби оныгы өчен. Гайникамал карчыкны да кич утыруларда кабат сорый–сорый җырлаталар, елый–елый тыңлый иделәр... Тик хәзер җырламый ул. Өйләнешеп 5 ел торуга 3 бала белән калдырып ире вафат булганнан бирле җырламый. Күңеле моңланса да, хисләрен җиде йозакка бикләп тота. Әнә шуның өчен оныгына җырлама, дип әйтә дә инде ул. Артык моңлы булу ярамый ул!
× × ×
– Ярый инде, дәү әни! Тагын ачуланма инде мине, җырлыйсым килсә җырлыйм, елыйсым килсә елыйм. Җырлау начар эш мени ул?!
Әбисенең үзен ачулануына гаҗәпләнә Гөлзар. “Үзе миңа җырлама ди, үзе мин җырлаганда балавыз сыгып утыра”... Оныгының тагын борыны салынганны аңлап алып Гайникамал карчык хәлне җайлап җибәрергә булды.
– Кызым, чәчкәләрнең нигә кирәге бар, дип җырлап утырганчы, я әйт әле миңа, нинди чәчәкләрне күбрәк яратасың син?!
Әбисенә булган үпкәсен онытып, хыялга чумды кыз. Бераз гына торганнан соң: “Сирень чәчәген яратам мин, дәү әни!”, – диде.
– И кызым, гел үзем төсле инде син. Сиреньнәр минем дә яраткан чәчәкләремнең берсе. Син бит кызым, үзең дә сиреньнәр шау чәчәк аткан – май аенда тудың... Бер әйбер әйтимме соң, балам?!
Гөлзар дәү әнисен йотылып тыңлады. Ә хәзер әби бөтенләй кызыксындырып җибәрде. Колак торып басты! Нәрсә әйтергә тели икән әбисе?
– Кем дә кем, сирень яратканыңны белмичә дә, сиңа сирень бүләк итә икән, шул синең ихлас мәхәббәтең булачак!
“Хи”, дип көлеп кенә куйды кыз әбисе сүзләренә. “Сирень биргәннәрен көтеп утырсаң, ялгыз да калуың бар, миңа бит инде унҗиде яшь, хәзер картайганчы чәчәк бирүчене көтеп утырыйммы?!” Әбисенең сүзләренә ул вакытта бик сәерсенеп караган кыз, барысын да төп–төгәл шулай, бик тиздән буласын күз алдына да китермәде...
× × ×
Язгы матур көн. Гөлзарның күңеле иртәдән үк каядыр ашкынды бүген. Кич белән, исән–сау булса, авыл халкы алдында чыгыш ясыйсы бар. Кич белән концерт булачак. Сиреньнәр үскән бакча буйлап кыз клуб бинасына үтте. Яраткан чәчәкләренең хуш исе күңелне иркәләде. Бик тиздән концерт башланачак, әзерләнергә кирәк. Концерт куючы егет–кызларның күбесе инде җыелган, барысы да үз эше белән кайный. Бары тик сыйныфташы Алмаз гына әллә–нигә боек сыман тоелды Гөлзарга. Кызга карый да, башын аска ия. Әйе, ул болай да оялчан холыклы, тик ник бүген Гөлзарга сәер күз карашлары ата ул?!
Концерт башланып та китте, ике–өч концерт номерыннан соң тамашачы урыннары тулып, шыгрым булды. Менә Гөлзарның да сәхнәгә чыгар вакыты җитте, яраткан җыры “чәчкәләрнең нигә кирәге бар?”ны башкарачак ул. Ап–ак төстәге ефәк күлмәге болай да зифа Гөлзарны күбәләктәй итте. Бар авыл халкы сокланып карады аңа, көнләшүчеләр дә булгандыр. Кызның чишмә суыдай челтерәп аккан тавышы йөрәкне дерелдәтте, күпме моң, күпме наз аның тавышында! Җыр тәмамлануга Гөлзарны өзлексез кул чабу тавышлары биләп алды. Шулчак кызның борынын яраткан сирень чәчәге исе ярып керде. Тамашачылар янында бер бәйләм сирень чәчәкләре тоткан Алмаз килеп керде. Егет, ничек оялчанлыгын җиңә алгандыр, шул рәвешле инде ничә еллар әйтергә теләп тә әйтә алмаган мәхәббәтен кызга аңлатырга булды. Гадәттә авыл кешеләре концерт вакытында гөрселдәп кул гына чаба белә, ә монда – чәчәкләр... Ара–тирә колагына тамашачылар ягыннан чыш–пышлар ишетелсә дә, егет тәвәккәл адымнар белән Гөлзар ягына атлады.
Ә Гөлзар бу минутларда шок хәлендә иде. Кылт итеп әбисенең сүзләре искә төште... “Син яраткан чәчәкләрне бирәчәк сөйгән ярың...” Егет калтыранган куллары белән бәйләмне Гөлзарга сузганда, кыз каушавыннан нишләргә дә белмәде, хәтта елмая да алмады. Ни өчендер йөрәк дерелди башлады, насыйп яры шулай янәшәдә генә йөрде микәнни?! Әбинең сүзләре уйдан чыкмады...
Ул көнне Алмаз Гөлзарны өйгә кадәр озатырга да батырчылык итте. Кызның 17 яшькәчә көткән мәхәббәте әнә шулай, сыйныфташы Алмаз булып чыкты. Беренче сыйныфтан бергә укыган, бергә уйнап үскән Алмазга үлеп гашыйк булып, аны гына яратырмын дип башына да китермәде элек Гөлзар. Тик тормыш шундый ул, уйламаган җирдән бар дөньяны үзгәртә дә куя. Әбинең сынамышы дөреслеккә туры килде. Яшьләрне сирень чәчәкләре кавыштырды. Һәм, ни кызганыч, шулар ук аерды да. Бер ел матур гына йөргәннән соң, егеткә хәрби хезмәткә чакыру килеп төште. Сөйгәнен, әти–әнисен, туган ягын калдырып китү авыр булса да, егет китәргә карар кылды. Ә Гөлзар бу көннәрдә йөрәгенә урын таба алмады, кызның күңел борчуларын аңлаган әбисе аны ничек булса да тынычландырырга тырышты. Алмаз ике елдан кайтачак һәм аннары алар мәңге бергә булачак бит. Ничек кенә авыр булса да, киләчәк өчен түзәргә кирәк!
× × ×
Алмаз киткәнгә дә бер ай чамасы узды. Табигатькә аяк баскан ямьле җәй дә, дуслары да, күңел ачулар да кыз күңелен сөендерә алмады. Гөлзар хат артыннан хат көтеп яши хәзер. “Минем барысы да әйбәт. Сине бик сагындым”, дип яза рядовой Алмаз Галиев. Ә Гөлзар сөйгәненең һәр хатын ятлап бетергәнче, кат–кат укый. Көтә, зарыгып көтә һәм бик нык сагына ул Алмазын. Күп калмады инде, бер елын көтеп бетерде, тагын бер елга түзәр...
Алмазны озаткандагы кебек язгы матур көн иде. Сирень чәчәкләре шаулап үсеп утыра. Шуларга хозурланып йөргән мәлдә Гөлзар янына бакчага Алмазның әнисе килеп керде.
– Гөлзар, балакаем, харап булган улым, – дип үксеп елый башлады ана. Кайнар ноктага – Чечняга җибәргәннәр, сугышка керткәннәр... Алмаз юк инде бүтән...
Кыз бу хәбәргә ышанмады. Моның булуы мөмкин түгел! Ул исән һәм ул кайтачак! Тик үлем хәбәре беркайчан да ялган булмый шул, ничек кенә теләсәк тә. Шушы мизгелдә бар хыяллар чәлпәрәмә килде, йөрәктәге әрнү хисе җанны яралап, төрле кисәкләргә телгәләде. Ул хәзер юк, һәм мин аны бүтән беркайчан да күрмәячәкмен дигән уй Гөлзарның аңын томалады.
Атна буе беркем белән дә сөйләшми, берни эндәшми йөргән Гөлзарның өзелеп җырлаган тавышын ишетеп, әбисе урамнан йөгереп керде. Күз яшьләренә буылып, кыз тәрәзә янында җыр суза иде. Тәрәзә артында яраткан сиреньнәре шау чәчәктә утыра. Алар үсәр, коелыр, киләсе язга тагын шау чәчәккә күмелер, тик сиреньнәрне өзеп бирер өчен сөйгәне генә кире кайтмас Гөлзарның...
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмагач...
Рәфилә Шәмсетдинова
Гыйбрәт өчен хикәя
Янвәл бабай нигезе
Гомере буе Мәрхәмәт авылында яшәп, хәзер инде бакыйлыкка күчкән Янвәл бабай турында булыр сүзем. Бу авылда бабайның исемен белүче дә сирәк, бар кеше өчен дә ул – “Янвәл бабай”. Сугыштан инвалид булып, бер аяксыз кайткан батыр егет еллар уза торгач инвалидтан “Янвәл”гә әйләнде дә куйды. Янвәл карт, Сәлимә карчык үлеп киткәнче, сугыш афәтләрен күрергә туры килсә дә, авырлыклар белән гомер кичерсә дә бик бәхетле яшәде. Баксаң, бар бәхете яраткан хатынында булган икән бит... Ул калдырып киткәч, кояшлы көннәр дә болытлыга әйләнде, көннәр үзәк өзгеч сагышка күмелде. Бар гомер дә аның белән үтелгән, балалар инде канат ярган, барысының да үз урыны, барысы да шәһәрдә. Авылга сирәк булса да кайталар, тик дүртесе дә атна саен кайтса да әтиләренә күз колак булып бетә алмыйлар. Җитмәсә, эшләре дә бик тыгыз, шәһәрдә “зур урыннар”ны биләп утыралар. Ә картның китәсе килми, туган нигезне саклау – изге нәрсә. Кендек каны тамган Мәрхәмәт авылын да җаны тәне белән ярата, кая китсен ди шушы тугайлар, мәһабәт урманнар, кадерле иңкүллекләр, саф һавасын калдырып... Авыл халкы да картның кайгысын сизеп, борчылып йөрде. Төнозын уты янып чыга, көндез белән гел боегып, таягына таянып йөри. Янына балаларны җыеп сугышта күргәннәрен кызып-кызып, әкият кебек сөйли иде, ул һөнәрен дә онытты. Балалар да аның моңсу йөзен күргәч, әкият тыңлыйсы килсә дә, янына килмәү ягын карады. Тормышның бар бәхете парлы булуда шул, халык белми генә: “Хатыннан калырга язмасын”, димәгән. Ә Янвәл Сәлимәсеннән калды...
Озак кына уйлагач, авыл халкы бабайны күрше авылда гына яшәүче Мәмдүдә карчык белән таныштырырга булды. Мәмдүдә гомер буе кияүгә чыкмый яшәгән кыз әби, йорт җире җиргә сеңеп бара, аңа да яшәргә урын, иптәш кирәк. Инде беркемне дә үз итмәм дигән Янвәл бабайның күңеленә очкын булып килеп керде Мәмдүдә. Ап-ак яулыклары, елмаюлы күркәм йөзе, бит очындагы җыерчыклы чокырына кадәр гел Сәлимәнеке төсле тоелды. Гашыйк булды бит, бабай... Әйе, мәхәббәтнең яше юк ул, Янвәл бабай да бер уйламаган җирдән гашыйк булды да куйды.
Парлар матур гына яши башлады... Көннәр дә яктырды, Янвәл бабайга да, кайгы артыннан бәхет елмайды. Балалар да Мәмдүдә карчыкның күчеп килүенә каршы килмәде. Алар да иркенәйде, кайтмый да башладылар. Әтиләренә күз-колак булучы бар бит хәзер, ник борчылырга ди?! Шулай көн артыннан көн уза торды... Янвәл карт белән Мәмдүдә карчык әкрен генә яши бирде. Сәлимә карчык вакытында курчак өе кебек торган йорт тагын да матурланды. Йорт алдында яшел хәтфә чирәм, аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Картларның бәләкәй генә авыл өе бар урамны ямьләндереп, гөрләп торды. Мәмдүдәне авыл халкы да тиз арада үз итте. Яратып Нәни әби дип йөрттеләр аны. Яратмаслык та түгел, тәмле телле, ачык йөзле бик матур әби иде шул...
Көтмәгәндә ямьле матур көннәр тагын караңгыланды... Сигез елдан артык бергә, бәхетле гомер кичергәннән соң, Янвәл карт түшәк өстенә ятты. Яше дә зур, сәламәтлеге дә хөртиләнде шул. Мәмдүдә карчык бабай авырый башлагач, тиз генә бар балаларга да хәбәр салды, кайтыгыз, дип чакырды. Тик кайтучы гына күренмәде. Көннән-көн хәле начарлана барган бабайны карашырга Мәмдүдә карчыкка Мәрхәмәт авылы халкы да бик ярдәм итте. Бик карады карчык Янвәл бабайны, тик гомер бер генә килә шул, кайчан да бер барыбызга да теге дөньяга китәсе... Язгы матур көннәрнең берсендә, ишегалды чирәмгә капланып, табигать яңа сулыш өргән көндә Янвәл картның сулышы тукталды, соңгы сулышын алганда ул Мәмдүдә карчыкка рәхмәт укып, “нигеземне сакла, китмә моннан”, дип үлде. Нәни өйгә тагын кайгы килде...
Аталары үлгән көнне авылга дүрт яктан дүрт бала кайтып керде. “Әтием”, дип үлгән гәүдәгә барып ябышты кызы, өлкән улы да кырыйга карап күз яшьләре түкте, калган балалар да ачы күз яшьләренә буылды... Ә иң кайгырган кеше Мәмдүдә карчык булгандыр, ул гомер буе ялгыз яшәп, парлы булуның бәхетен аңлый башлагач кына шушы хәл килеп чыкты бит.
Янвәл картны күмәргә бар авыл халкы җыйналды. Бик зурлап күмделәр, аннан нәни өйне тулаем юып чыгардылар, картның киемнәрен урамга чыгарып яктылар, ә аннан балалары китәргә җыенды... Барысы бергә өстәл читендә моңаеп утыручы Мәмдүдә карчыкка күз ташлады. “Рәхмәт, әтине карадың, соңгы көнендә аның янында син булдың”, дип әйтмәделәр шул... “Син ник җыенмыйсың, ишекне йозакка бикләп китәбез без”, диде беренче сүз итеп Янвәл картның кызы... Мәмдүдә карчык нишләргә белмәде, кая барсын инде ул хәзер, авылдагы өйне сүтеп шушы йорт миченә яктылар, бер туганы да юк бит аның. Сабыр хатын берни эндәшмәде. Җан ачысыннан йөрәге ярылырлык булса да, түзде. Юк-бар киемнәрен җыйды да урамга чыгып китте... Тик, бик рәнҗеде ул балаларга, рәхимсез, миһербансыз балаларга...
Шулай итеп, Нәни әби кабат үзенең авылына кайтып китте. Беренче көннәрдә күршеләрдә кунгалады, аннан авыл буйлап хәер сорашты, соңыннан күрше авылларга чыгып китте... Бабай инвалид булганга, кайчандыр, “Янвәл бабай”га әйләнсә, Мәмдүдә карчык “Сәфәр әби”гә әйләнде. Карчык туган җиреннән читтә, бер белмәгән кешеләр кулында дөнья куйды. Аның каберенә дә “Сәфәр әби” дигән язу яздылар...
Ә йорттагы авыр йозак һаман шул килеш эленеп тора, туган нигезгә беркемнең дә кайтканы юк, ата каберен дә зиярат кылучылар күренми. Ә авыл халкының шундый мәрхәмәтсезлектән йөрәге һаман да әрни...
Рәфилә Шәмсетдинова
Сатирик хикәя
“Булыр, барысын да эшләрбез!”
Кышкы озын төнне тагын бик авыр кичерде Тәүфыйк. Тәненнән бәреп чыккан тир бер эсселәтте, бер туңдырды. Тагын салкын тидерде ахры инде. Бер үзе турында кайгыртмый, бар хезмәте халык өчен. Һәр сүзе дә халык мәнфәгатьләрен яклап әйтелә. “Булыр, барысын да эшләрбез!” Әллә бу сүзләрне әйтү җиңел дип беләсезме?! Булыр җиңел, күпме җаваплылык өсти бит ул сүзләр! Тик Тәүфыйк җаваплылык турында уйламый, иң мөһиме – шул сүзләрне әйтү, халыкны барысы да яхшы булачагына ышандыру.
Тәне сыкрый, тагын эсселе-суыклы булып китте. Ә җылы түшәктән торырга кирәк, бүген тагын җыелыш. Керпеле авылында халык җыены. Исеме җисеменә туры килепме шунда, Керпеле авылы халкы гел чәнечкеле булды инде ул. Бу юлы күзләре йомылсын өчен нервалары какшамаган, сөйләме халыкны ышандыру көченә ия җитәкче җибәрүне кулай санадылар. Ике дә уйламыйча Тәүфыйкны сайладылар. Халык җыеннарына йөреп, сәламәтлеге какшавы турында уйламадылар да...
Барасы ерак түгел иде. Район үзәгеннән ун-унике чакрым тирәсе. Иске “жигули”га утырып юлга кузгалдылар. Ник иске “жигули”га дисезме? Җавабы бик гади. Болай да ачулы халык җитәкче кешенең “джип”та килгәнен күрсә, җитәкче өчен бер дә яхшы булмас. Машинадан чыгуга өстенә ябырылырлар дип курыктылар.
Машина мәдәният йорты каршына килеп туктады. Халык җыелып ишек төбендә тора. Клуб җитәкчесе бар көченә тарткач, ишек көч-хәл белән ачылды. Әллә күптән кеше күрмәгәнгә, әллә илле еллык искергән бина булганга ишек тә бик таушалган, ян-яклары бозга каткан.
Күз төпләре каралган, дер-дер калтырап, карык-корык йөткереп иске машинадан башын чыгарган җитәкчене күргәч, авыл халкы әллә-нишләп куйды. Башта гаеп белән карадылар. Җыелыш башланып, Тәүфыйк сүзгә керешкәч, хатын-кызлар гына түгел, хәтта ир-атларның күзләренә дә яшьләр килде. Җитәкченең ятлап куелган “ике тиенлек” сүзләрен алар күңелләре аша үткәреп, авылның тормышы өчен чын мәгънәсендә кайгырып тыңлады шул. Тәүфыйкның мөһим кыяфәт чыгарган йөзе, авырту күзләре болай да ышандыру көченә ия сүзләренең чынлыгына дәлил булды.
- Хөрмәтле Керпеле авылы халкы! Сезнең авылда проблемаларның күплеген яхшы беләм, шуңа йөрәгем әрни. Бүген хәлем бик авыр булса да, сезнең янга килүне зур бурыч санадым. Проблемаларны бергәләп хәл итәрбез!
Ышанычлы әйтелгән сүзләрдән соң, җитәкче биш минут дәвамында ютәлләп алды. Керпеле халкының усал карашына җитәкчене жәлләү катыш сөенеч хисләре тулды. Халык арасыннан “авыртса да килгән бит, батыр кеше икән, авырганы йөзенә чыккан балакае!” – дигән сүзләр ишетелде.
“Авыру кешеләрне жәллиләр икән бездә”, дип, ара-тирә авыл җирлеге башлыгы да йөткергәләп куйды. Ә сөенече эченә сыймады! “Гаҗәп кеше икән бу, Тәүфыйк”, - дип уйлады ул эченнән. Бар сорауга да җавап тапты бит. Колхоз таркалуны да, клубның җиргә иңүен дә, мәктәпнең ябылу куркынычы, халыкка эш урыннары булмау мәсьәләсен дә дипломатик яктан килеп, ышандырырлык итеп аңлатты. Җитәкченең сүзләреннән канәгать калган авыл халкы йортларына таралды. Гади кешеләр “ихлас” сүзләргә ышанды, ә Тәүфыйкка шул гына кирәк тә! Бу көнне гомерендә беренче тапкыр Тәүфыйк авыруына сөенде, авыруы “иманлы” сүзләренә ышаныч хисен тагын да арттырды.
Районның җитәкчеләр йортында Тәүфыйкны башкарып кайткан уңышлы эше өчен бәйрәм табыны көтә. Бу очрашу халык өчен дә, җитәкчелек өчен дә уңай хәл ителде.
Шул рәвеше Тәүфыйк районның һәр авылында булып, тел белән “проблемалар чишеп” йөрде. Халык өчен күп файдасы тиде аның. Мондый яхшы кадрны район җирлегендә тоту гөнаһ булыр. Күп тә үтмәде, Тәүфыйкны эшкә республикага алдылар. Анда да яшь белгечнең үз эшендә профессиональлегенә таң калдылар. Бу егетнең киләчәге якты, өметле иде.
Ә Керпеле халкы хәзер Тәүфыйкны телевизордан карап, сөенеп утыра. “Республика дәрәҗәсенә күтәрелә алгач, Алла теләсә, авылыбыз өчен барысын да эшләр ул”. Бары тик клуб җитәкчесе генә сөенмәде, көн саен клубның авыр ишеген аңа ачасы шул, Тәүфыйк килеп булышмый.
Рәфилә Шәмсетдинова
Каргыш
(хикәя)
“Бала мәете йорт нигезенә күмелгән булган”, “Булмас, кем эше икән бу, тагын шул Айгөлләре микән?!”, “Я, Аллам, бу йорттагы бар галәмәтләр дә Сәрби һәм шул бала рәнҗешедер”, - дигән сүзләр ишетелде милиция хезмәткәрләренең ни өчен килгәнен карарга ашыккан халык арасыннан. Бала мәетен беркемгә дә күрсәтмәделәр. Кара капчыкка салынган гәүдә... Әнә шул кара капчык бер ел эчендә йорт нигезен гөнаһка чумдырып, гаиләне таркатты. Югыйсә, ул да башка балалар сыман бер гөнаһсыз, яшәргә тиешле сабый иде бит!
Сәрби карчыкка бу көнне табылган бала хакында берни әйтмәделәр, ләкин ул сукыр булса да, нидер сизенде бугай. Көнозын авыл буенча сыкрап, ыңгырашып йөрде. Гаепнең күп өлеше үзендә иде шул. Ана күңеле йомшак бит ул, балаларының туры юлдан тайпылуын күрсә дә, берни әйтмәде. Кияве белән кызының тәртипсез тормышына да, балаларын тәртипсез үстерүләренә дә комачау итмәде. Йөрәге әрнемәде түгел, тик кияү йортында яшәүче әби сүз-мазар әйтсә дә, мәгънә булыр иде микән соң?! Дәшми йөри торгач үзе дә авыруга сабышты, аяклары йөрми башлады, күзләре күрмәс булды...
Бу гаиләдә Сәрби карчыктан тыш тагын дүрт кеше яши: кызы һәм кияве - Җәмдиһа белән Хәйрулла, оныклары – Айгөл һәм Фәннүр. Карты үлеп, яшәр урыны калмагач, Сәрбине үзләренә алды гаилә. Йорты нык тузган, яшәрлеге калмады шул. Югыйсә, шул иске йортында гына торса, тормышы тынычрак булыр иде бәлки, кем белгән, язмышы шул булгандыр шул... Кияү йортына килү читенрәк булса да, Сәрби бит үз кызы, үз оныклары янына килде. Хәле юк түгел, йорт тирәсендә булышкалар, хәленнән килгәнчә эшләр. Ә кияве эчкәләп кайтканда (карчык аның ул гадәтен яхшы белә иде), бүлмәсенә керер дә, ятар. Барысы да яхшы булыр, дигән өмет белән килгән Сәрби карчык бер айдан ук киләчәктә ниләр буласын күзаллады сымак, тик моның кадәр коточкыч хәлләргә тарырбыз дип, башына да китермәде ул. Бер ай чамасы узгач, карчык өчен каһәрле көннәр башланып китте...
Баксаң, кияү генә түгел, кызы да хәмер корбанына әйләнеп бара икән. Ничә карама, ире белән икесе бер-берсеннән яшереп хәмер чөмерә, ә тәмам исерешкәч, бергә утырып эчә башлый. Бер-ике сүз әйтеп карады да, туктады Сәрби. Аны бу йортта ишетүче дә, тыңларга теләүче дә юк иде. Ярты ел чамасы узгач, кызын эштән кудылар, ферма гына булса да, анда да эчкечеләр кирәк түгел шул. Кияве хуҗалыкта эшләп торды, ләкин ул да ике көннең берендә исерек. Ананың йөрәге әрнеде. Ник күрмәде ул кызының кайда тәгәрәгәнен, ник берни дә сизмәде. Сизәргә, бик сирәк килделәр шул кунакка, “башка районда яшиләр, эшләре күп, шуңа килмиләрдер”, - дип уйлады ул чакта Сәрби, ә сәбәбе әнә шушы хәлдә булган икән. Әти-әни янына айнып бетеп, матурлангач кына килә торган булганнар, күрәсең. Оныгы Айгөл турында гына ишеткәләде Сәрби карчык. “Урман буенча ирләр белән күргәннәр, авызында тәмәке, эчеп йөри, өйгә сөйрәлеп кайта”, - дигән гайбәт сүзләргә ышанмады шул, оныгы бик чибәр, шуңа көнләшеп әйтә торганнардыр дип уйлады. Монда килгәч ул сүзләрнең дә дөрес булуына инана башлады Сәрби карчык. Кайчандыр иң яраткан оныгы булган Айгөл тәмам үзгәргән, йөзендә нуры сүрелеп бара, авызында юньле сүз калмаган, үзеннән гел тәмәке исе килә. Икенче оныгы Фәннүр дә дөрес юлдан күптән тайпылган, нинди уңган куллы, булдыклы егет иде бит, бичара, аны да шул эчү генә харап иткән.
Сәрби карчык үзенең саф күңеле белән башта хәлне бар авырлыгы белән дә тоеп бетерә алмады, бәлки миңа тоела гынадыр, бәлки барын да үзгәртеп булыр әле дип уйланды карчык. Мондый хәл булырга тиеш түгел иде. Ниләр генә булды бу гаиләгә?!
Сәрби иртәнге таң нуры белән үк уяна. Уяна да, күзенә йокы керми, ята да, ята... Өйдәге хәмер исе борынны ярып керә. “Китим микән әллә”, дигән уй Сәрбинең башын томалый. “Юк, китеп булмый, ничек булса да бу йорттагыларны акылга утыртырга, туры юлга бастырырга кирәк”. Әнә шул уйларга күмелеп яши ул хәзер, Сәрби ничек кенә тырышмасын, бар да юкка. Тик карчыкның уйлары изге, Аллаһ боерса, барын да эшләп чыгар, кызын да, киявен дә, оныкларын да акылга утыртыр, тик ничек?!
Бүген дә исереп кайтсалар нишләр?! Планы бар инде әбинең, догаларга каршы тора алмаслар! Әйе, бар да алдан уйланганча булды, кыз да кияү дә исерек, балалар өйдә юк. Берзаман кыз белән кияү сатулаша башлады, шуннан соң, сугыш ук чыкты. Хәмер өчен көрәш, акча кирәк, тагын эчәсе килә. Кызы белән киявенең сугышканын күреп, әби алдан уйлаган планын тормышка ашырырга ниятләп, намазлыгын алып, алар ызгышкан якка чыгып утырды. Әкрен генә намазлыкка басты, догага кереште. Шулчак дуфаннар туздырып ызгышып яткан пар туктап калды. Икесе дә күзләрен әбигә төбәде. Боларның тынганнарын күргән Сәрбинең күңеле күтәрелде, акылга килделәр ахры, дип уйлады. Тик, ялгышкан икән шул... Әбинең намаз укый башлаганын күргән ир белән хатын юкка туктамаган, икесенең дә чыдар әмәлләре калмаган, икесе дә әбинең буш түгеллегеннән файдаланып, бүлмәсенә актарынырга кереп киткән икән. Карчык намазны укып бетергәндә, йорт буп-буш, тегеләр кибеткә киткәнне карчык әле белми иде. Намазлыгын тотып, бүлмәгә керсә, ни күрсен! Бүлмәдә бар нәрсәнең дә асты өскә килгән, пенсия акчаларын саклаган янчыгы да буп-буш килеш, идәндә аунап ята... Ананың йөрәге әрнеде, ни эшләргә дә белмәде. «Я Аллам, бөтенләй иманнары калмады микәнни соң инде боларның?» – дип ачы күз яшьләренә бөялде Сәрби.
Бер сүз дә дәшмәде, түзде карчык. Тик көннәрдән беркөнне кызы бүлмәсенә акча сорап кергәч, түземлеге тәмам бетте. “Соң үзегез талап алып чыгып киткән идегез ич акчаны, кая куйдыгыз?” – диде акчасыз калганнан соң, ачлы-туклы яшәүче Сәрби. “Синең акчаңны алмадык без, безнең өйдә торасың икән, түләп тор!” – дигән сүзләр ана йөрәгенә хәнҗәр булып кадалды. Кияве тарафыннан рәхимсезлек булыр инде, дип килгән ана, үз баласыннан, үз нарасыеннан шундый сүзләр ишетсен әле! Ник бу көнгә килеп җиттем мин, ник Аллаһ миңа мондый сынаулар бирә, дип озак елады Сәрби. Соңыннан, бар көчен җыеп, кияү белән сөйләшәсе итте. Кияве Хәйрулла өйдә берүзе иде, карчык сүз башлады: “Кияү балакаем, ник болай итеп йөрисез соң сез. Ник кеше көлдереп йөрисез, бар тормышыгыз булган, йортыгыз менә дигән, балаларыгыз бар, ник шундый дәрәҗәгә төшеп йөрисез балакаем, сезне күреп йөрәгем әрни минем”. Кияү уйчан караш белән карчыкка төбәлде: “Әй, әби, берни дә аңламыйсың син, бүтәнчә яши алмыйбыз инде без, безгә шулай рәхәт. Эш юк, балалар тәртипсезләр, бер син бар инде безнең өйдә оҗмах иясе...” Бу сүзләрдә мыскыллау чалымын сизсә дә, карчык бирешмәде. “Соң син барын да булдыра торган кеше бит, кулыңнан бар эш тә килә, ник эчеп йөрисең, юлдан язып йөрмә!” – дип катырак әйтергә кыюланырга исәп итте. Әнә шул сүзләр ирнең йөрәгенә ярамады, әбине бер читкә этеп җибәрде дә: “Гарык инде сездән”, - дип, өйдән чыкты да китте.
Икенче көнне Айгөл кайтты. Өч ай буе йортта күренмәгән онык, ниһаять кайтты, үзе белән ике кыз да бар. Кич белән генә кайткан кызлар төнгә каршы җыйнаулашып мунчага кереп китте. Шунысы сәер булды, мунчадан Айгөл бик авыр хәлдә чыкты. Йокларга яттылар, тик төн уртасында Сәрби сәер авазлар ишетеп уянды. Көрәк тавышы, нидер казыйлар. Тәрәзәдән нәкъ әбинең бүлмәсе кырыенда нидер казынуларын күреп алды ул, тиз генә урамга чыгып чапты. Әбине күргән кызлар шүрләп калды. “Нишлисез сез монда?” – дигән сорауга, башта берни дә эндәшмәделәр. Аннан соң ямьсез генә итеп берсе: “Бабуль, не твое собачье дело”, - дип әйтеп ташлады. Айгөл дә, калган ике кыз да кәефсез иде булса кирәк. Бу авыр сүзләрдән соң әби башын аска иеп, бүлмәсенә кереп ятты. Тик күзенә йокы кермәде, ул барын да ишетеп ятты. Өч кыз бала эшләрен бетереп кергәч, ашау бүлмәсендә хәйран гына маташты, аннары таң алдыннан ашык-пошык өйдән чыгып китте. Алар артыннан өстәлдәге аракы шешәләре генә утырып калды.
Бүтән түзәр әмәле калмаган әби, үз авылына кайтып китәргә дип, киемнәрен җыеп йөргәндә, йортка милиционер егет килеп керде. “Әби, исәнмесез. Сез Айгөл Хәлиевага кем буласыз?” Әбинең коты алынды, тагын нәрсә эшләде икән инде бу дип, хафаланды. Йорт нигезенә күмелгән нәрсә берәр каян урланган әйбердер инде, шуңа качканнардыр, дигән уй йөгерде әби күңеленнән. Тик, урланган әйбер генә булса, яхшырак булыр иде шул... Сәрби Айгөлнең әбисе икәнен аңлагач, милиционер сораштыра башлады: “Айгөл соңгы тапкыр кайчан кайтты, сәер күренешләр сизмәдегезме?!” Әби кызның кичә кайтканын һәм бүген инде киткәнен дә әйтте, сәер хәлләр күрмәдем дип җаваплады. Бүтән егет берни аңлатмый, чыгып китте. Җәмдиһа белән Хәйрулланы да күргән булса кирәк, алар йортка гомер булмаганны аек килеш кайтты.
Бу вакыйгадан соң өйдә чыннан да сәер хәлләр күзәтелә башлады. Йорт каршындагы ике алма агачы корып төште, сыерлары аяксыз калып, икенче көнне үк үлде. Ике атна эчендә Сәрби тәмам күрмәскә әйләнде. Җәмдиһа белән Хәйрулла эчми башлады, Фәннүр исә өйгә кайтмады, Айгөл дә бүтән күренмәде... Ни булды, ни өчен шулай булды соң?!
Милиция хезмәткәрләре эт белән тентү өчен килгән көнне Сәрби өйдә түгел иде. Ул инде акрынлап акылдан яза башлады булса кирәк, күзе күрмәсә дә, көн саен басу юлына чыгып китте һәм ниндидер гаҗәп белән кире әйләнеп тә кайта иде... Йорт нигезеннән бала мәете таптылар. Айгөл өйгә җиде айлык баласын төшерер өчен кайткан булып чыкты. Теге кызлар ярдәм иткәннәрдер инде... Ләкин, планнары тормышка ашмый кала, баланы нигезгә күмеп, юлга чыгуга ук Айгөлдән кан китә, дуслары ашыгыч ярдәм чакырып, аны юл чатында ташлап кача. Айгөлне хастаханәгә алып китәләр, башта ул берни дә әйтми, тик ике атнадан соң баласын үзләре төшертеп, йорт нигезенә күмеп китүләре турында әйтә. Сәрби кайтканда йорт тирәсендә кешеләр әле дә кайнаша иде, карчыкны бу көнне күршеләре үзләрендә кундырды. Ә таң беленә башлау белән бар халык Җәмдиһаларның йортлары дөрләп янган вакытта уянып китте. Йортны саклап кала алмадылар... Йорт эчендә Җәмдиһа һәм Хәйрулла белән, инде күпме вакытлар өйгә кайтып кермәгән Фәннүрне дә таптылар.
Бу хәлләрне әйтмәсәләр дә аңлаган Сәрби чәч-башын туздырып, берни аңышмый басу юлына чыгып китте... Бу вакыйгалардан соң аны үз авылына кайтып җитеп шунда яши, сукыр килеш авылдан авылга хәер сораша икән, урманда үле килеш тапканнар һәм тагын әллә–нинди сүзләр ишетелде... Кайсы дөрестер дә һәм ни өчен бу карчыкка язмыш шундый зур һәм авыр сынаулар биргәнен дә беркем аңламый. Ә Айгөл һаман гөнаһ юлында. Элегрәк аны юл трассасында күргәләделәр, хәзер хәбәре юк. Ә йорт нигезендә корган агач төпләре һәм калдык-постыклар һаман ята бирә... Гүя шул калдыклар бар авыл халкына гыйбрәт булып, “хак юлдан барыгыз, хак юлда булмаганнарны әнә шундый көн көтә”, - дип кисәтә...
Рәфилә Шәмсетдинова
Күз күтәрмәс бәхет...
Алтын көз... Агачлардан төрле-төсле яфраклар коела. Шыбыр-шыбыр... Әйтерсең лә, кемдер синең колагыңа назлы сүзләр пышылдый, йомшак кына җил чәчләрне тарата, болыт артыннан сирәк кенә башын чыгарган кояш күзне чагылдыра. Күңелдә тынычлык... Гөлнур көз фасылының әнә шул вакытына гашыйк. Ул вакытларда күңеленә шундый тыныч һәм шундый рәхәт, сүз белән генә аңлатып бетерә алмаслык хисләр били йөрәкне. Үтереп йокысы килә. Шыбырдап яуган яфрак яңгыры астында, сабый баладай иркәләнеп, изрәп йоклап китәсе бит, әй... Юк, эшкә барырга кирәк. Мәктәптә аны яраткан укучылары көтә.
Җиргә коелган яфракларны шыгырдатып чапкан малай тавышына, уйларга бирелгән укытучы сискәнеп үк китте. Яраткан укучысы Самат икән. Кулына сап-сары өрәнге яфраклары тоткан кечкенә генә малай, әле һаман тын алып бетерә алмый тора иде. “Әһ-әһ, Гөлнур Равилевна, исәнмесез. Бу Сезгә һәм нәни малаегызга... Әһ-әһ, бәбиегез Сезне минем кебек үк ярата торган булсын”, - дип, Самат укытучысына оялып кына өрәнге яфраклары бәйләмен сузды да, алга чапты. Бер урында туктап калган Гөлнур, йөзендәге елмаюны җыя алмыйча озак торды әле... “Эх, Самат-Самат, үзем дә яратам ич мин сезне, барыгызны да яратам!”- дип уйлап куйды булачак ана, карынындагы сабыен сыпырып... Балаларны бик ярата ул, тиздән үзе дә әни булачак бит...
* * *
Озак вакыт та үтмәде, нәкъ Самат юраганча, Гөлнур баһадирдай малай алып кайтты. Тормыш иптәше Фәритнең шатлыгы эченә сыймады. Яраткан Гөлнуры аны “әти” итте бит, аның хәзер улы, сабые бар... Малае һәп иптәше өчен ул хәзер икеләтә тырышыр. Тормышларын тагын да яхшырту өчен барысын да эшләр... Бәхетле, бик бәхетле булыр алар! Фәрит, Гөлнур һәм уллары...
Очрашып йөргәндә бик күп сөйләште алар булачак балалары турында. Хыялланып, киләчәк тормышларын күзалларга ярата иделәр. Бу парга бөтен кеше сокланып карады. Икесе дә нурлы, елмаюлы йөзле, бер-берсенә шундый пар килгәннәр. Туй көннәрендә дә нинди матур иде алар, бәйрәмгә килгән кунаклар яшь парлардан күзләрен дә ала алмады. “Берсе өчен берсе яратылган җаннар болар, билләһи”, - диючеләр дә булды. Кемдер сокланып, кемдер көнләшеп карады. Бар кеше дә аларга чын күңелдән бәхет теләде. Бергә үткәрәсе бәхетле мизгелләре шулай аз буласын кем белгән бит ул вакытта... Югыйсә, бөтен кунаклар да “бәхет-шатлык”ка өстәп, кат-кат “озын гомер” дигәнне дә өстәргә онытмас иделәр...
* * *
Авырлы хатын-кызның йокысы килүенә, тиз аруына әллә-ни игътибар да итмиләр. Шулай тиеш сыман тоела. Ә Гөлнурның бәби алып кайткач та йокы килүе көннән-көн артты гына. Хатын утырган җиреннән дә йокыга китә торган булды. Башы еш авыртты... Сәер күренешләр ешая башлагач, Фәрит Гөлнурны кала хастаханәсенә алып барырга исәпләде. Гөлнур үзе дә күңеле белән нидер буласын сизде ахры. Үзләре генә калганда Фәриткә гел бала турында сүз кушты. “Фәрит, беркайчан да баланы үзеңнән калдырма...!” Фәрит хатынының мондый сүзләр сөйләвен яратмый иде. Башкалар яши бит, без дә бәхетле, озын гомер кичерербез... Менә хәзер хастаханәгә барабыз да, алар синең сәламәт булуыңны дәлилләр дә, кайтып китәрбез...
Офыкта җәяүле хатын-кыз күренде. Юлдагы кешене утыртырга кирәк. Фәрит тә шулай эшләде. Гөлнуры да чит кеше янында тузга-язмаган сүзләрен сөйләп бармас, ичмасам.
Ап-ак яулык япкан, күзләреннән нур бөркелеп торган апа, машинага утыргач, бер-ике минуттан үзен начар хис итә башлады. Фәрит машинасын туктатты. Гөлнур да, ни булганын аңламыйча, таныш булмаган ханым янында бөтерелде. Бер мәлгә аңын җуйган ханым айнып китеп, Гөлнурның кулын тотты. Йөрәк ачысы белән, Гөлнурның күзләренә карады: “Кызым, харап буласың син, кем бозды икән сине болай каты. Саклан!”
Үзен машинадан төшереп калуларын үтенде ханым. Фәрит белән Гөлнур аны калдырмас өчен карышса да, хатын бүтән аларның машинасына утырмады. Ак яулыклы юлдаш сүзләреннән соң Гөлнур Фәриткә: “Кире кайтыйк, ни булса шул булыр”, - дип ялварды. Тик, юлда очраган сәер хатынны җүләргә санаган ире кире уйламады... Кире кайтсалар да, берни үзгәрмәс иде шул. Гөлнурның башында яман шеш авыруы булуын алар шул көнне белде...
* * *
Гыйнвар, Февраль, Март... Гөлнурның хәле көн артыннан көн узган саен начарлана барды. Ул бит әле яшь, андый хатынга ире һәм баласына бар наз, җылысын, мәхәббәтен биреп яшисе дә, яшисе бит! Аяусыз язмышлар кочагына ташланган язмышлар, Фәрит, Гөлнур, бала... Ни булыр алар белән?! Нарасый “әни”, дип тә дәшә алмый үсәр микәнни?! Ни өчен бу язмыш шундый гаделсез, ни өчен Ходай Тәгалә бәхетле кешеләргә явызлык хәнҗәре кадаучыларны җир йөзендә тота икән?! Дәрт-дәрманы ташып торган 25 яшьлек хатын-кыз җир йөзеннән китәргә тиеш мени, җир йөзе киң бит ул, анда сиңа да, миңа да урын җитәрлек...
Гөлнур бик сабыр булды. Бәлки язгы Апрель кояшы аңа яшәү дәрте, тормыш чыганагы бирер, сабыен һәм ирен ятим итмәс. Хәле дә соңгы арада яхшырды бугай. Сабыен да кулына ала башлады. Күңелдәге өмет йолдызы беркайчан да сүнмәде хатынның... Тик язмыштан узмыш юк. Хәле яхшырып китүне дә Ходай Тәгалә бергә үткәрәсе соңгы көннәре онытылмаслык булсын өчен биргән иде ахрысы...
* * *
Гөлнур сабыен тоткан килеш, яраткан тормыш иптәше кочагында елмаеп җан бирде. Тормышның һәм бер-берсенең кадерен 50 ел бергә яшәгән кешеләргә караганда да яхшырак аңлады бугай алар. Ни генә дисәләр дә, Фәрит Гөлнурны бәхетле итте. Гөлнур да Фәритне бәхетле итеп, ул бүләк итеп китте. Хатыны дөнья куйгач, бала өчен дип бар көчен, батырлыгын һәм сабырлыгын җыеп яшәргә тырышкан Фәрит тиздән үзенең дә Гөлнуры янында буласын күз алдына да китерми иде... Сабыйлары тәпи киткәндә, ни гаҗәп, күкрәп торган ир-атка да “яман шеш” диагнозы куйдылар. Фәрит кинәт кенә якты дөньядан китеп барды... Аларны белүче һәр кеше, шаклар катты бу хәлләргә. Ике ел дигәндә икесе дә вафат булдылар... Җеннәр зәхмәте микән әллә бу дип, сүзләр йөрде ул вакытта авыл буенча. Беренче адымнарына сөенеп елмайган сабый гына, тормыш адымнарын әти-әнисез үтәсен, аңа ни өчен җәлләп карауларын да аңламый иде әле...
Уллары әби-бабай тәрбиясенә калды. Әбисе малайга гел: “Әти-әниең сине күктән карап, синең өчен сөенеп торалар”, - дип сөйли. Малай әти-әнисе белән күккә карап аралаша, каберләренә еш йөри. Каберләре дә янәшә, “җитәкләшеп” кенә тора Фәрит белән Гөлнурның.
Артык бәхетле булудан да куркырга кирәк, диләр. Алар чиксез бәхетле иделәр. Бер-берсен күз карашыннан да аңлаучы яшьләрдән кара көнләшүчеләр дә булгандыр... Әшәке бит ул кеше дигәннәре, шайтан коткысына тиз бирелә...
Рәфилә Шәмсетдинова
Юмористик хикәя
Директор мәхәббәте
Төрле кешедә төрле хәсият, дигәндәй, Хәлит Сәмикович та соңгы көннәрдә Гөлназы белән саташып уяна башлады. Кайлардан гына күзләренә күренеп, никләр генә килеп керде шул кыз күңеленә?! Алтын чәчләрен ике якка үреп сала да, күзләрен тутырып карый да, елмаю белән әсир итә, нинди дәрес алып барып булсын ди мондый чибәрлек алдында... Келт-келт басып яннан узып китүен әйтеп тә торасы юк инде, Хәлитнең сулышына ут каба, йөрәге сикерә башлый. Ә хәзер менә мәктәптә генә түгел, төшләренә кереп тә алҗыта башлады, кәхәр... Юк ла, бер дә кәхәр түгел, көн саен, сәгать саен, минут саен Гөлназны күреп торса да каршы түгел егет, хезмәттәшләр белән укучылар алдында гына уңайсызрак. Мәктәп хәтле мәктәпнең директоры була торып 11 сыйныф укучысына гашыйк бул инде, я?! Мәхәббәт дигәнең бернигә - кыздан ун яшькә өлкән булуга да карап тормый шул, әнә Хәлит Сәмиковичны да Гөлназга бәйләде дә куйды.
Хәлит мәхәббәтен башкалар сизенми ахры дип уйлаганда, бөтен мәктәп директорның хисен үзеннән дә яхшырак белә иде инде... Белмәслек тә түгел шул, юк кына хәл булса да 11 сыйныфны директорга чакырталар, буш сәгать булган саен 11 сыйныфка директор география укыта, көн саен 11ләрнең бер генә булса да ачык дәресенә директор керә дә утыра... Бу хәлдән тәмам туйган 11ләр ничек булса да вәзгыятьне җайларга җыенды... Башта Гөлназга ябыштылар: “Ник йөрмисең соң инде шуның белән, үлеп гашыйк булганын күрмисең мәллә, үзең дә директор янында каушавыңнан кызарынып чыгасың бит...” Гөлназ авыр гына сулап куйды: “Эх, кызлар, ничек йөрим ди соң мин аның белән, ул директор, ә мин гади укучы кыз, аннары, йөрергә тәкъдим дә ясаганы юк бит, йөри шунда читтән генә күзләп...”
Юк, бу гашыйкларны болай газаплап йөрергә ярамый иде. Ахыр чиктә бу җавапсыз мәхәббәттән гашыйклар түгел, тагын шул 11 сыйныф укучылары җәфа чигә, ни генә булса да, директор һаман шуларны йөгертә.
11 ләр төрле план төзеп карады. Башта ике күгәрченне бер класста бикләп куеп сөйләштерергә җыендылар, тик бу уйдан кире кайттылар. Аннан директорга Гөлназ исеменнән хат яздылар, ансын да бирергә батырлык җитмәде. Ә соңыннан башка грандиоз идеянең дә грандиозы килде бит... Күсе агуын табу кыен эш түгел, аны Гөлназга “ашату” да авыр булмас, директорның машинасы гына эшләсен...
Барысы да план буенча барды, Илдар күсе агуы алып килде, Алсу Гөлназның ашына сиздерми генә агуны болгатты, ә Фаил, Гөлназ агуланганчы, директорның кайда булса да китүенә комачау итеп, сакта торды. Гөлназ агулангач, директор аны район үзәгенә хастаханәгә алып китәр дип уйлады алар, мәктәптә бит аның гына машинасы бар...
Бер сәгать үтте, ике... Ә Гөлназның хәле һаман шәп, елмая-көлә, уйный, “эчем авырта”, дип бер сүз әйтсен... Бу көнне берни килеп чыкмады, сөмсерләре коелган классташлар Гөлназны ничек булса да агулап, планны чынга ашыру теләге белән янды. Икенче көнне тагын кабатлап карадылар, тагын юк... Ә өченче көнне Гөлназ ашамады, дүртенче көнне тагын салдылар – тагын берни барып чыкмады... Агу бетте, ә Гөлназ исән-сау! Шулчак, монысына төкереп, кызлар яңа план уйларга кереште, бу юлы Гөлназның аягын сындырырга иде исәп, әзрәк гипста йөрер дә, төзәлер...
Кызлар директор белән Гөлназны кавыштыру буенча “Гитлер планы” төзеп ятканда бүлмәгә йөгереп Гөлназ килеп керде, йөзендә елмаю, бәхет чаткылары сибелә... “Кызлаааар!”, - дип елмаюын яшерә алмый бии башлады чибәркәй, “Кызлар, кызлар, кызлар!”. Бу халәтне күреп уйга чумган дуслары ни әйтергә дә белми Гөлназны күзәтте. “Ул мине ярата, кызлар!”, парта арасында җилкенүче Гөлназның итәкләре җилфертәде, күңеле каядыр ашкынды, йөрәге күкрәгенә сыймый башлады: “Әйтте, нихать, әйтте!” Бу вакытта күрше бүлмәдә шатлыгы эченә сыймаучы директор абзый да шундый ук хисләр кичерә иде... Ниһаять, бар батырлыгын җыеп кызга хисләрен әйтергә булды бит, Гөлназ да аны ярата икән! Бу вакытта әле алар Гөлназ мәктәп тәмамлауга өйләнешеп, сабыйлар үстерәсен белми иде.
11 сыйныф кызлары бер-берсенә карады да, шаркылдап көлешә башлады. Гөлназ аларның көлүен ни дип тә аңларга белмәде, миннән көлә болар дип уйлады. Тик алар үз юләрлекләреннән көлде шул, ярый кызның аягын сындырганчы әйтеп өлгерде әле директор. Бу көнне барысы да шатланды, сөенде, иң соңгы партада утыручы Илдарга гына күңелсез иде булса кирәк, күсе агуы урынына он алып килү Гөлназны үзенә каратырга ярдәм итмәде шул. Кызга читтән генә, директор кебек, ул да күз атып йөри иде бит...
Рәфилә Шәмсетдинова
P.S. Укучы-укытучы, хәтта укучы-директор булып кавышкан парлар безнең районда да байтак. Сез укыган хикәя геройларына да протатип итеп районда яшәүче шундый парларның берсе алынды. Хәзер әлеге гаиләдә тәгәрәшеп өч бала үсә.
Кичер
Хикәя
Соңгы вакытта Энҗенең фикерләре дә, уйлары да гел бер тирәдә тирбәлде. Күңелен төрле сораулар борчыды. Ни булыр аның белән киләчәктә? Ни өчен язмыш шундый аяусыз? Ә бәлки бу язмыш түгел, ә үз хатасыдыр. Бәлки әле барысын да хәл итеп булыр. Әйе, сораулар күп, ә җаваплар юк дәрәҗәсендә. Бу көннәрдә күңелен борчыган сорауларга җавап эзләүдән бигрәк, үз–үзен аңлый алмый интегә Энҗе. Кая ашкына аның күңеле?!
Аңлашылмаучанлык белән тулы боек күңеле ышыкланыр урын эзли. Тик бармы икән соң андый урын... Кем янында ул? Аның күңеленә џәм хисләренә төкергән, кызның ихлас сөюен аңлый алмаган Илдар янындамы, әллә Энҗене җаны–тәне белән яраткан Сәүбән янындамы?!
Шушы ике учак арасында дөрләп янган көннәрдә барысы да хәл ителде. Тик Илдарның берни әйтми, мөнәсәбәтләрне үзенчә генә хәл итүе кыз күңелендәге ярсуны арттырды гына. Җанын кая куярга да белмәгән Энҗе үзен ялкын очында бөтерелгән күбәләктәй хис итте. Ялкынга гашыйк булып, канатларын сындырды бит ул... Тик аңа Илдар берни дә вәгъдә итмәде бит. Күзләреннән мәхәббәт очкыны чәчрәсә дә, “яратам” дип әйтмәде. Ник әйтмәде, яратты бит, чын күңелдән яратты бит Энҗене...
× × ×
Йөгерү түгел, әкренләп атлап кына йөрү дә кыенлашты Энҗегә. Ә күңел ашкына, йөгерәсе, ашыгасы килә. Көннәр буе өйдән чыкмый бөтерелгән кыз бүген киенеп урамга чыкты. Үзәк урамга таба атлады ул. Алда тау менәсе, тын кысыла башлады, хәле авырайганнан авырая барды... Ә өлгерәсе килә. Бер мизгелгә кыз туктап калды, карынындагы сабые тагын кабырга арасына үрмәләде... Кайчагында тибүе үзәкләрне өзеп ала, тик булачак ана түзә, аның карынындагы сабый бернигә дә гаепле түгел бит. Ул туарга, яшәргә–яшьнәргә, әнисе җибәргән тормыш хаталарын кабатламаска тиеш. Әле барасы хәйран иде, башта тау менәсе, аннан сулга, аннан тагын тау, аннан уңга... Килеп җитәр, барын да үз күзләре белән күргәч кенә язмышының упкынга тәгәрәвен аңлар ул. Энҗенең адымнары бер кызулана, бер акрыная... Ә башта уйлар, хатирәләр алышына...
... Энҗе белән Илдар бер–берсен балачактан, мәктәп елларыннан ук яратты. Тик бу хисләрнең киләчәктә бернигә дә илтмәячәген юләр сабый күңеле аңламады. Мәктәп еллары шулай сизелми, бер–берсенә сихри күз карашлары, ихлас елмаюлар өләшеп узып та китте. Икесе дә Казанда укый башлады. Энҗе укытучы, Илдар сәүдә буенча белем ала. Авылга кайткан көннәрдә клубта очрашып озаклап сөйләшеп утыра иделәр. Бер уйласаң – араларында берни дә юк, бары сөйләшер өчен темалары гына уртак. Икесен дә бер үк әйберләр кызыксындыра, икесе дә бик акыллы, булдыклы яшьләр. Шушы вакытта ук алар беркайчан да кавышмасларын аңлый иде, тик хисләрне йөгәнләп булмый шул. Акылың никадәр көчле булса да, табигый хисләр өстенрәк. Шул табигый хисләргә бирелеп, яшьләр дә кача–поса очраша башлады. Күбесенчә авылда, ә кайчак Казанда күрешәләр. Шулай бер ел вакыт сизелми узып та китте. Тик салкын кышның өшетүенә кушып, йөрәкләрне өшетеп, Илдар да бермәл юкка чыкты. Өч атна рәттән авылга кайтмады. Кызның битәрләнүдән алҗыган күңеле ни эшләргә дә белмәде. Өч атна түзгәннән соң барысын да аңлады. Чөнки, кызның йортына чакырылмаган кунак – Илдарның әбисе килде...
“Энҗе, әллә син Илдарны өйләндерә алырмын дип тырышып йөрисеңме. Уйлама да, без аңа синнән мең өлеш яхшырак кыз таптык инде. Якын да киләсе булмагыз безнең нәселгә. Сезнең нәсел безгә ят! Синең әбиең минем энемне мыскыл итеп ташлап китеп, башка берәүгә кияүгә чыкты. Энем шуннан соң асылынып үлде. Без беркайчан да бу хәлне сезнең нәселгә гафу итмәячәкбез! Ишетсен колагың, югал оныгым яныннан!”
Бу сүзләрне ишеткәч, Энҗе барысын да аңлады. Эш Илдарда түгел, аның туганнарында икән... Кызның ярсыган йөрәге үзен кая куярга белмәде. Әллә кайчан булган вакыйгага үч итеп өлкәннәр ике яшь йөрәкнең тормышын боза, киләчәген җимерә бит...
Кыз эчендә горурлык дигән хис каударланса да, хисләре өстенрәк булып чыкты. Ничек булса да Илдарны күрәсе, аның белән аңлашасы иде дә бит... Бу көннәрдә Илдар үзе дә шундый уйлар белән бимазаланды...
× × ×
Тагын ике атна вакыт узды. Янда бөтерелеп йөрүче группадашы Сәүбән Энҗенең тәмам ачуын чыгара башлады. Көн дә конфет, көн дә ниндидер бүләк тотып килә. “Минеке генә бул, синең өчен мин барына да әзер”, - дип колак итләрен ашый. Үтә дә була икән бәйләнчек кешеләр, дип уйлый иде Энҗе. Сәүбән шул матур сүзләрен ятлаган да, көн дә шуларны кабатлый сыман тоелды кызга соңгы көннәрдә. Йөрәгеңдә Илдарга ихлас мәхәббәтен йөрткән кыз группадашының чын мәхәббәтен аңлар сәләттә түгел иде шул. Ә Сәүбән бирешә торганнардан түгел, үзенекенә барыбер ирешер!
Көн артыннан көн үтте, Илдарсыз үткән өч ай, өч елдан да артыграк сыман тоелды кызга... Бернидә гаме юк, укыйсы да, ашыйсы да, күңел ачасы да килми. Хәтта кешеләрне дә күрәсе килми башлады аның. Илдарның югалуына, әти–әни, әбисе сүзенә колак салуына күңеле әрнеде. Югыйсә, барысын да уңай хәл итеп була иде бит. Ярый, китсә–китсен иде дә, тик берни аңлатмый, кызны утка салу егет эше идеме?! Күңел әрни, Илдар көчсез булып чыкты, әллә Энҗене яратмадымы ул?! Юк, яратмады түгел, яратмаган булса Энҗене күргәндә күзләре ялкындай балкымас, сулышына ут капмас иде. Төннәр буе колагына пышылдаган шигырьләре, “Энҗе бөртегем” дип иркәләүләре юкка булган мени, кызык өчен генә вакыт уздырып йөргәнмени?! Әллә кайчандыр Энҗенең әбисе аркасында үлгән абыйсының үчен Энҗедән алырга булганмы егет?!
Кыз башта Илдарны сагынып еласа, соңрак гарьләнеп, күңелендә эленеп торган авыр йөкне эретә алмый елады. Ник алай эшләдең син, Илдар? Кыз да аннан үч алырга тиеш, Илдар аны кимсетте, Энҗегә берни аңлатуны кирәк тә санамады...
Нәфрәтләнгән кыз соңгы көннәрдә үч алу җаен эзли башлады. Иң кулай вариант – Сәүбән. Бармак кына изәсәң дә йөгереп килеп җитә, синең өчен барын да эшләргә әзер мин, дип кенә тора. Сәүбәнгә кияүгә чыкса, Энҗе ничек булса да бәхетле булыр. Үзең яраткан кешегә караганда, сине яраткан кеше белән булсаң, бәхетлерәк буласың, диләр бит.
× × ×
Бу атнада Энҗе авылга кайтты. Берүзе генә клубка чыкты. Озак утырасы килмәде, хәзер аңа бу урын күңелсез, буш сыман тоела. Әллә олыгая башладымы шунда, әллә элек Илдар янда булганга бар нәрсә дә күңелле булган, џәрвакыт бәхетле булганмы?! Боегып бер сәгать чамасы клубта яшьләрнең шаярганын карап утырганнан соң, кыз өйгә кайтырга булды.
Кичке авыл, тып-тын. Яшьләрнең шаярулы тавышлары еракта калды, кошлар сайрый. Матур, язгы кич... Ләззәтле тынлыкны арттан килүче мотоцикл тавышы бозды. Берәр малай–шалайдыр инде бу дип, Энҗе игътибар да итмәде. Тик мотоцикл кызга якынайган саен әкренәйде џәм бөтенләй туктады. Энҗе ирексездән артына борылып карады, мотоцикл рулендә Илдар иде... Күзләр очрашты, Илдар күз карашы белән Энҗене янына чакырды. Кыз үзе дә сизмәстән мотоцикл артына барып утырды. Алар берни дә сөйләшмәде. Мотор тавышы, Илдарның кайнар җилкәсе, чәчләрне иркәләүче йомшак җил... Мотоциклда алар күпме йөргәндер, тик кызның бу ләззәтле мизгелне озаграк сузасы, Илдар янәшәсендә күбрәк буласы, вакытны туктатасы килде...
Кызның йөзеннән елмаю китмәде, Илдарга карата җыелган нәфрәт хисләре мизгел эчендә эреп юк булды. Кыз өмет тулы күзләр белән егетнең соңгы – уңай сүзен көтте. Тиздән ул аңлашылмаучанлыкка нокта куяр! Мотоцикл Энҗеләр йортында туктады, икесе дә төште... Кыз йортка таба атлады, егет арттан килде. Џаман да булса берни дә эндәшмәделәр. Шулчак егет кызны үз ягына борды, күзләренә карады, нидер әйтергә теләде булса кирәк, тик батырлыгы җитмәде...
Иреннәр хәрәкәтсез рәвештә бер–берсенә кушылды, күзләрдән аккан яшьләр дә аска таба бер булып үрмәләде. Илдарның: “Кичер...” – дигән сүзенә кадәр үк Энҗе барысын да аңлады, өмет өзелде. Бу соңгы очрашу иде...
× × ×
Бу төннән соң инде бер ел вакыт узды. Энҗе хәзер Сәүбәннең хатыны, алар үзенчә бәхетле дә сыман, тиздән сабыйлары туачак. Ә бүген Илдарның туе. Энҗе ашыга–ашыга ЗАГСка таба атлый. Сөйгәненең язылышканын, яраткан кешесен соңгы тапкыр күрергә омтыла. Чөнки язылышкач яшь парлар тормыш корырга еракка китәргә җыена икән. Мәңге сүнмәс, мәңге кавышмас яшьлек мәхәббәтен әллә бүтән күрә Энҗе, әллә юк...
Әйе, тормыш мәхәббәттән генә тормый, тик мәхәббәтнең тормышта үз урыны...
Рәфилә Шәмсетдинова