Наилә Хәбибуллина

Наилә Хәбибуллина
Мин, Хәбибуллина Наилә Хәбибулла кызы, Иске Җөри авылында 1947 елның 22 февралендә дөньяга килгәнмен. Алты яшемдә Иске Җөринең 4 еллык мәктәбенә укырга кердем. Аны тәмамлап 1954 елда Оремширмә 7 еллык мәктәбенә укырга бардым. Минем бәхеттән ул мәктәп 8 еллыкка үзгәртелде. 1962 елда укып чыккач фермага эшкә чакырдылар. Укыйсы да килә, эшлисе дә. Уйладым да кичке мәктәпкә укырга кердем. Көндез эштә, кичкә мәктәп. Урта мәктәпне әйбәт кенә укып бетердем. Эшемне бик ярата идем. Эшемне бәяләп елның “Социаль ярыш җиңүчесе”,“Тугызынчы бишьеллык ударнигы” дигән күкрәк билгесе, 1975 елда “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләделәр. 1976 елда Ленин исемендәге совхозга күчерделәр. 1981 елда КПССның ХХVI съездында делегат буларак катнаштым. Шул еллар арасында ВДНХның 5 ел рәттән көмеш медальләре белән бүләкләделәр. 1983 елда “Агропром”ның I съезды делегаты булдым.
Аннан “Октябрь революциясе” ордены тапшырдылар.
2002 нче елда лаеклы ялга чыкканнан соң буш вакытымда китаплар укыйм, шигырьләр язам.
Иминлек сакчылары!!!
Сокланыпла кара дөньяларга!
Ничек матур ата безнең таңыбыз,
Шул таңнарның иминлеген саклап,
Сакта тора полиция хезмәткәребез.
Табигатьнең була төрле чагы,
Кар буранлый, җилли, давыллый,
Я чиләкләп яңгыр явып үтә
Ә постында тора ЮХИДИ.
Кара төндә шомлы хәбәр килә,
Олы юлда тагы һәләкәт.
Яшел елан йотып, каршы юлга чыгалар да
Ясыйлар бит җанга җәрәхәт.
Күпме бала тагы ятим кала,
Күпме парлар ялгыз калалар.
Игелекләр көткән әти – әниләрне
Хәсрәт диңгезенә салалар!
Кешеләргә гомер ике бирелми бит!
Нигә шуны аңлый алмыйлар,
Кешеләргә борчу салмас өчен
Шул еланга богау салмыйлар!
Безгә гомер биргән әти – әниләрне,
Салмыйк әле, салмыйк сагышка.
Полиция безне саклап бетерә алмас,
Үзебезне саклыйк үзебезне, бирешмичә шушы ялгышка!
Полиция озын көнне, кара төнгә ялгап,
Һәр сәгатен алар хезмәттә.
Халкыбызның иминлеген саклый алар
Лаек алар, лаек хөрмәткә!!!
Наилә Хәбибуллина
__.03.2016ел.
Карачтау
Тауның түбәсенә түгел уртасына
Утырган ул безнең Карачтау.
Нинди матур аның табигате
Җәйләр җиткәч кил дә карап кал.
Тирә ягы киртләч-киртләч таулар
Алларында борма мишәсе.
Итәгендә кызарып ла пешә җиләк
Уң ягында челтер чишмәсе.
Чишмә һаман челтер-челтер ага
Эчәр кеше генә әз калды.
Халкыбызның моңлы сандугачы Таһир
Тормышына шуннан юл алды.
Хезмәт сөйгән, эшчән халкы
Кулларында утлар уйнатып.
Кайберәүләр килеп авылкайны
Бетерде бит, бөтенләй таратып.
Әби, бабай, әти, әникәйләр
Бакыйлыкка күптән күчтеләр.
Тәрәзәләр ябык, капка бикле
Яшьләребез калаларга эшкә киттеләр.
Моңсуланып калды авыл
Сирәгәйде утлар урамда.
Ата-ананың төп нигезен саклап
Яшәүчеләр калдылар анда.
Ямьле язлар белән җәйләр килгәч
Төп нигезгә кайта бала, туганнар.
Онытмыйлар алар туган якны
Шушы якта алар туганнар.
10 июнь, 2015 ел
41нең 22 июнь иртәсе.
Табигатьнең гүзәл, нинди матур чагы
Туган авылым нурга төренгән,
Кырларында иген, күкләреңдә тургай
Тугай, болын чәчкәләргә инде күмелгән.
Шундый матур аяз көнебезне
Кара болыт килеп каплады.
Кара болыт түгел, явыз дошман!
Илебезгә сугыш башлады.
Яме китте шәһәр, авылларның
Кара кайгы басты, барлык халыкны
Ничек җөррәт иткән явыз дошман
Безнең илне басып алуны.
Илебезнең иминлеген саклар өчен
Яуга китте әти, абыйлар
Авылларда калды бары эшкә
Әби, бабай, әни, нәни сабыйлар.
Ватан өчен, сугыш бетсен диеп
Көн, төн алар хезмәт куйдылар.
Урак урды, ашлык сукты
Бар булганны илгә бирделәр.
Уфалласын тартты, печән чапты,
Үгез җикте, сабан сөрделәр.
Илебезнең иминлеге өчен
Көче җитмәс бала, сабыйлар.
Көзге ачы җилләр, кышкы каты суык
Куркытмады инде аларны
Җиңү килер! Менә кайтырлар дип
Тәрәзәдән күзен алмады.
Ягар утын бетте, ашарга юк,
Авырлыклар шулай килделәр.
Авырлыкны бергә җиңәр өчен
Бер-берсенә өйдәш керделәр.
Өч почмаклы хатлар килә торды
Кара печать белән сугылып.
Күпме бала ятим, ялгыз калды
Әти сүзен әйтми тилмереп.
Күпме ана газизләрен көтте
Күз яшьләре бетте сыгылып.
Кайтмады шул, газизләре аның
Ачы сугыш алды суырып.
Туган халкым, газиз җирен саклап
Һәр адымын алга атлады.
Аяк, кулсыз калса калды
Хаеннарга илен сатмады.
Горур халкым, канлы сугыш юлы үтеп
Туган илгә җиңү кайтарды
Күпме газиз халкым, җиңү даулап
Чит җирләрдә башкаен салды.
Бүген бәйрәм, данлы олуг бәйрәм
Илебездә җиңү бәйрәме.
Илебезне яклап, яу кырында калган
Туганнарны искә алып уздырабыз олуг бәйрәмне.
Туган илне саклап, яу кырында калган
Олуг каһарманнар хөрмәтенә
Бер минутка тынга калыйк без,
Исәннәрнең кадерләрен белеп
Үлгәннәрнең каберен белик без!(2015 ел)
Олы Нырсым
Туган авылым Олы Нырсым
Бигрәкләрдә сине яратам.
Әткәм нигезләрен күрер өчен
Сине уйлап, сиңа җан атам.
Хыялымла урамыңда йөрим
Балачагым һаман йөрәктә.
Чиләк алам, чишмәләргә барам
Тугаеңда җыям җиләктә.
Кырларыңа чыгам офыкларга карыйм
Әткәм эзе калган сукмаклар.
Зиратларга керәм, дога кылам
Исләремдә сезнең хезмәтләр.
Авылымның халкы бигрәк уңган
Карашлары алга барасы.
Изге чишмә суын эчкәнгәме
Җырга, моңга гашыйк барысы.
Туган авылым изге туфрагыңда
Туып үскән газиз балаң без.
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә
Сине сагынып, сиңа кайтабыз!
2015 ел
Сәфәр чыктым әле Уралга
Ерак юлга сәфәр чыктым әле
Урыйм әле, Урал буйларын.
Ничек яши якташ, туганнар дип
Белим әле диеп хәлләрен.
Юллар озын, поезд алга чаба
Күренеп кала таулар, кыялар.
Тауларыңда горур чыршы, нарат
Юл буенда зифа каеннар.
Туган якны ташлап, бәхет эзләп
Алынганнар авыр хезмәткә.
Шахталарга төшеп, кайнар цехта эшләп
Лаек булган алар хөрмәткә.
Хәзер инде шахта ябык, завод та юк
Картайганнар инде абый, апалар.
Ә шулай да, шунда узган гомерләрен
Һаман сагынып искә алалар.
Онытмыйлар алар туган якны
Сөйләшәләр кичләр утырып.
Кайсы урамда, ничә бала булган
Уйнауларын урам тутырып.
Тормышлары матур, барда җитеш,
Табыннар мул, анда сый-хөрмәт.
Тик шулай да туган яккайларны
Сагынып ла тибә бит йөрәк.
Саубуллашып кайтыр юлга чыгам
Калдырыпла урал буйларын .
Исән-имин генә булйк әле
Кабат очрашуда минем уйларым. 20 март, 2015 ел
Укытучым
Укытучы! Нинди олуг исем
Аңлый алса иде аны һәр йөрәк.
Иң беренче иҗек үзе әйтә
Укы! Белемле бул
Сиңа тели, бары зур теләк.
Укытучы!
Сабый бала төсле көтәсең син
Сентябрьнең ямьле иртәсен.
Кулларыңа китап, журнал алып
Классларга кереп китәсең.
Хәрефләрне хәрефләргә ялгап
Озын сүзләр язып үтәсең.
Кушу, алу, бүлүләрне бүлеп
Тапкырлауга барып җитәсең.
Сез чыгасыз сахра, далаларга
Һәм менәсез биек тауларга.
Чиксез океан, тирән диңгез аша
Сез җитәсез кыя ярларга.
Ә балалар сезнең белән йөри
Дөнья гизә үзенә юл ала.
Сезнең биргән, олы киңәш белән
Киләчәккә үзенә юл яра.
Айлар, еллар шулай гөрләп үтә
Маңгайларга тирән эз сала.
Газиз аналардай балаларны уйлап
Кара чәчкәйләре чал ала.
Менә чыңлый соңгы кыңгырау
Йөрәкләрне серле моң ала.
Очкан кошлар кебек төрле якка
Һәр балакай үзенә юл ала.
Укытучым! Моңсулана һәм уйлана
Нинди булыр барыр юллары.
Туры юлны сайлап, тайпылмыйча
Үтәрме дип гомер еллары.
Укытучым – газиз аналардай
Бирәсең син, олы киңәшләр.
Хәерле юл теләп каласың син
Һәм телисең изге теләкләр.
15.06.2015 ел.
Туган авылым Җөри
Наилә Хәбибуллина сүзләре
Сагыныплар кайтам авылымның
Сызылып кына аткан таңнарын.
Таңнарыңда талларына басып
Сандугачның моңлы сайравын.
Кушымта: Туган авыл, туган төбәк
Күңелдә һаман йөри.
Исләремнән бер дә чыкмый
Туган авылым Җөри.
Туган авылым, үскән җирем
Синдә үтте алтын балачак.
Синдә үстек, синдә кеше булдык
Уйларым гел синдә калачак.
Кушымта шул ук.
Бормаланып ага мишә елга
Тирә ягы куе таллыклар.
Төшләремә кереп, исләремә төшеп
Йөрәгемдә мәңге калырлар.
Кушымта шул ук.
Туган авылым кабат кайтам сиңа
Урамнарың буйлап йөрергә.
Туганнарым сезне, авылдашлар сезне
Газиз әнкәемне күрергә!
Кушымта шул ук.
Районыбыз Теләчә.
Бик борынгы безнең район
Исемнәре аның Теләчә.
Еракларга китәр әле даны
Аллаһ бирса, Аллаһ теләсә.
Бигрәк уңган халкы аның
Басуларда иген игәләр.
Көрәшчеләр бил бирмичә
Алдынгылык алып киләләр.
Болынында печән, тауларында җиләк
Кырларында иген шаулавы.
Туган ягыбызның данын зурлап
Хезмәт куя кыз һәм уллары.
Болыннары иркен, тугайлары
Болынында чаптар атлары.
Йөрәкләрне җилкендереп үзенә дәшә
Язгы ямьле Сабан туйлары.
Наилә Хәбибуллина. (Теләче)
***
Исәнмесез диеп башлыйм әле
Сүз башы бит шулай башлана.
Исән-имин булган чакта гына
Тормыш матур, күңел шатлана.
Исәнмесез абый, апалар
Исәнмесез яшьтәш, кордашлар.
Исәнлекнең кадерләрен белеп
Яшик әле дуслар, якташлар.
Исәнлек бик кадерле бит ул
Кадерен белгән һәрбер кешегә.
Гомеркәйләр кире кайтмыйлар бит
Акмагандай сулар кирегә.
Гомеркәйләр бик тиз үтәләр бит
Агым судай, искән җилләрдәй.
Гомерләргә кара көзләр килә
Кар бурандай, салкын кышлардай.
Күршеләргә кереп хәлен белик
Ачылсыннар бикле капкалар.
Колак ишетеп, күзләр күргән чакта
Йөргән чакта әле аяклар.
Гомерем йомгаклары!
Кулымдагы җеп йомгагым
Төшеп китте тәгәрәп.
Тотарга диеп иеләм
Тагы китә тәгәрәп.
Тәгәрәгән саен кими
Йомгагымның җепләре.
Йомгакларны чорнап була
Чорнап булмый үткәнне.
Тәгәри йомгак тәгәри
Җепләре бетә инде.
Тәгәрәгән йомгак кебек
Гомерләр үтә инде.
Җепләремне урыйм әле
Карамыйча бер нигә.
Узган гомерләрне уйлыйм
Кайтмас микән кирегә.
Җепләремне чорныймында
Бәйлимен үрнәкләрен.
Еллар гына чорный бара
Гомернең үткәннәрен.
2015 ел
Бәйрәм бүген
Бәйрәм бүген, олуг бәйрәм!
Әдәбият – гыйлем бәйрәме.
Якташларны барлый халкым
Гүя алар чәчәк бәйләме.
Әкрен генә залга моң тарала
Йөрәкләрдә шигырь юллары,
Еракларны урап килеп керә
Узган гомер, яшьлек еллары.
Залда тынлык, ә сәхнәдә моң
Күңел тула шуңа моңланып,
Кунакларны сәхнә түренә дәшә
Ризидәбез! Май кояшы кебек елмаеп.
Әкрен атлап, нык-нык басып
Сәйдә ханым күтәрелә әнә күр әле.
Чын күңелдән әйтәм әле менә
Сәйдә апа менә Зыялы, бик тә Зыялы!
Сәйдә апа әйткән һәрбер сүзе
Күңелләргә үтеп кермәле,
Балачакка әле алып кайта
Үсмерчакка, ә картлыкка әле кермәде.
Сәйдә апа яшә, әле яшә!
Син бит әле безгә бик кирәк
Сезнең белән кабат очрашуны
Ашкынып ла көтә бит йөрәк. 08.02.2015 ел.
***
Туган җирем газиз торган җирем
Районыбыз безнең Теләче.
Эшчән, уңган халкым яши анда
Гомерлеккә бәхет теләче.
Табигатең нинди матур синең,
Яр буйларың куе әрәмә.
Иртән тор да кошлар җырын тыңла
Гомерләрең узмас әрәмгә.
Табигатең нинди матур синең,
Торган җирем газиз Теләчем.
Изге туфрагыңда үсеп чыкты
Композитор, галим, шагыйрь, язучың.
Гөрләп чәчәк ата районыбыз
Сызылып кына ата таңнары.
Җырчылары моңлы җырын суза
Сандугачтан алып моңнарны.
Бүгенгедән матур киләчәге
Һәрбер халкы изге теләкле.
Татарстан горурлыгы булып яшә
Бәхетле бул мәңге Теләче!
30.07.2021 Наилә Хәбибуллина. (Теләче авылы)
Туган як.
Табигатең нинди матур синең
И туган як, газиз җиребез.
Елның дүрт фасылы синдә була
Шуңа сөенепләр генә яшибез.
Салкын кышы үтте, язлар килде
Язгы сулар акты ашкынып.
Сыерчыклар килде, казлар кайтты
Туган яккайларны сагынып.
Һәр иртәдә язгы җилең исә
Кырларыңда таныш гөрелте.
Игенчеләр тырыш хезмәт куя
Тормыш яме шушы түгелме?
Һаваларда торна тавышлары
Кыр казлары оча тезелеп.
Сандугачның моңлы сайравына
Күңелкәйләр куя өзелеп.
Ямьле язлар үтә, матур җәйләр җитә
Шау чәчәккә күмелә бар җиһан.
Күрше, дус һәм туганнарны
Туган нигез үзенә җыйган.
Урамыңда бала-чага уйный
Чирәмеңдә сары йомгак, йомшак бәбиләр.
Җәй айлары оҗмах мисалы дип
Серләшәләр күрше әбиләр.
Матур җәйләр бик тиз үтәләр бит
Менә килер алтын көзебез.
Басуларда иген дулкыннары
Өлгердек бит тизрәк җыегыз.
Бакчаларга керсәң нинди муллык
Табигатьтән килгән хәзинә.
Алмалары алсу, чияләре кызыл
Иренмичә җыеп ал гына.
Сары йомшак бәбкәләр дә үскән
Туган җирне каплый ак юрган.
Авылларда гөрли каз өмәсе
Кунак- кунак уйный дус, туган.
Яшь егетләр үзенә кыз ярәшә
Вәгъдәләшә ике сөйгән пар.
Ак өметләр теләп, ак күлмәкләр киеп
Килен булып төшә сөйгән яр.
Туган йортта олуг бәйрәм
Килен төшә, менә туй гөрли.
Кода-кодагыйлар хәл белешә
Дус ишләре бии һәм җырлый.
Алтын көзләр үтә, тагын кышлар килә
Ел фасылын шулай кабатлый.
Зур шатлыклар һәм муллыклар белән
Туган җиребезгә Яңа ел атлый.
29.09.2015 ел