Центральная библиотека

Нурания Гыйльметдинова

 

   Нурания Хәбибрахман кызы Гыйльметдинова 1957 елда Татарстанның Мамадыш районы Үсәли авылында туа.

1974-1979 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Күп еллар Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбендә тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шушы авылда җирле үзидарә рәисе булып эшли. «Нырсуар, Нырсы җире – шанлы изгеләр иле» дигән беренче китабы шушы төбәк тарихына багышланган. Булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган әлеге китабы – авылдашларына бүләге. Бүгенге көндә пенсионер ханым рәхәтләнеп иҗат дөньясында яши. Үз укучыларымны тапсам, дөньяда әйтер сүзем калыр иде, дип хыяллана.

 

Ил тарихы белән кеше язмышы аерылгысыз.

   ТАССР төзелүгә 100 ел тулачак 2020 нче елга аяк бастык. Телевидение,матбугатның бу вакыйгага аеруча игътибар бирүе, республикабыз үткән елларга бик күп чаралар багышлануы куанычлы күренеш. Ил, төбәк тарихы кеше язмышлары белән тыгыз бәйләнгән. Бер гасыр аерып торган ул чорда безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез яшәган бит. Алар үз заманы вакыйгаларында кайнап гомер иткәннәр, эшләгәннәр, гаилә корганнар, балалар үстергәннәр. Аянычы да, куанычлысы да шул вакыттагы кара-каршы якка басучылар булган: колхозлар төзелә башлагач, кайбер гаиләләр төялеп “җир читенә” юл алганнар. 41 нең җәендә әти-абыйлар, җизни-кайнешләр, тагын авылларын калдырып, сабантуй мәйданыннан сугыш кырына киткәннәр... Гел шулай: ил тарихы белән кеше язмышы аерылгысыз.

    Авыл тарихын архив материалларыннан өйрәнеп йөргәндә кулыма бер бәет килеп керде. Кулдан китапчык итеп эшләнгән бу бәет Олы Нырсы кызы Хәмденисага багышланган. Аны язучы Габдуллаҗан исемле кеше, газетада бастыруларына өмет итеп, Казанга жибәргән. Ул бәлки Нырсы кешесе булгандыр, а бәлки кемдер сөйләве буенча күңеле дулкынланып бу вакыйганы бәеткә күчергән Казан шәкертедер –ансы билгесез. Ә вакыйга чынлап та тетрәндергеч: 22 яшьлек Хәмдениса күрше Яңарыш авылына гражданнар сугышында бик озак йөреп исән-сау әйләнеп кайткан туган тиешле абыйсын күрергә бара һәм шунда атылып үлә. Гөнаһ шомлыгына, туган сеңлесе килеп кергәндә, солдат абый мылтыгын чистартып утыра икән. Шатланып күрешкәннән соң, кызыксынучан кыз абыйсын сорауларга күмә: "И, абый, җаным ничек ата соң бу мылтык? Ничек шушы нәмәста, кеше гомерләрен өзә икән? "Менә, наный, шушы җиренә басасың да, атыла", -дип күрсәтә абый кеше. Пуля булганын белмәгәнме, белеп ялгыш басканмы?...Мылтык гөрселдәп ата, шул ук мизгелдә көпшә үзенә карап торган Хәмдениса кан эчендә идәндә ята... Бу хәлгә барысы да тетрәнеп кала. Бәеттә язылганча вакыйга тирә-якка тарала:

Өстемдәге күлмәгемнең ярты өлеше канн булды.

Хәмденисаның үлгәне чит-җирләргә дан булды

Укучыларга бәеттән өзекләр тәкъдим иткәнче, бер нәрсәгә игътибар юнәлтәсе килә: бу бәет – татар халык авыз иҗатының бәет жанрына хас үзенчәлекләрне, традицион калыпны, лирик –эмоциональ тәэсир көчен исәпкә алып иҗат ителгән бик матур сәнгать үрнәге. Бǝеттә кулланылган уңышлы рифмалар чагыштыру, тәңгәллекләр, төзек ритм, вакыйгалар кискенлеге укучыга тәэсир көчен арттыра. Автор Хәмденисаның матур, бәхетсез ятимә кыз образын тәэсирле итеп бирә алган һәм укучы бу кыз трагедиясен тетрәнеп укый.

Тарих мен дә тугыз йөздә егерме өченче сәнәдә,

Хәмдениса вафат булды егерме ике яшендә.

Хәмдениса килгән күлмәк бал итәге ике рәт,

Хәмдениса вафат булды җомга көнне кичерәк.

Иртә торып чыктык без Яңарышка барырга,

Әти янда булмады, бит авызга су салырга.

Аклы ситса күлмәгемне кимәгән булыр идем,

Монда үләсемне белсәм, килмәгән булыр идем.

Хамденисаның чәчендә ике бөртек тәңкәсе

Хәмдениса үлгән дигәч, үкереп елый әткәсе.

Гатият абыйның өендә Хәмдениса атылган,

Хамдениса атылгачтын Гатият язган акылдан.

Иртән тордыгым берлән битемне юдым кар берлән,

Патрун килеп тигәчтен, авызым тулды канн белән.

Нырсы суы буйларында үсә икән вак сәрдә,

Туганнарым, елашмагыз, күрешербез мәхшәрдә.

Гатият абый үгез алган корбан итеп суярга,

Смановой хәбәр бирде-Хәмденисаны куярга.

Хәмденисаның кулында көмеш йөзек җалтырый,

Хәмденисаны караганда җөмлә галәм калтырый.

Башымдагы чәчләремне өчтән дүрттән үрмәдем,

Яңарышка килмәс идем, үләремне белмәдем

Аклы ситса күлмәгемне элеп куйдым кипмәде,

Туган илем дәүләргә Ходай насыйп итмәде.

Хамдениса толымында ике чулпы тәңкәсе,

Туган авылында күмдерми анны уги әнкәсе.

Гатият абый эчертәдер ике туры атын да,

Хәмдениса ята икән Яңарыш зиратында.

Хәмдениса зифа буең ничек гүргә куярга,

Яңарышка килгән икән газиз башын жуярга.

Карлыгач дигән асыл кошның ике айрылы койрыгы,

Кич бер адәм эше түгел, бер Ходайның боерыгы.

Өйдән чыгып киткән чакта карамадым көзгегә,

Әрвахларны искә алганда, калдырмагыз безнедә.

Бездән калган киемнәрне ак келәткә элегез,

Бу бәетне язган кеше Габдулла дип белегез.

Бу кечкенә китапчыктагы ике юллыкның нибары 18е генә. Калганнары да шушылай камил, төзек, тәэсирле ике юллыклар. Бу да безнең тарих. Кешеләрар асында әледән-әле булып торган шәхси трагедия. Шул трагедияне бәетка салып, башкаларга җиткерү, замандашының кайгысын уртаклашу, юату, гыйбрәт итү. Тормыш гыйбрәтле хәлләрдән тора бит.