Центральная библиотека

Илсаф Тимербайев

 

 

    Мин, Тимербайев Илсаф Фидаил улы 1999 нчы елның 8 нче февралендә, Теләче районы Баландыш авылында дөньяга аваз салганмын. 2006 нчы елда Баландыш төп мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга кердем. Кечкенәдән иҗатка гашыйк бала буларак, төрле мәдәни чараларда актив катнашып килдем. 5 нче сыйныфка күчкәч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укытучым, Зәйнуллина Раушания Хәким кызы әлеге талантларны күреп, мине иҗатка тагын да якынайтты, төрле конкурс һәм фестивальләрдә катнашырга тәкъдим итте. Аның ярдәме белән мин күп төрле шигъри, иҗади бәйгеләрдә җиңүләргә ирештем. Аларның иң беренчесе һәм истә калганы – 2013 нче елда уздырылган “Г.Тукай исемендәге Россия күләм шигырь укучылар бәйгесе” булды. Биредә мин 2 нче дәрәҗә диплом иясе булу бәхетен татыдым.

  Шушы көннән башлап мин шигърияткә, иҗатка тагында да якынайдым, илһамландым. Катнашкан конкурс, фестивальләр саны елдан-ел артты һәм миңа иҗат итәргә көч биреп торды. Мондый мизгелләрдә мине хуплап, ярдәм итеп торган укытучыларма, туганнарыма һәм әти-әниемә зур рәхмәтемне белдерәм.

  2015 нче елда Баландыш төп мәктәбен кызыл аттестат белән тәмамлап, 10-11 нче сыйныфта Иске Җөри урта мәктәбендә белем алдым. Сүз уңаеннан, бу минем әниемнең туган авылы да әле.

  2017 нче елда, мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт аграр университетына укырга кердем. Биредә дә, үземнең иҗат итүемне дәвам итеп, бары яхшы билгеләргә тәмамладым.

  Хәзерге көндә авыл һәм районның мәдәни чараларында, иҗади конкурсларда катнашып киләм. Шулай ук 2019 нчы елдан, җәй көннәрендә “Сәләт” оешмасында әйдаман (вожатый) буларак катнашам.

 

 

         Гаиләм

Кояш кебек нур сибүче,
Яшәремә көч бирүче,
Иҗатыма илһам биргән-
Ул бит минем тату гаиләм.

Кара төндә якты маяк булып,
Әнкәй сүзе яна күңелемдә,
Авырлыкка тарыган чакта
Әткәй кулын тоям иңемдә.

Әни кочагында иркәләнсәм,
Әти бирде төпле киңәшен.
Тормыш юлын кичкән чакта
Абый-минем тугры иптәшем.

Юлларымда күпме очраса да,
Курыкмыймын җил һәм давылдан:
Киртәләрне узган чакта
Терәк булыр бердәм гаиләм бар!

 

              Гармун

Күңел кылларымны тибрәтәдер

Гармуннарның сихри тавышы,

Төймәләрен белеп бассаң,

Әйтеп бирә барлык сагышын.

 

Татар халкыбызның йөзек кашы –

Тальян гармуннарда уйнаулар.

Эх, мин әйтәм, безгә караганда

Бәхетлерәк булган бабалар.

 

Авырлыкны, хәсрәт, кайгыны да

Чагылдырган алар җырларда

Алып барсын иде, хыял кошы

Сәяхәткә узган чорларга.

 

Ишеттерсен иде бабамнарның

Ничек итеп гармун уйнавын,

Чын безнеңчә, милли көйнең

Нинди булган, ничек яңгыравын.

 

Эх, гармунда уйный белсәм,

Сезне җырлатыр идем,

Авылның сихри кичендә

Чиксез моңланыр идем.

 

Җиденче кат күктә булыр идем

Бу хыялым тормышка ашса,

Бездән соң киләчәк буыннар

Йолаларны исендә тотса.

 

...Челтрәп аккан чишмә кебек

Чыңлый гармун тавышы.

Шул тавышта ишетелә

Гасырларның салмак агышы...

 

 

      Дөрес юлдан атлыйк

Бу дөньяны чиксез томан сарган -
Беркем белми кая барганын,
Бары йөрәк кенә тоя ала
Дөрес юлның кайда булганын.

Кемдер борыла уңга, кемдер - сулга,
Кемдер атлый бары тик алга,
Ләкин кайсы юлдан китсәк тә без,
Мөмкин түгел кире чыгарга.

Сулга киткән, бәлки, тиң яр табыр...
Юк, мөгаен, тапмас, буталыр.
Уңга киткән, байлыкка кызыгып,
Бу тормышның кадерен югалтыр.

Турыга киткән атлар бары алга,
Эзе калыр якты юлларда,
Булганына шөкер итә белеп,
Рәхмәт укыр һәркөн Ходайга...

...Шул өч юлның дөресеннән атлап,
Насыйп булсын гомер кичәргә,
Тырышыйк без бу кыска тормышны
Изге эшләр белән бизәргә.

 

 

    Минем заманам

Егерме беренче гасыр...

Әйе, бу минем заманам.

Монда мин кирәк кешеләр-

Нибары ата - анам.

 

Бу заманда безнең гомер

Күбәләкнеке кебек:

Бүген яшибез икән,

Иртәгә инде үлдек.

 

Бер көн шартлый самолёт,

Бата йөзләгән кораб,

Бер көн автобус әйләнеп,

Бик күпләр була харап.

 

Һәр көн йөзләгән гашыйк җан

Сөйгән ярын югалта.

Ул ярны шофёр бәрә дә,

Имеш куркудан - кача.

 

Кемдер кышкы салкында,

Зур-зур өенә кайта,

Шул вакытта берәүләр

Тышта киемсез ята...

 

Шул  салкында күпме  кызлар,

Кыска итәктән йөри.

Ә аннары үзләре

Сау бала тууын тели.

 

Хәзер зур-зур түрәләр

Халыкның авызын яба,

Кайгы уртаклашканда да

Эчтән авызын ера.

 

Болар барысы нәрсә соң?

Әз генә дә аңламыйм...

Нигә һәрбер кеше дә

Гаделлеккә адым ясамый?

 

 

 

       Изгелек турында

Изгелекне таный белмибез шул,
Яратмыйлар яхшы кешене.
Күбесенә байлык җитә кала
Тояр өчен үзен бәхетле.

Бу тормышта алтын-көмеш
Томалаган күзен күпләрнең-
Акча бәясенә тиңли алар
Чисталыгын кеше күңеленең.

Изге эш - гамәле белән түгел,
Мактаналар яхта, йорт белән.
Күбрәк булсын диеп акча җыя-
Эз калдыра, имеш, үзеннән.

Көне-төне чабып, дөнья куып,
Үкенәләр картлык көнендә.
Яшьлек елларында аңламаган:
Бәхет килә икән көткәнгә.

Байлык үзгәртми ул беркемне дә,
Бары ача кешенең чын йөзен:
Кем чыннан да яхшы булып чыга,
Кайберәүләр сала битлеген.

Кызыкма син алтын-көмешләргә,
Һич сатылма зур-зур акчага.
Кеше өлешенә кулың сузма
Һәм шөкер ит һәркөн Ходайга.

Шулчак бәхет ишегеңне шакып,
Үтеп керер синең өеңә,
Сулган гөлләрең дә чәчәк атар,
Ямь өстәлер сабыр күңлеңә.

 

      Татар бетәр диләр

Көзге бер көн...Җил һәм яңгыр

Суккалыйлар минем күкрәккә:

Бу явызлар берләшкәннәр,

Шом кертергә теләп күңелемә.

 

Берсе сүгенгәндә икенчесе суга,

Һәм төкереп китә йөземә,

“Без көчлерәк, безгә каршы чыксаң,

Гаепләрсең,-диләр,-үзеңә!”

 

Торган саен усаллана,

Явызлана бара сүзләре.

“Күпме тырышсаң да, барып чыкмас,

Татар бетәр”, -диләр үзләре.

 

Бу сүзләрне күпме ишетсәм дә,

Ышанмыйча алга барамын.

Изәргә тырышсалар  да,

Яшәячәк  данлы татарым!

 

Безне бары Ходай хөкем итәр

Һәм чыгарыр беркөн карарын,

Шул вакытта ачыкланыр,

Кайсыбызның хаклы булганы.

 

 

          Рәхмәт сиңа

Сиңа диеп шигырь иҗат итәм,

Юк, уйламыйм ниләр язасын.

Бу юлларга салам күңелемнең

Ташып чыккан наз һәм җылысын.

 

Юк, теләмим, “Яратам!”-дип,

Сүзне очырырга җилләргә.

Яхшырактыр, кычкырып йөргәнче,

Хисләр ятса йөрәк түрендә.

 

Кайвакытта артык кызып китәм,

Куя алмыйм кайчак үземә чик,

Тик шулай да, һәрчак исеңдә тот:

Яши миндә гади романтик...

 

...Яратам мин айлы җәйге төндә

Сихри урам буйлап йөрергә,

Шул вакытта, синең хакта уйлап,

Яңа хисләр туа күңелемдә.

 

Бүләк итмәм сиңа алтын-көмеш,

Туплый алмам, бәлки, байлык та,

Ләкин вәгъдә итәм гомер буе

Янәшәңдә атлап барырга.

 

Кирәк түгел миңа алдап йөреп,

Матур сүзләр белән күз буу.

Нинди хурлык,үз чәчәгең булып,

Чит бакчаның гөленә кул сузу.

 

Барысы өчен сиңа рәхмәт әйтәм.

Юк,сорама кабат “Нигә?”-дип.

Әйткән сүзләр,кылган гамәлләрең,

Син үзең дә моңа лаек бит!

 

                ***

Мине әллә нишләтәсең бит син...
Әллә инде юри сыныйсың?
Кайнар утта яндырасың, ә аннан соң
Салкын суга алып ташлыйсың

                ***

Мин уйланам, ә син әле...
Ә син әле һаман көләсең
Сизмисеңме әллә бу сүзләрнең
Аңлатканын минем хисләрне

                ***

Синсез үткәннәрне хәтеремнән җуеп,

Өр – яңадан башлыйм сөю тарихын,

Бүгенгедән синең өчен тибә

Ярсу йөрәгемнең яртысы...

 

 

 

       Яңа ел котлавы

Иске елның соңгы минутлары 
Менә инде үтеп баралар, 
Бар җирне дә ямьгә төреп 
Җем-җем утлар балкып яналар. 

Салмак кына бөтерелеп, 
Ап-ак карлар җиргә яталар,
Матурлыкка шаклар катып 
Күңел ача нәни балалар. 

Кыш бабай һәм кар кызы да 
Килеп җиткән, әнә, бәйрәмгә 
Шушы матур, сихри көндә 
Бәйрәм рухы туа күңелдә. 

Яңа елга төпле аяк белән 
Язсын безгә аяк басарга. 
Бәхет-шатлык ишек каксын 
Юлындагы барлык йортка да. 

Узган елда булды барысы да: 
Уен, көлке, сынау, кайгысы 
Янда якын дуслар булгач, 
Җиңә алдык барысын.

Үткәннәре калсын иске елда,
Ашкыныйк яңалыкка.
Бары тик изге теләкләр
Телимен барчагызга.

 

 

                Көзләр

Сары көзләр, моңсу булсагыз да,
Күпме бәхет, сөю бар сездә!
Назлы язга, җылы җәйгә түгел,
Сезгә тарта минем күңел дә.

Аңлый алмыйм хәтта үз-үземне,
Әллә микән язмыш кушканмы:
Яшел болыннарда үскән малай
Көзнең сарысына буялды.
...
Юллар синең белән кисешүне
Гади очрашу дип уйладым,
Ә син, меңнән бер ачкычны табып,
Йөрәгемнең түрен яуладың.

Күпләр көзне сагыш белән тиңли,
Тик мин ышанмыймын моңарга.
Салкын кыш та җылы җәй күк
Яннарымда сине тойганда.

...Нигә көзне яратам дисеңме?
Ә син кабат уйлап кара әле,
Шушы чорга гашыйк булуыма
Син соң үзең сәбәп түгелме?

 

 

             Классташларга

Җәйләр үтеп, кабат көзләр килде-
Мәктәпләргә дәшә кыңгырау:
"Дәресеңә соңга калма,-диядер күк,
-Алда көтә сезне зур сынау".

Дәфтәр...Каләм...Укытучы апа...
Ак кәгазьгә нидер язамын,
Күз алдымда төрле хатирәләр,
Еракларга киткән уйларым.

Бүгенгедәй әле хәтеремдә
Кыңгырауның тәүге чыңлавы,
Нәни кулларыма чәчәк тотып,
Мәктәп бусагасын атлавым.

Күпме еллар үтеп китте хәзер,
Без дә инде сабый түгелбез.
Киртәләрне җиңеп, еракларга
Аерылып китте күбебез.

Дуслар белән озын юллар үтеп,
Һәрвакытта бердәм, нык булдык,
Ләкин бары таралышкач кына
Дуслык кадерен аңладык.

Кышлар үтеп, тиздән язлар килер,
Аннан чират күчәр көзләргә.
Вакыт җитәр туган нигезләрдән
Аерылып, читкә китәргә.

Мәктәбемнең гүзәл мизгелләре
Йөрәгемә тирән эз салыр.
Якын дуслар-сыйныфташлар
Хәтеремдә мәңге сакланыр.

 

 

   Туган телем – татар теле

Татар теле! Син бит туган телем.
Яратам да инде үзеңне!
Бер сәбәбе чыгып торган чакта
Әйтим әйле сине сөюне.

Чал тарихың - данлы тарихың бар.
Теш тидерә алыр сиңа кем?
Татар теле - бабамнар мирасы,
Борынгыдан килгән затлы тел.

Күпне түздең, ләкин бирешмәдең.
Әле тагын ниләр күрерсең?
Аяк чалган, көлгән көндәшләргә
Син дә бер көн җавап бирерсең.

Яңгырдан соң да бит кояш чыга,
Без дә өмет итик яхшыга.
Горур булыйк, иркен сулыш алыйк,
Каршы басып торыйк дошманга.

Татар теле! Син бит туган телем.
Эх, яратам инде үзеңне!
Аяк чалган, көлгән көндәшләргә
Күрсәт әле син дә көчеңне!

 

       Балачакка эндәшү

Балачагым, әйдә, кире кайтчы, 
Бер әйләник авыл урамын. 
Әбәк биреп, куышлылар уйнап, 
Җыйыйк бергә якын дусларны. 

Шау - гөр килеп бергә балык тотыйк, 
Сулар керик Мишә буенда, 
Әниләрнең ризалыгын алып, 
Чыгыйк, әйдә, кичке уенга. 

Учак ягыйк кичен болыннарда, 
Сөйләшик бер шаян хәлләрне, 
Уйнап аргач, ятып ял итәрбез 
Куенында яшел чирәмнең. 

Бергәләшеп йолдызларны саныйк, 
Авыз итик чишмә суыннан, 
Тавышланмый гына алма басыйк 
Күрше әби торган бакчадан. 

Дус малайлар белән ярыш ясап, 
Җилдәй җитез үтик урамнан, 
Кыланышып үртик, ә аннары 
Кереп качыйк усал казлардан. 

Балачагым, әйдә, кире кайтчы, 
Өр-яңадан керик мәктәпкә. 
Әни белән җитәкләшеп атлыйк 
Кулга тотып матур чәчәкләр. 

Акбур тотып төрле сүзләр языйк, 
Шаян рәсем ясыйк тактага, 
Дәрес беткәч, кыңгыруны ишетеп, 
Җәһәт кенә чыгыйк урамга. 

Мисал чишик, кирәк анысы да, 
Шигырь ятлыйк, кичен утырып, 
Дуслар белән тауда чана шуыйк, 
Киемнәрне карга батырып. 

Гаилә белән утырып чәйләр эчик, 
Әнкәй тәмле коймак пешерер, 
Әткәй матур гына авыз ерып 
Яшь чакларын искә төшерер. 

Балачагым, әйдә, кире кайтчы! 
"Олы булам мин", - дип йөрмәмен. 
Синең белән булган һәр минутның, 
Һәр мизгелнең кадерен белермен. 

Балачагым, әйдә, кире кайтчы! 
Качып киттең әллә кайларга... 
Юл акчасын түләргә дә риза, 
Син кайт кына, бары кайт кына! 

 

 

 

             Абыйга

Әле кайчан гына сабый идек,
Үстек урамнарда йөгереп.
Бүген исә, шундый матур көндә
Туең үткәрәбез гөрләтеп.

Кичәгедәй әле хәтеремдә
Бергәләшеп балык тотулар,
Язгы ташу аккан вакытларда
Бата – чума өйгә кайтулар.

Хәтеремдә, синең көчле куллар
Минем чаналарны эттеләр,
Карлы юлдан алар җитез генә
Мине бакчага да илттеләр.

Гүя шул чанага утыргандай,
Бер мизгелдә узды балачак.
Икәү бергә үткән хатирәләр
Мәңге хәтеремдә калачак.

Рәхмәт, абый, була белдең терәк
Кирәк чакта бирдең сабак та,
Язмыш сынаулары куркытмыйлар,
Сине янәшәмдә тойганда.

Язсын безгә тагын бик күп еллар
Шулай бергә гомер кичәргә.
Авырлыкны икәү бергә үтеп,
Шатлыкны да уртак итәргә.

Бүгенге көн сезнең гаилә өчен
Бик тә мөһим һәм дә кадерле,
Фәрештәләр сезнең иңгә кунып,
Ике җанны бергә бәйләде.

Тормыш китабының яңа битен ачып,
Зур юлларга аяк басасыз,
Шул юллардан мәңге аерылмый
Гомер буе бергә атлагыз.

Былбыллар күк сайрап яшәгез сез,
Кагылмасын җил һәм давыллар,
Бәхет-шатлык олы юлыгызда
Һәрвакытта юлдаш булсыннар.

Кояш нуры мәңге сүрелмичә,
Балкып торсын сезнең йөзләрдә,
Барлык теләкләр дә туры килсен
Ходай “Амин”, - дигән сәгатькә.