Центральная библиотека

Якупов Илһам

Илһам Якупов

 

Якупов Илһам Вакыйф улы, 1972 нче елның 12 нче декабрендә Саба районы Түбән Шытсу авылында дөньяга килә. 1990 елда урта мәктәпне тәмамлый.
1991-1993нче елларда армия сафларында диңгез флотында хезмәт итә. 1993-1995 елларда Теләче сельхозтехника берләшмәсендә шофер булып эшли. 1996 нчы елны Сатыш авылы кызы Ләйлә белән тормыш корып ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Ләйсән фармацевт, уллары Илсаф спорт академия студенты. Илһам үзе 1996 елдан район газ хуҗалыгында шофер булып эшли.
2019 нчы елны, Саба газ идарәсе профсоюзы ярдәме белән, “Кабатланмас яшьлегем”, дигән шигырь китабы дөнья күрде. Иҗатына килгәндә: “Бүгенге көндә (минем өчен күп тә түгел, аз да түгел)200 дән артык шигырь яздым. Алтмышлап җырым бар, шуларның утызы җырлана. Күп кенә шигырьләремә үзем көй яздым, башка кешеләрнең шигырьләренә дә язган көйләрем бар” -дип иҗаты белән таныштырды  талантлы якташыбыз Илһам Якупов.

I  Кабатланмас яшьлегем

 

Кабатланмас яшьлегем

 

Һәр ел саен кабатлана язлар,

Яшьлек җырын җырлый күңелләр.

Яшьлек кенә нигә кабатланмый,

Шуны сагынып уза гомерләр.

 

Кабатланмас яшьлек ишекләре,

Ачык алар бары күңелдә.

Яшьлек җырын җырлап яңаралар,

Хатирәләр йөрәк түрендә.

 

Һәр ел саен кабатлана язлар,

Киткән кошлар кире кайталар.

Эх, яшьлегем, мин дә кайтыр идем,

Яшьлек ишекләрен ачсалар.

 

Сандугачлы язлар тагын килер,

Алып килмәс үткән яшьлекне.

Алтын ачкычлар да ача алмас,

Еракларда калган ишекне.

 

Язлар килде, шаулап сулар ага,

Ямьгә күмеп инеш буйларын.

Язгы ташу белән агып китте,

Яшьлегемдә калган уйларым.

 

19.03.2018

 

 

 

 

 

 

 

Зәңгәр ягулык

 

Нинди авыр заманалар булган,

Риза булган кеше барсына.

Зәңгәр ягулыкнын ни икәнен

Кеше белми утын ташыган.

 

Дурт почмаклы,кечкенә, тар өе.

Көне-төне яккан миченә.

Газлар ягып өйләр җылытуы

Кермәгәндер хәтта төшенә.

 

Газ булмаса, катлы-катлы өйләр

Калыр иде бары хыялда.

Курыкмыйча төзи,кирәк тугел

Уз-узеңне хәзер тыярга.

 

Газ ул яшәешнен чыганагы,

Тоеп яши халык рәхәтен.

Кычкырып гел әйтмәсәләр дә

Эчтән укый безгә рәхмәтен.

 

Газ эшчесе булу зур горурлык,

Игелекле хезмәт куябыз.

Хәвефсез газ биру безнең бурыч,

Һәрчак җаваплылык тоябыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Таттрансгаз

 

Куркытмыйлар берниндидә

Эче җилләр, салкыннар.

Хыялны чынга ашырган

Сүнмәс зәңгәр ялкын бар.

 

Таттрансгаз, син өметебез,

Йөрәкләрдә ялкының.

Чиксез сиңа рәхмәтләре,

Татарстан халкының.

 

Җан җылысын, тән җылысын

Бирдең син безгә табып.

Беркайда да сынатмыйсың,

Калмыйсың син югалып.

 

Хыялны чынга ашырган,

Син халкымның шатлыгы.

Гасырлардан гасырларга

Күчсен синең ялкының.

 

24.03.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яфрак сыман гомерләр...

 

Яфрак сыман кеше гомерләре

Тибрәләләр язмыш җилләрендә.

Кайсы оча буйсынып җилләргә,

Кайсы кала туган җирләрдә.

 

Бу дөньяда без бит кунак кына,

Сизелми дә гомер агышлары.

Өзелергә торган яфрак сыман,

Адәм баласының язмышлары.

 

Агымсудай кеше гомерләре,

Ага ярсып язгы ташкындай.

Төннәр, көннәр, айлар, еллар ага,

Хатирәләр бары калалар.

 

Мәшәкатьләр белән дөнья куып,

Гомер агышларын сизмибез.

Көзге яфрак сыман тибрәләбез,

Кайчан коеласын белмибез.

 

12.02.2019

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

 

Зур хөрмәткә лаек, хатын-кызлар,

Бүген сезнең бәйрәм көнегез,

Яз таңына үрелеп аткан гөлдәй,

Елмаюлы булсын йөзегез.

 

Яз гөлләре назлы, матур гөлләр,

Алар җиргә сөю китерә.

Сез булганга гына язлар матур,

Күңелләрне гөлдәй иттерә.

 

Йолдызларны биктә якты диләр,

Йолдыздан да сез бит яктырак.

Сөеп,сөелешеп яшәгез сез,

Сезне сөю балдан татлырак.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язгы моң

 

Күңел көтә язгы авазларны,

Ярсып аккан елга шаулавын.

Җылы нурлар сипкән таң кояшын,

Бакчаларда кошлар сайравын.

 

Чылтарап аккан гөрләвекләр чыңын,

Кыйгык-кыйгак кошлар тавышын.

Язны көтә күңел, язны көтә,

Басар өчен йөрәк сагышын.

 

Түбәләрдән тып-тып тамчы тама,

Кояш сибә җылы нурларын.

Күңелләргә шул да рәхәт бирә,

Тыңлап торам тамчы моңнарын.

 

 21.02.19

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Булган бит заманалар...

 

Югыйса бит купме генә вакыт үткән,

Замана да бик нык алга киткән.

Ни теләсәң, шул бар диеп әйтеп була

Тик кешеләр генә икән хәзер бүтән.

 

Өйләребез иркен, нәфесләр зур

Җитми һаман, дөнья куабыз.

Аллаһыбыз ишетмәсен дигән булып

Кайчак зарланышкан булабыз.

 

Тауга карап тау бит булып булмый,

Борынгылар белми әйтмәгән.

Кулыңдагы чыпчык исән булсын,

Байлык беркемгә дә  җитмәгән.

 

Борылып карыйм да мин үткәннәргә

Әби-бабайларның иленә.

Өе бик тар, күңеле иркен булган,

Хәтта булмаган бит биге дә.

 

Дүртпочмаклы өйдә күпме кеше

Бер уйласаң исең китәрлек.

Мал- туары бар да шунда сыйган,

Хәзер болар бар да истәлек.

 

Көндез эштә булган, төнлә эштә,

Авыр чакларында җырлаган.

Бүгенгесе белән яшәгән бит,

Ул сәкеләр ничек чыдаган.

 

Сукыр лампа, чаршау тарткан бүлмә

Мичен дә бит әле ягасы.

Чыдам булган агач сәкеләргә,

Килә минем һәйкәл куясым.

 

Җиде-сигез бала,хәтта унар

Кыю булган адәм баласы.

Артта калдыкмы без, әллә алда?

Ничек шуңа җавап табасы.

 

Аерым бүлмә, иркен караватлар

Бала-чагалар да чабышмый.

Дөнья куа халык, Дөнья куа

Бер-берсеннән алар калышмый.

 

Өйләре тар, әмма киң күңелле

Булган безнең әби-бабалар.

Рәхмәт әйтеп сезгә баш иябез,

Бездән сезгә хәер догалар.

 

05.02.2019

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аермасын язмыш әтидән.

 

Кайчагында шундый уйлар килә:

Язмыш сынавымы, ялгышмы?

Гаебем нидә минем бу тормышта?

Нигә язган ятим язмышны?

 

Әтиемә әйтәм сине диеп,

Куркытырга әти булмады.

Тормыш кырыслыгын җиңә белдек,

Йөрәкләргә курку тулмады.

 

Истә һәрчак якалашкан чаклар.

Юк- бар сүз дә җанны кыйнаган.

Бар да булган, тик иң кирәклесе-

Әти үзе генә булмаган.

 

Әти килә миңа, кулын сузып,

Назга сусап сиңа җилкенәм.

Сөенеп мин күзләремне ачам,

Тик югалтам сине төш белән.

 

Күңелемдә моңлы уйланулар,

Яши җирдә ачы чынбарлык.

Әй син язмыш, сыңар канат итмә,

Ачы хакыйкать ул сыңарлык.

 

Күңел бит ул бер тавышны көтә,

Үлым, диеп әткәй дәшкәнен.

Язмыш аермаса,ятим итмә,

Түкмә балаларның яшьләрен.

 

17.11.18

 

 

 

 

 Юлда узган гомерләр

 

Юллар, юллар,

Нинди озын юллар

Офыкларга юллар сузылган.

Шул юлларда күпме ялгыз төннәр

Күпме гомер юлда узылган.

 

Җирдә юллар, күктә, суда юллар,

Кеше гомере тора юлларда.

Исән кайтып күзгә күренгәнче,

Тынгы бирми торган уйлардан.

 

Юллар, юллар,

Күпме кайгы- хәсрәт,

Күпме гомер юлда өзелгән.

Сак булыйк без, сакланганны саклар,

Барда тора синең үзеңнән.

 

Үзеңне дә уйла, гаиләң көтә,

Синең кулда кеше язмышы.

Йөргән юллар кебек озын булсын

Гомер юлы, гомер агышы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гомер көзе

 

Көзге яңгыр ява, шыбыр шыбыр,

Сары яфрак җиргә коела.

Агачлар да сары сагышлардан

Бушангандай кебек тоела.

 

Сары яфраклардай сары сагыш,

Коелмый шул безнең йөрәктән.

Онытмагыз үткәннәрне диеп,

Тормыш безне шулай өйрәткән.

 

Көзләр алар ел да кабатлана,

Гомер көзе бары бер генә.

Гомер көзләренең җимешләре

Безнең яшәүләрдә күренә.

 

Гомер көзе бары шатлык бит ул,

Яшьлек язы калды үткәндә.

Көзге сагыш, авыр сынауларсыз,

Гомер көзе килсен көткәндә.

 

8.10.2018

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучыма

 

Эшем диеп җанын биреп эшләүчеләр,

Мәктәп диеп янып –көеп йөрүчеләр.

Һәрбер бала алар өчен үз баласы,

Укытучым, безгә белем бирүчеләр.

 

Сабыр да сез, гади кешелекле,

Мәктәпләрдә булгаң чагында.

Өелеп өйгә китап, дәфтәр кайта,

Шулар белән ата таңы да.

 

Укытучы ире-нинди бөек исем,

Түземлекне җыйган эченә.

Китап, дәфтәр, көтеп үткән төннәр

Чагыла аның көмеш чәчендә.

 

Рәхмәт сиңа, укытучым минем,

Ихласлыгың, түзем, көчеңә.

Рәхмәт сезгә җан җылыгыз өчен,

Көтеп арган төннәр өчен дә.

 

Мәктәп, класс, укытучым минем,

Сезнең белән яшәү күңелле.

Әл(е) дә сез бар әле яннарымда,

Яктыртучы төнге күгемне.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дөнья бәһасе нидә?

 

Бу дөньяда иң бәяле әйбер,

Нәрсә диеп әгәр сорасам?

Кем матурлык, кемдер алтын дияр,

Кем саулыгыма дияр туялсам.

 

Сүзем дә юк, әгәр байлык булса,

Күп нәрсәләр була майтарып.

Тик булмый шул, күпме теләсәң дә,

Узган гомеләрне кайтарып.

 

Анда калган, күпме кайгы, хәсрәт,

Күпме шатлык, күпме сөенеч.

Күпме әйтер сүзләр әйтелмәгән,

Үтәлмичә калган үтенеч.

 

Җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә дә,

Гомер узгач кына өйрәндек.

Өлгерербез без яшь әле диеп,

Уйнап-көлеп кенә сөйләндек.

 

Киләчәк дип кеше яшәсә дә,

Күңелендә аның үткәне.

Һәр кешенең була үкенече,

Йөрәк түрләрендә йөрткәне.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кара мунча

 

Яр буенда тора кара мунча,

Үткәннәрдән калган истәлек.

Кеше ничек тату, бердәм булган,

Бер уйласаң исең китәрлек.

 

Бер авылга булган ике мунча,

Бар кешегә җиткән парлары.

Мунчасыннан чыгып суга чумган,

Шаулап торган инеш ярлары.

 

Бар авылны тату, бердәм тоткан,

Эх авылым кара мунчасы.

Төтен исе, корымы да аның

Тәнгә якын, җанга шифалы.

 

Яр буеда тора кара мунча,

Сеңеп бара җиргә югалып.

Күпме хатирәләр синдә яши,

Башым идем сиңа тукталып.

 

20.06.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Таянычың булсын яныңда

 

Тормыш иту җиңел, янәшәңдә

Атлап барыр кешең булганда,

Кайттыңмы дип сине каршы алып,

Саулык теләп озатып калганда.

 

Бәхет дигән әйбер үзе килми,

Табыла ул тормыш юлында.

Тапкач, аны югалтмаска кирәк,

Саклый белү кирәк кулыңда.

 

Тормыш итү җиңел, югалтмасаң

Бер-береңә булган хөрмәтне.

Саклап була бары шул чагында

Бәхет белән тулы чүлмәкне.

 

Тормыш итү җиңел, сабыр булсаң,

Уйлап әйтсәң әйтер сүзләрне,

Булган бәхетеңә риза булып,

Көнләштерми чит- ят күзләрне.

 

Тормыш итү җиңел шул чагында:

Икең бергә бөтен булганда.

Булганына шөкер итә белеп,

Бер-береңне аңлап торганда.

 

02.04.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үзгәрдеме дөньясы?

 

Әллә дөньясы үзгәрде,

Әллә үзгәрде халык.

Күрше хәлен күрше белми,

Тик йөри гаеп табып.

 

Гаепләмик замананы,

Замана алга бара.

Байлык артыннан куабыз,

Барыбыздан да кала.

 

Бар иде бит заманалар,

Ярдәмләшеп яшәүләр.

Бер сәнәк печән өяргә,

Йөгереп керде күршеләр.

 

Эшкә тугел хәл белергә,

Керергә курка кеше.

Яши бар да дөнья куып,

Гомергә бетмәс эше.

 

Кунакка да йорми кеше,

Мең төрле сәбәп таба.

Бушка түгел уйлый барын,

Акча бит янда кала.

 

Чукынсын иде акчасы,

Кунакларга йөрешик.

Курше хакы дигән сүзне,

Тапламыйк, хәл белешик.

 

26.03.201

 

 

 

 

Сиреннәр

 

Кемнәр генә яратмыйлар икән

Сирень чәчәгенең исләрен,

Бүләк итеп сирень чәчәкләрен

Аңлатмаган сөю хисләрен.

 

Язлар җитә, сирень чәчәк ата,

Ямьгә күмеп күңел моңнарын.

Язгы ташулардай агып китә,

Сагышларга чумган уйларым.

 

Таң җилләре белән тирә-юньгә

Серле хуш ис җиргә тарала.

Шомырт, сирень чәчәк аткан чакта,

Йөрәкләрдә нурлар ярала.

 

Ак күлмәген кигән ак сиреньнәр,

Алар җиргә сөю китерә.

Хуш исләре аңкый ераклардан,

Һәр күңелне гөлдәй иттерә.

 

8.03.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яшьлек

 

Гомер бик тиз үтә икән,

Әйтерсең төштә кебек.

Яши белеп яшәү кирәк,

Яшьлекнең кадерен белеп.

 

Яшен кебек яшьнәдек без,

Калмады үкенечтә.

Юкны бар итә белдек без,

Үкенмибез без һич тә.

 

Кабатланмас яшьлек -бит ул

Безнең заман, үткәннәр.

Саф мәхәббәт, сөю белән

Сөйгән ярлар көткәннәр.

 

Яшел болын, кичке уен -

Яшьлекнең гүзәл чагы.

Уйнап, көлеп, җырлап биеп,

Каршылый идек таңны.

 

15.02.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Парлы булып язсын яшәргә.

 

Исеңдәме икәү йөргән чаклар,

Парлы чыршыларга сокланып.

Парлы булса гына матур диеп,

Карап торган идек тукталып.

 

Аккошлар да парсыз яши алмый,

Бер үк аермасын язмышлар.

Ялгышлыклар кылмый яшик әле,

Йөрәкләргә салмый сагышлар.

 

Парсызларны парлы аңлый алмас,

Парын югалтканнар кичерсен.

Кадерләрне белеп яшик әле,

Һәр туган көн бәхет китерсен.

 

Балаларның шат йөзләрен күреп,

Парлы яшәү язсын һәркемгә.

Бер-береңә терәк булып яшик,

Сөенеп яшик туган һәр көнгә.

 

 18.01.2018

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яз кояшы

 

Кышны яратабыз, кыш бик матур

Саф һавасы, ап- ак карлары.

Яңа елда озын, ап-ак төннәр,

Ак томанлы сихри таңнары.

 

Тик барыбер күңел көтә язны,

Җитми җанга кояш нурлары.

Яз гөленә үрелеп аткан таңнар,

Матур мизгел аның шулары.

 

Яз кояшы ия бик зур көчкә,

Үлгән тереклекне уята.

Сандугачлар сайрап аткан таңнар

Моңсу күңелләрне юата.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Картлык- шатлык

 

 Гомер узган саен тирәнәя,

Арта икән маңгай сырлары.

Чәчләр дә гел сирәгәя икән,

Әйтерсен лә Рәсәй кырлары.

 

Картлык шатлык түгел дигәннәре,

Дөреслеккә туры килмидер.

Бала-чага, оныкларны сөю,

Күпләргә бу шатлык тимидер.

 

Хөкемәтебез дә бик “тырыша”,

Картайтмаска ахры исәбе.

Безнең өчен борчылалар мы икән,

Үз ягына җиле исәме?

 

Картаерга язсын һәр кешегә,

Оныкларын сөеп яшәргә.

Картлык шатлык икәнлеген тоеп,

Рәхмәт, Ходам, диеп дәшәргә.

 

 31.12.2017

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар рухы

 

Бар да безнең үзебездән тора,

Синнән тора, халкым,киләчәк.

Барыбыз бергә, бердәм булсак кына,

Бар да түбәтәен киячәк.

 

Мусаларның, Такташ, Алишларның

Тырышлыгын, халкым, онытма.

Безнең өчен сүнмәс маяк алар,

Ялгыш адымнарга юлыкма.

 

Туган җиребез бит Татарстан

Үзебезчә, әйдә, сөйләшик.

Татар рухы янсын йөрәкләрдә,

Югалтмыйк без телне, көрәшик.

 

Татарстан һәрчак алга барсын,

Милләт үссен, үссен телебез.

Татар рухы үссен күңелләрдә,

Аяз булсын һәрчак күгебез.

 

2.12.17

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сабакташлар

 

Биш елга бер кайтам яшьлегемә,

Биш елга бер кайтам үткәнгә.

Бигрәк татлы икән бу очрашулар,

Әллә инде озак көткәнгә.

 

Ешрак очрашыйк без, сабакташлар,

Искә алыйк үткән яшьлекне.

Ешрак ачып карыйк әле, әйдә,

Үткәннәрдә калган ишекне.

 

Һаман истә соңгы очрашулар,

Без һаманда икән балалар.

Шау – гөр килеп, барсын искә алып,

Әзрәк бәхәсләшеп алганнар.

 

Укытучым, мәктәп, сабакташлар,

Их син яшьлек- үткән хатирәм.

Истә әле соңгы очрашулар,

Син чыкмыйсын безнең хәтердән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар моңы

 

Талантларың чиксез,Татарстан,

Кошларың да синең серледер,

Шул кош сайравын тыңлап үскәнгәме

Халкың синең моңлы көйледер.

 

Мәңге үлмәс җырлар бездә генә,

Татар моңы күмсен дөньяны.

Тиңсез Әлфиясе, Ханиясе,

Сандугачтай моңлы Илһамы.

 

Җырла, халкым, еракларга җитсен

Татар моңнарының аһәңе.

Тыңласыннар әле исе китеп,

Чит милләтләр белсен бәһаңне.

 

Саклыйк телне, саклыйк илебезне

Татар җырын, моңын, көйләрен.

Сәйдәшләре булган милләт бит без,

Көнләштереп читләр йөрәген.

 

2.11.2017

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эх братлар,братлар

 

Кайда сез, кайда братлар,

Сез кайда югалдыгыз?

Гел шулай яшь калырбыз дип

Сез әллә уйладыгыз.

 

Эх братлар, братлар,

Без дә булырбыз картлар.

Яшьлек бит ул бик тиз уза,

Бер сикерер, бер атлар.

 

Гомер уза, ыштан туза,

Яшибез дөнья куып.

Күрешергә вакыт тапмый,

Бара бит гомер узып.

 

Хәзер хатта язасы юк,

Телефоннар кулларда.

Исән-имин, хәл белешеп,

Яшик әле дөньяда.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дуслык хакы

 

Күпме генә эзләсәңдә,

Дусларны сайлый йөрәк.

Синең өчен җан атардай

Чын дуслар була сирәк.

 

Дуслык ялкынын сүндерми,

Дөньяда яшәү кирәк.

Авырлыклар килгән чакта,

Чын дустың була терәк.

 

Нинди генә чаклар булмый,

Дустың булсын яыңда.

Гомер итү җиңел бит ул,

Чын дусларың барында.

 

Чын дуслар янда булганда,

Җирдә яшәү күңелле.

Йөрәкләрдә җырлар туа,

Шушы бәхет тугелме?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II Рәхмәт сиңа, язмыш.

 

Рәхмәт сиңа, язмыш.

 

Рәхмәт сиңа, язмыш,

Өзеп биргән өчен,

Дөньяның иң матур чәчәген.

Беркайчан да шиңмәс,

Салкын кырау тимәс

Давыллардан саклап яшәрмен.

 

Кушымта:

Кылган барлык догам

Синең өчен, Аллам,

Рәхмәтеңнән безне ташлама.

Уртак бәхетебез,

Сөеп туймас бәхет.

Тормыш әле яңа башлана.

 

Рәхмәт сиңа язмыш,

Кагылмадың ялгыш,

Буләк иттең мина чын терәк.

Давыллардан саклап,

Кирәк чакта яклап

Яшәр өчен миңа син кирәк

 

Язмыш сынауларын,

Тормыш сукмакларын

Бергә үтүләре зур бәхет.

Кирәк түгел байлык,

Булганнарын саклыйк

Югалтмыйча ходай биргәнен.

 

 23.11.18

 

 

Әнкәй йөрәге

 

Без бәхетле бу дөньяда,

Әткәй-әнкәй булганда.

Яшәүләре җиңел бит ул,

Сез көч биреп торганда.

 

Кушымта:

Җырга гашыйк йөрәккәем -

Әнкәм йөрәге.

Тормышымның туры юлы-

Әткәм бүләге.

Һәрчак җанымны җылыта

Әнкәм йөрәге,

Тормышымда уңышларым-

Әткәм бүләге.

 

Төпле киңәш, җан җылысы

Олыгайгачта кирәк,

Рәхмәт сезгә,әткәй, әнкәй,

Сез безнең өчен терәк.

 

Йөзләрендә иман нуры,

Бисмилла телләрендә.

Гел изгелек кенә ята

Күңеле түрләрендә.

 

1.03.19.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ходай биргән бүләгем.

 

Рәхмәт сиңа, җаным,

Минем туар таңым.

Син бит ходай биргән бүләгем.

Синең белән генә,

Тормыш сукмакларын

Бергә үтү минем теләгем.

 

Кушымта:

Язмыш сынауларын,

Тормыш бураннарын,

Җиңәр өчен миңа син кирәк.

Сөеп һәм сөелеп,

Яшәгәндә генә,

Дөнья бит ул була түгәрәк.

 

Рәхмәтләрем чиксез

Шушы язмышыма,

Очраштырды юлларыбызны.

Юлларыбыз тигез,

Сикәлтәсез булсын,

Аермасын кулларыбызны.

 

Дөнья шундый гүзәл,

Аллы- гөлле нурлы.

Яшик әле белеп кадерен.

Тапкан бәхетебез

Мәңге булсын уртак,

Югалтмыйча яшик, кадерлем.

 

25.01.19

 

 

 

 

 

Кайтасы килеп торсын

 

Кая гына барсам да мин,

Өйгә ашкына йөрәк.

Кирәк түгел алтын көмеш,

Бары сез миңа кирәк.

 

Кушымта:

Яшәүләре үзе бәхет,

Гаиләң булса түгәрәк.

Очып кына йөрибез күк,

Әйтерсеңлә күбәләк.

 

Гомер бер генә килгәнен,

Нигә соңлап аңлыйбыз.

Авыр сүз әйтеп кайчакта,

Йөрәкне яралыйбыз.

 

Өйгә кайтасылар килеп,

Ашкынып торсын күңел.

Шөкер итеп яшик әле,

Артыгы кирәк түгел!

 

10.02.19

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тик бер генә була сөйгән яр

 

Сайлагансың икән үз парыңны,

Вәгъдәләргә тугры булып кал.

Эзләмә син читтән юанычлар,

Тик бер генә була сөйгән яр.

 

Кушымта:

Риза булып бардың,

Риза булып алдым,

Аллаһыга биргән антыбыз.

Риза бул, онытма,

Бу изге сүзләрне

Юк бозарга безнең хакыбыз.

 

Тормыш булгач, була төрле хәлләр.

Әйтеп булмый: җилләр кагылмас.

Вәгъдә биргән бары беренче яр

Безне аңлар, читтән табылмас.

 

Гомер сукмакларын узган чакта

Беренче яр сине ташламас.

Ышанычың әгәр бер югалса

Беркем дә бит безне акламас.

 

02.02.2019

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Син яраткан беренче кар.

 

Тирә-ягым ап-ак кардан,

Саф күңелгә охшап калган.

Ап-ак юллар бигрәк тигез,

Ап-ак карда юк бит бер эз.

 

Кушымта:

Килче иркәм, кил яныма

Калсын әле карда эзләр.

Сине өзелеп, сине сагынып

Көтә минем моңсу күзләр.

 

Беренче кар, беренче яр,

Саф мәхәббәт, саф сөюләр.

Көтәм сине, тик күңелдә

Кышын искән салкын җилләр.

 

Мәхәббәтем – чиста һава,

Ак кар ява: җанга дәва.

Син яраткан беренче кар,

Сине көтәм, салма яра.

 

26.01.19

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яратсаң, ярат инде.

 

Әгәр синнән сорасалар,

Яратасыңмы диеп?

Җавап бары берәү генә:

Яратам янып, көеп.

 

Кушымта:

Мәхәббәттән дәва бармы?

Рәхәткә кем соң түзәр?

Йөрәкләргә дәва бит ул,

Яратам дигән сүзләр.

 

Гомерләр бит бик тиз үтә,

Матур сүз көтә-көтә.

Яратам бит сине дигән,

Бер тылсымлы сүз җитә.

 

Кызганмыйк матур сүзләрне,

Яратам сине, җаным.

Син янымда булсаң гына,

Нурланып ата таңым.

 

25.01.19

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уйларым

 

Уйлар диңгезендә йөзәм,

Уйлар ерак киткәннәр.

Әйтерсең ап-ак болытлар,

Диңгездәге җилкәннәр.

 

Кушымта:

Җилләр куа, җилләр куа

Уйлардагы җилкәнне.

Гүя бу зифа каеннар,

Шул җилләрнең җилкәне.

 

Йөрәк очар коштай булып,

Талпына биекләргә.

Хыял канатында йөзәм,

Узем белмим нишләргә.

 

Ак хыял уйларга чумып,

Ак юлда чаба атым.

Канатлы атымда очып,

Яшьлек иленә кайттым.

 

24.01.19

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яшәп калыйк

 

Көннәр утә, айлар үтә, еллар үтә,

Гомер йомгакларын безнең сүтә сүтә.

Бу тормыштан нидер өмет итә итә,

Үткәрәбез гомерләрне этә-төртә.

 

Кушымта:

Иң бәхетле мизгелләрне күрә белик,

Юктан да бит күңел була шуны күреп.

Гомерләрне ашыктырмыйк, кумыйк әле,

Яшәп калыйк кадерен белеп, уйнап-көлеп.

 

Көннәр, айлар, еллар әйдә үтә бирсен,

Йомгакларын әкрен генә сүтә килсен.

Атлыйк әле гомер юлын ашыкмыйча,

Яшик әле бу тормышта ялгышмыйча.

 

 Ничек кенә уздырсак та уза гомер,

Үткәннәрне барлый бары безнең күңел.

Яшәп калыйк кадерен белеп һәр минутның,

Гомерләр бит беребезнең дә икәү түгел.

 

13.01.2019

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәхетегез булсын янәшә

 

Кем өчендер бәхет бит ул ап-ак карлар,

Кем өчендер бәхет бит ул аткан таңнар.

Ә кемнәрдер мул тормышның тоя тәмен,

Кайберәүләр юктан таба дөнья ямен.

 

Кушымта:

Мин бәхетле һәрбер туган таңым өчен,

Һәрвакытта син янымда булган өчен.

Балаларым, сөйгән ярым булса янда,

Калганына җитәр әле минем көчем.

 

Бәхет бит ул яши безнең белән бергә,

Килә бәхет бары күрә белгәннәргә.

Күрә белгән аңлый бары бәхет нидә,

Авырлыклар белән бергә бәхет килә.

 

Бәхетеңне бары тоя белү кирәк,

Һәрбер аткан таңнарыбыз безгә бүләк.

Якыннарың янда булса,шул бит бәхет.

Калганына риза булып яшәү кирәк.

 

07.01.2019

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мәхәббәт ул килә еллар белән.

 

Мәхәббәт ул нәрсә икән диләр күпләр,

Чын ярату буламы икән дигән сүзләр.

Вәгъдәсенә тугры булып яши белгән

Чын мәхәббәт бары килә еллар белән.

 

Кушымта:

Мәхәббәт ул яратучың янда булса,

Күзләреңә бер караудан аңлап алса.

Синең өчен утка, суга керер булып,

Мәхәббәтен гомерлеккә саклап калса.

 

Яшь вакытның мәхәббәте узгә була,

Бер елмайсаң йөрәкләргә шатлык тула.

Юкка гына үпкәләүләр бик еш була,

Мәхәббәтнең чәчкәләре бик тиз сула.

 

Бер-береңне аңлар өчен, еллар кирәк,

Мәхәббәт ул татлы була шунда бигрәк.

Бер-береңнән башка яшәп булмаганын,

Еллар узгач кына, аңлый безнең йөрәк.

 

23.12.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төшермә син күңелеңне

 

Төшермә син күңелеңне,

Төкер авырлыгына.

Менүләре җиңел түгел,

Тормыш баганасына.

 

Кушымта:

Уф-алла дигән арбаны

Сөйрәп яшәгән халык.

Эшли белгән,яши белгән,

Дөньяның ямен табып.

 

Бәхетлеме соң мин дигән,

Сорау бирмә узеңә.

Сөенеп йөр син, иртән торгач,

Туган һәрбер көнеңә.

 

Күңелеңне син төшермә,

Замана алга бара.

Үткәннәрне искә алып,

Сөенеп яшәргә кала.

 

Электә шул, хәзер дә шул:

Кем эшләми, шул ашар.

Артыгы безгә кирәкми,

Тик исән булсын башлар.

 

18.12.18

 

 

 

 

 

 

 

 

Соң димә син

 

Соң димә син беркайчан да,

Яхшылык кыл һәрвакыт.

Сабырлыгыңны җуймасаң,

Бәхетне була табып.

 

Кушымта:

Сабыр төбе -сары алтын,

Саргайма син уфтанып.

Яшик чиста күңел белән,

Бу дөньяга сокланып.

 

Соң димә син беркайчан да,

Гомерләр бик тиз утә.

Күңелең булсын гел изгедә,

Сабырлыкка ни җитә.

 

Соң булса да уң булсын ул,

Яхшылык җирдә ятмас.

Соң димә син беркайчан да

Үткәннәр кире кайтмас.

 

10.12.18.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әй куабыз дөньяны

 

Әй дөньсын куабыз ла,

Йөгерәбез, чабабыз.

Гомерләр узып киткәнен

Без сизми дә калабыз.

 

Кушымта:

Ике кул белән берьюлы,

Тотып булмый өч җирдән.

Юкка гына тугел бу сүз

Борынгылардан килгән.

 

Һавада очкан торнага

Өметләнеп карамыйк.

Кулдагы чыпчык яшәсен,

Шокер итик, саргаймык.

 

Беркемнең дә дөнья куып

Тота (а)лганы юк әле.

Саулык - безнең өчен байлык,

Дөньяның шунда яме.

 

Тормыш бит ул мизгел генә,

Исеңә төшер кайчак.

Байларны да,ярлысын да

Тигезләп куя берчак.

 

05.12.18

 

 

 

 

 

 

 

 

Туган көнең белән, кадерлем!

 

Туган көнең белән, кадерлем,

Яшә белеп дөнья кадерен.

Саулык белән үтсен гомерең,

Сине бары сөям бәгырем.

 

Кушымта:

Күңелләрем бары изгедә,

Кирәк миңа бары син генә.

Барың бергә, бөтен булганда,

Күзгә шатлык, бәхет күренә.

 

Туган көнең белән, кадерлем,

Бәхет белән тулсын күңелең.

Һәр туган көн бәхет китерсен,

Белеп яшә кадерен бүгеннең.

 

Бәхетләрең булсын гомерле,

Гомерләрең булсын бәхетле.

Ходай язсын сиңа яшәргә,

Югалтмыйча шушы бәхетне!

 

29.11.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Авылым Иске Җөри

 

Бик матур җирдә урнашкан

Авылым Иске Җөри.

Читкә китсәм, сагынып кайтам,

Түзә (а)лмыйм сине күрми.

 

Кушымта:

Туган авылым, туган ягым

Авылым Иске Җөри.

Синдә генә мин бәхетле,

Китәсем бер дә килми.

 

Мин бәхетле яшәвемә,

Шушы гүзәл ягымда.

Синдә үткән һәрбер көнем,

Яши минем җанымда.

 

Сандугачлы болыннарың,

Ямьле Мишә буйлары.

Беркайда юк бу матурлык,

Истән чыкмый шулары.

 

09.04.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мәхәббәт ялкыннары

 

Җылы матур җәйләр утте,

Көзге салкын урамда.

Туңган җанны җылытырга,

Әл(е) дә син бар янымда.

 

Кушымта:

Сандугачлар да сайрамый,

Күкләрдә йөзә болыт.

Яшәргә язсын дөньяда,

Бәхетле парлар булып.

 

Урамда булган салкыннар

Утә дә китә бит ул.

Гаилә дигән җылы учак

Сүнмәсә җитә бит ул.

 

Араларга тик кермәсен

Көзләрнең салкыннары.

Җаннарыбызны җылытсын

Сөюнең ялкыннары.

 

17.10.18.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эх, бу алма исләре

 

Алма бакчасына кердем,

Таралган алма исе.

Үрелдем алсу алмага,

Йөрәктә сөю хисе.

 

Кушымта:

Берсе алсу, берсе сары,

Икесе ике агач.

Бер-берсенә үрелгәннәр,

Сөю утында янгач.

 

Хәйран калып басып тордым,

Сокланып пар алмага.

Мин бәхетле бу дөньяда,

Син янымда булганга.

 

Хуш исле алма исләре,

Уята хисләремне.

Яктыртучы тик син генә,

Караңгы кичләремне.

 

15.10.2018

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гаилә учагы

 

Сөйгән ярлар башлый тормыш юлын,

Кабызудан гаилә учагын.

Суытмыйча яшәү бары кирәк,

Мәхәббәтнең кайнар кочагын

 

Кушымта:

Иң беренче учак,тәүге учак-

Мәхәббәтнең кайнар ялкыны.

Кермәсеннәр арагызга бер үк

Читтән искән җилләр салкыны.

 

Тәүге яккан учак мәңге сүнмәс,

Ике йөрәк бергә типкәндә.

Гомер узган саен көчәерләр,

Сүнмәс алар сулар сипсәң дә.

 

Тәүге мәхәббәт ул -тәүге сөю,

Вәгъдә биреп кабызган учак.

Беркайчан да онытылмас чаклар,

Гомер буе озатып барачак.

 

7.04.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үз кояшым

 

Кеше күңеле табигатьтәй,

Көн дә үзгәреп тора.

Бер көн яңгыр, бер көн давыл,

Кояшлы көн дә була.

 

Кушымта:

Үз кояшың булсын,

Һәрчак янып торсын,

Җылы биреп торсын җаннарга.

Күңелләрдә шатлык, йөрәкләрдә сафлык,

Үз кояшың балкып торганда.

 

Үз кояшың балкып торса,

Күктәге берни түгел.

Үз кояшыңның җылысын

Көтә бит һәрчак күңел.

 

Күктә кояш, җирдә кояш,

Кояшсыз яшәп булмый.

Үз кояшың балкып торса,

Бәхет гөлләре сулмый.

 

1.05.2018

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хәерле иртә, җаным.

 

Син диеп ата таңнарым,

Шатланам, янам, көям.

Битеңнән үбеп уятам,

Хәерле иртә диям.

 

Кушымта:

Хәерле иртәләр теләп,

Елмайыйкчы, көликче.

Бугенге матур иртәне

Чәчәкләргә кумикче.

 

Хәерле иртәләр теләп,

Көнне без башлыйк әле.

Ходай безгә насыйп итсен

Хәерле язмышларны.

 

Син диеп ата таңнарым,

Шатланам, янам, көям.

Хәерле иртә, кадерлем,

Мин бары сине сөям.

 

Насыйп булсын каршыларга,

Һәрчак бергә таңнарны.

Хәерле иртәләр теләп

Үткәрергә көннәрне.

 

26.03.18

 

 

 

 

 

 

 

 

Яши белеп яшик әле

 

Бу гомерләр нигә тигез түгел,

Кемгә озын, кемгә бик кыска.

Ә кемнәрдер кыска гомерендә,

Уздырмыйча яши бит бушка

 

Кушымча:

Яши белеп яшик әле җирдә,

Бу гомерләр Ходай кулында.

Изгелек ул җирдә ятмый диләр,

Эзең калсын үткән юлыңда.

 

Ничек яшәсәң дә уза гомер,

Тик белмибез кайчан узасын.

Шундый итеп яшик әле әйдә,

Үкенечтә гомер узмасын.

 

Яши генә башлагандай кебек,

Кай арада узган бу гомер.

Игелекләр кылып яшәсәң дә,

Уйландыра икән ул күңел.

 

20.03.2018

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Без әле булдырабыз!

 

Әкрен генә гомер уза,

Чәчләргә бәсләр куна.

Сызып кына сыкрый йөрәк,

Әллә борчыла шуңа.

 

Кушымта:

Түз әле, түз, йөрәккәем,

Бик иртә борчылабыз.

Үтсә дә яшьлек, юләр чак,

Без әле булдырабыз!

 

Узса да гомер, узса да,

Төрле чак әле була.

Яшьләрдә булмаган сөю

Бездә әле ташып тора.

 

Маңгай сырлы, йөрәк җырлы,

Гомернең матур чагы.

Сөеп, сөелер чак әле

Безгә ни кирәк тагы.

 

Бәхет бит ул узган гомер,

Тик заяга узмаса.

Ялгышлыклар калмый яшәп,

Үкенечләр булмаса.

 

11.03.18

 

 

 

 

 

 

 

 

Пар канат

 

Бу дөньяда парлы туа

Һәрбер җан, һәрбер йөрәк.

Сөю күкләрен иңләргә,

Җанга пар канат кирәк.

 

Кушымта:

Син бит мине пар канатым,

Язмышымның чәчәге.

Яннарымда син булганда

Күңеллерәк яшәве.

 

Рәхмәт безнең бу язмышка,

Сөюебез канатлы.

Гомерлеккә булсын сөю,

Каермасын канатны.

 

Яратышып яшик әле,

Яратканнар кавыша.

Пар канатлар аерылмасын,

Ялгышмасын язмышта.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Син булганда

 

Серле караш ул бит бары синдә генә,

Тормышымда татлы язмыш тик син генә.

Син бит минем язмышымны язлы иткән,

Рәхмәт сиңа пар булганың өчен генә.

 

Кушымта:

Күңелләрдә җырлар туа, син булганда,

Бу дөнья шулай яктыдыр, син булганга.

Йөрәкләрдә һәрчак кояш, син булганга,

Яшәүләре үзе бәхет, син булганда.

 

Иртән, кичен, уйлап йөрим сине генә,

Күңелләрдә, йөрәгемдә тик син генә.

Синең сөю утларыңда янам, көям,

Мин бары тик сөям, җаным, сине генә.

 

Көннәремне нурландырган ул син генә,

Сөюемә канат куйган тик син генә.

Бер сүз дәшәм, яратамын сине генә,

Минем өчен син бит,җаным, тик бер генә.

 

20.01.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бердәнберем

 

Син минем бердәнберем,

Син минем назлы гөлем.

Тормышымны, язмышымны

Нурга бизәгән күгем.

 

Кушымта:

Сөйкемле, нурлы карашың

Ул бары синдә генә.

Эх, ул караш, серле караш

Ничек соң түзим генә?

 

Яраттыра белгән күзләр-

Ул бары синең күзләр.

Бер карашың җитә, җаным,

Кирәкми миңа сүзләр.

 

Сүнмәс кояш бүләк иткән

Мәхәббәтем син минем.

Төннәремне яктыртучы

Ай, йолдызга син тиңем.

 

22.02.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Без бит татар баласы

 

Кайчагында онытылып

Килә җырлап аласы.

Җырга, моңга гашыйк булган

Без бит татар баласы.

 

Кушымта:

Матур, моңлы җырга ия

Бары тик безнең халык.

Яши белә, эшли белә,

Җыр, моңнан сихәт алып.

 

Бишек җырын тыңлап үскән

Без бит татар баласы.

Онытылып, бер дөньяда,

Эх, бер җырлап аласы!

 

Чишмә җырын тыңлап үскән

Без бит татар баласы.

Күңелләрне бер бушатып

Килә җырлап аласы.

 

22.02.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Туган йортым, нигезем

 

Кайтам сиңа туган ягым,

Язын кайтам ашкынып.

Язгы судай акты гомер,

Авылым сине сагынып.

 

Кушымта:

Туган йортым, туган нигез,

Кичер берүк рәнҗемә.

Кайтып бары синдә генә,

Шифа табам күңелемә.

 

Читтә яшәгәннәр генә

Юксына туган ягын.

Туган як җырларын җырлап

Юата бит ул җанын.

 

Туган якның болыннары,

Челтерәп аккан сулары,

Яшьлектә калган сукмаклар

Сагынып кайтам шуларны.

 

16.02.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Агым су

 

Агым суга карап уйга калдым,

Чишмә җырын тыңлап хисләндем.

Моң чишмәгә кушылып җырлар суздым,

Күңелем тулды, әллә нишләдем.

 

Кушымта:

Кире борып булса язмышларны,

Туып булса иде кабаттан.

Язмышлардан узмыш юк диләр шул,

Ходай безне шулай яраткан.

 

Агым суга тамды күз яшьләрем.

Нигә язмыш, нигә сыныйсың?

Мин башкача инде була алмам,

Бирче киңәш, кемнән сорыйм соң?

 

Агым суга сөйлим серләремне,

Бушап калган кебек күңелләр.

Тик нигәдер бер дә истән чыкмый

Аккан судай узган гомерләр.

 

17.02.18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җиз самавыр чәйләре

 

Кемнәр хәтерләми икән

Җиз самавыр чәйләрен.

Җыелышып чәй эчкәннәр,

Сөйләп дөнья хәлләрен.

 

Кушымта:

Җиз самавыр, җиз самавыр,

Онытылмас хәтирә.

Сузып җырлаган моңнарың

Калды безнең хәтердә.

 

Әбиемнең, сузып кына,

Аңа кушылып көйләве.

Барчабызны чәйгә дәшеп,

Дога укып теләве.

 

Көе hаман күңелләрдә

Агыла күк якында.

Әйтерсең лә җиз самавыр

Безне чәйгә чакыра.

 

3.02.2018

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эх, авылым капкасы

 

Бик күпләрне очраштырган,

Эх, авылым капкасы.

Мәхәббәт утында яндык,

Сызылып таңнар атканчы.

 

Кушымта:

Төшләремдә сине күрәм,

Килә сиңа кайтасы.

Кавыштырган, очраштырган,

Эх, мәхәббәт капкасы.

 

Гашыйкларны сыендырган,

Күпне күргән капка ул.

Вәгъдәләргә шаһит булган,

Тугры калган капка ул.

 

Җил- яңгырдан ышыкларга

Булдын син һәрчак әзер.

Эзләсәң дә табып булмас

Андый капканы хәзер.

 

25.01.2018

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яз кояшы

 

Кышны яратабыз, кыш бик матур

Саф һавасы, ап- ак карлары.

Яңа елда озын, ап-ак төннәр,

Ак томанлы сихри таңнары.

 

Тик барыбер күңел көтә язны,

Җитми җанга кояш нурлары.

Яз гөленә үрелеп аткан таңнар,

Матур мизгел аның шулары.

 

Яз кояшы ия бик зур көчкә,

Үлгән тереклекне уята.

Сандугачлар сайрап аткан таңнар

Моңсу күңелләрне юата.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тормыш кагыйдәсе

 

Һич кенә дә үкенмимен, бәгърем,

Синең белән тормыш корганга.

Тормышыбыз шөкер гөрләп бара,

Бер-беребезне аңлап торганга.

 

Кушымта:

Тормыш матур, тормыш ямьле бит ул,

Сау, сәламәт булсаң, эшләсәң.

Тормыш кагыйдәсе гади бит ул,

Бер-береңне аңлап яшәсәң.

 

Ничә еллар инде үтеп киткән,

Кай арада үткән мин сизмим.

Калган гомерләр дә бергә үтсен,

Көн дә Ходаемнан мин телим.

 

Әти-әни,әби-бабайлардан,

Бәлки, күчкән безгә бу гадәт.

Бер-берегезне аңлап яшәгез сез,

Балаларыбызга шул теләк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ап-ак карлар

 

Кар бөртекләре куыша,

Әйтерсен лә яшь парлар.

Бер берсен куып тота алмый

Сөешеп туймас ярлар.

 

Кушымта:

Ап-ак карлар, ап-ак карлар

Аклык, сафлык, янәшә.

Саф мәхәббәт, саф сөюгә

Ап-ак карлар тиңләшә.

 

 Ак бәхетләр вәгъдә итеп

Сузылган ап-ак юллар.

Ап-ак карлар, ап-ак юллар

Сафлык билгесе алар.

 

Ак чыршылар ап-ак карда,

Сизелә сафлык, чибәрлек.

Аклыктан көч алып яшик әле

Тормыш бураннарын җиңәрлек.

 

22.12.2017

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Көнләшмә бәхетледән

 

Һәр кешенең үз гомере,

Һәр кешенең үз юлы.

Күңелең саф, сабыр булсаң,

Бәхетең булыр тулы.

 

Кушымта:

Көнләшмә бәхетлеләрдән,

Кермә син арасына.

Булганына шөкер ит син,

Тоз салма ярасына.

 

Кеше гомерен яшәмибез,

Безнеке түгел малы.

Бәхет бит ул җирдә ятмый,

Үзең төзе син аны.

 

Язмышны сайлап алмыйлар,

Өлешкә тигән көмеш.

Бәхетле буласың килсә,

Сабыр бул син һәм тырыш.

 

7.12.17

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Парлы миләш

 

Өй каршында үсә кызыл миләш,

Кара миләш белән парлашып.

Берсе татлы, берсе әче җимеш,

Сыйланалар кошлар сайрашып.

 

Кушымта:

Кара миләш,кызыл миләш кебек,

Яшик әле җирдә парлашып.

Җимешләребезгә куанышып,

Кошлар кебек без дә сайрашып.

 

Югарыга таба үрмәләгән,

Баһадирдай кызыл миләшем.

Парың сиңа көч бирәме әллә

Кара миләш -синең тиңдәшең.

 

Кар бураннан, җилдән саклагандай,

Каплый кебек кара миләшен.

Бер-берегезне саклап яшәгез дип,

Бирә сыман безгә киңәшен.

 

7.12.17

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ике кояш

 

Яшәр өчен җирдә ике кояш кирәк,

Берсе күктә, берсе йөрәктә.

Күктәгесе берни түгел аның,

Йөрәктәге кирәк бигрәктә.

 

Кушымта:

Ике кояш бергә балкыганда,

Яшәүләре җирдә күңелле.

Берсе йөрәк түрен яктыртучы,

Икенчесе зәңгәр күгемне.

 

Кышкы озын, салкын көннәрдә дә

Күңел көтә кояш яктысы.

Күңелдәге бозны эретергә,

Җитә кояшның бер чаткысы.

 

Җир йөзендә яшәр өчен кояш кирәк,

Мәхәббәттә янар өчен кояш кирәк.

Түз, кояшым,сүнмә,балкы, мәңге ян син.

Җылы көткән йөрәкләргә син бит терәк.

 

25.10.17

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чын ярату, шушы түгелме ?

 

Синең нурлы, матур күзләрең

Бәхет миңа әйткән сүзләрең,

Син елмайсаң дөньям яктыра,

Сине уйлап таңнар аттырам.

 

Кушымта:

Кулларыңда чәчәк бәйләмнәре

Чәчләреңне җилләр иркәли.

Яратам дип кычкырасым килә,

Чын ярату шушы микәнни?

 

Яраттыра белгән серле күзләр

Йөрәгемә нурлар сиптеләр.

Һәр сулышың тоям иренемдә,

Мине мәңге гашыйк иттеләр.

 

Язмышымны минем язлы иттең,

Мин сүрелмәм синең назыңнан,

Мин бит сөям бары сине генә,

Син бүләгем язмыш язымнан.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яшик әле, яшик гөрләшеп

 

Әти-әниләрнең

Йөрәктәге хисен

Яши-яши генә аңлыйбыз.

Яшь чагында берни уйламыйбыз,

Бер бер артлы еллар саныйбыз.

 

Кушымта:

 Балаларны күреп,

Оныкларны сөеп,

Һәркемгә дә теләк

Яшик бәхет теләп!

Яшик әле, яшик гөрләшеп.

 

Сез бит безнең өчен

Сулар сулышыбыз,

Тик исән-сау гына булыгыз.

Фәрештәләр канатларын җәйсен,

Һәр вакытта уңсын юлыгыз.

 

Әти-әни өчен

Берни кирәк түгел,

Тик булмасын гына яралар.

Калганына түзеп булыр әле,

Янда гына булсын балалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Өметсез яшәп булмый.

 

Өмет яшәтә кешене,

Өметсез яшәп булмый.

Һәр кешенең үз хыялы

Күңел нәрсәдер сорый.

 

Кушымта:

Матур булсын, биек булсын

Хыял баскычларыгыз.

Бәхет йозагын ачарга

Булсын ачкычларыгыз.

 

Теләкләрне тели белсәң,

Куңелдән шикләр качар.

Өметләник,хыялланыйк

Барсыда чынга ашар.

 

Сүнмәсен өметләрегез,

Сүрелмәсен хыяллар.

Куркытмаслар шулчагыңда

Берниндидә кыялар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Авылым Түбән Шытсу

 

Еш төшә искә авылым,

Гомерләр узган саен.

Күрешеп хәл белешергә

Тапсак иде гел жаен.

 

Кушымта:

Туган авыл,туган туфрак,

Авылым Түбән Шытсу,

Синдә генә шифа табам,

Бетмәсен лә эчәр су.

 

Сагындыра тугайларың,

Тау асты чишмәләрең.

Бала чакта шау-гөр килеп

Су кергән Мишәләрен.

 

Синдә үтте үсмер чаклар,

Бала-чагым,яшьлегем.

Ничек инде сагынмыйсың

Син бит туган бишегем.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Моңлы гармун

 

Өздереп лә берәү гармун уйный,

Тәрәзәдән төшә таң нуры.

Йөрәгеннән чыга микән моңы,

Моңлы микән әллә гармуны.

 

Кушымта:

Уйна әле гармун, әйдә уйна,

Уят әле халык хисләрен.

Искә алып кичке уеннарын,

Моңга күмеп авыл кичләрен.

 

Синең гармуныңнан чыккан моңга

Тынып калды хәтта сандугач.

Әллә кушылырга авырсынды,

Йөрәкләрдән чыккан моң булгач.

 

Йөрәкләрдән чыга сихри моңнар,

Баскан саен гармун телләрен.

Куңелләрдә яңа җырлар туа,

Яңгыратып туган илләрен.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тамашачыма

 

Күгебезне болыт каплап китсә,

Аяз күктә берни күренми.

Күпме генә йолдыз яктыртса да,

 

Кушымта:

Рәхмәт сезгә, тамашачым минем,

Сез бит безнең аяз күгебез.

Алкышларыгызга без кумелеп,

Яктыртабыз сәхнә түрен без.

 

Сез булганга, без янарбыз әле,

Яктыртырбыз сезнең кичләрне.

Тапшырырбыз сезгә җырлар белән

Йөрәкләрдән чыккан хисләрне.

 

Сезнең белән бергә без яшибез,

Сез булганга гына моң туа.

Күкләрегез һәрчак аяз булсын,

Очрашырга язсын тагын да

 

08.04.2017

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гомермизгел

 

Гомер мизгел кай арада узган.

Борылып карыйм гомер сукмагын.

Җилдә очкан тузан бөртегедәй

Сизми калдым еллар узганын.

 

Кушымта:

Бер-береңә булыйк миһербанлы,

Кирәк чакта күреп сузыйк кул.

Бу катлаулы тормыш сукмакларын

Узулары бигрәк авыр шул.

 

Яшь чагында берни уйламыйсың,

Җитмәс кебек тоела булганы.

Вакыт үтә, туктап тормый көтеп

Безнең изгелекләр кылганны.

 

Кешелекле булган кеше генә

Кызганмыйдыр узган гомерен.

Изгелегем җирдә югалмас дип,

Юат(а) ала бит ул күңелен.

 

08.04.2017

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зарланмыйкчы тормыштан

 

Ышанычны югалтмыйча яшәп,

Бергә булып авыр чакларда.

Саклагыз сез булган мәхәббәтне,

Бирмәгез сез аны ятларга.

 

Кушымта:

Тормыш авыр диеп зарланмагыз,

Беркемгә дә җиңел бирелми.

Иңгә-иңне куеп яшәгәндә,

Тормыш авырлыгы сизелми.

 

Кемнәр генә теләмиләр икән

Кайтарырга кире язмышны.

Үткән авырлыкта куркытмый күк

Төзәтергә кылган ялгышың.

 

Шөкер итеп яшик булганына,

Беркем белми ниләр язганын.

Язмыштан узмыш юк дигәннәр бит,

Ходайдан без сорыйк калганын.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рәхмәт сиңа,әнкәй.

 

Ялгыз калдың, әнием, бигрәк яшьләй,

Бирешмәдең авыр заманда,

Ничекләр соң әни син түздең икән,

Сокланам мин сиңа һаманда.

 

Кушымта:

Әни дә син, әти дә син булдың,

Ятимлекне сизми без үскән.

Үзең генә, әни, беләсеңдер:

Күпме күз яшьләре син түккән.

 

Ниләр генә, әнкәй, син күрмәдең,

Язмыш сине бик күп сынады,

Үт-күздән дә ходай сакламады

Нигә шулай бик еш кыйнады.

 

Сабырлыгың өчен рәхмәт,әнкәй.

Ким-хур бала булып үсмәдек,

Синең тырышлыгың аркасында,

Тормыш кырыслыгын сизмәдек.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язлар якын күңелгә

 

Нигә икән,нигә икән

Язларны көтә күңел?

Югыйсә шул язлар белән

Уза бит безнең гомер.

 

Кушымта:

Гөрләвекләр ага гөрләп,

Әйтерсең бәхет теләп.

Гөрләвекләр белән бергә

Ашкына безнең йөрәк.

 

Ярларыннан ташый сулар

Йөрәктән чыга хисләр,

Хисләрне бит тыеп булмый

Йөрәк соң инде нишләр?

 

Нигә икән, нигә язлар

Уяталар хисләрне,

Күңелләрне җилкендерә

Шомырт чәчәк исләре.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Туган авыл якын күңелгә.

 

Һәркемгә дә үз авылы матур,

Үз урамы, йөргән сукмагы.

Күңелләргә якын агачлары,

Өй артында үскән куагы.

 

Кушымта:

Безне көтә авыл, безне көтә,

Әйдә,кайтыйк, әле соң түгел.

Туган җирнең тузаны да якын,

Бер киче дә аның бер гомер.

 

Таныш сукмакларда каз үләне,

Сандугачлар моңлы җыр суза.

Кайчан гына иде үсмер чаклар

Бу гомерләр бигрәк тиз уза.

 

Сагындыра яшел болыннарың,

Яр буенда үскән талларың.

Төшләремдә күреп уянамын

Авылымның сихри таңнарын.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әткәй

 

Әткәй, әти нинди күркәм исем,

Кемнәр белә аның кадерен.

Кемнәр шушы сүзнеәйтә алмыйча,

Үткәрәләр барлык гомерен.

 

Кушымта:

Әгәр исән икән әтиегез,

Саклагыз сез аның гомерен.

Уз башыңа төшми аңлап булмый,

Әти сүзләренең кадерен.

 

Рәнҗетмик без әткәй-әнкәйләрне,

Яшик әле алар көеннән.

Еллар үткәч, шушы сорауларга,

Чишәрбез без шушы төеннән.

 

Әтием дип бер сүз әйтер өчен,

Кайтыр идем балачагыма.

Күкрәгенә әткәй башым салып,

Рәхмәт әйтер идем барсына.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тормыш гөлем

 

Чәчәк арасына кереп

Бастың да син елмаеп.

Сиңа карап басып торам

Сүз әйтәлми сокланып.

 

Кушымта:

Шул чәчәкләр арасында

Иң матуры син икән,

Чәчәкләрдәй гомерләрең

Мәңге шикмәсен, иркәм.

 

Син минем алсу чәчәгем,

Син минем чәчәк балым.

Хуш исләрең, тәмле телең

Эретә минем җанны.

 

Син минем тормыш чәчәгем,

Син минем тормыш гөлем.

Бары тик сары чәчәктәй

Саргаймасын күңелең!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Якын дустым

 

Хәрби хезмәт юлын үттек,

Диңгез – суларны кичтек.

Ниләр генә без күрмәдек:

Тозлы суларда эчтек.

 

Кушымта:

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, дустым,

Югалтмам сине хәзер.

Синең өчен утка-суга

Керергә дә мин әзер.

 

Сездәй дусларым булганга

Горурланам, сөенәм.

Сезнең белән мин шатланам,

Сезнең белән коям.

 

Туганым кебек сез миңа,

Туганнан да сез якын.

Яшик шулай бергәләшеп

Югалтмыйк дуслык хакын!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сабыр булыйк

 

Ялгышлыклар һәркемдә дә була,

Белми кеше ниләр кылганын.

Ник аңламый кеше гомер узгач,

Барда үкенечкә калганын.

 

Кушымта:

Сабыр булыйк,дуслар, сабыр булыйк,

Яраламыйк әле күңелне.

Гомер узгач, яхшы яктан гына

Искә алыйк узган бу көнне.

 

Ялгышлыклар кебек күп түгел шул,

Сабырлыклар бик аз кешедә.

Сабырлык бит үзе бик зур бәхет,

Бирелми ул һәрбер кешегә.

 

Кеше бик еш искә ала башлый,

Картайгач тик, узган гомерен.

Яхшылар ник соң искә төшми,

Начарлары тырный күңелен.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яшьлегем җырлары кайда сез?

 

Кайттым әле туган якларыма,

Ташыганда язгы кар-сулар.

Әйтегезче миңа, ташкын сулар,

Кайда икән яшьлеккә юллар?

 

Кушымта:

Яшьлегем жырлары агым су

Ишетелми инде күптәннән.

Их яшьлек,әй гомер агасыз суларга,

Ник хәбәр салмыйсыз үткәннән?

 

Сандугачның тыңлыйм сайраганын

Куңелемә якын моңнары.

Яңгырый сыман кичке уеннарның

Онытылмас яшьлек жырлары.

 

Кар сулары ага,ташкын сулар

Шаулап ага тыныч кичләрдә.

Шау-гөр килеп торган кичке болын,

Бик еш керә минем төшләргә.

 

23.03.19.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Их җаным, җанашым.

 

Син минем ходай биргәнем,

Син аем,син кояшым.

Килә минем һәрчак сине,

Янәшәмдә тоясым.

 

Кушымта:

Их җаным , җанашым,

Синең назлы карашың.

Очрашулар көтеп яшим,

Табыйк берәр чарасын.

 

Син булмасаң, төннәр озын,

Вакытта үтми сыман.

Күзләргә берни күренми,

Каршымда ап-ак томан.

 

Синең нурлы бер карашың

Үтәли тишә җанны.

Назлы сөюләрдән татлы

Ни бар дөньяда тагы?

 

23.03.19.                                                                                                                                                                                                                                                                                        

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Көтәр кешең булсын.

 

Уйлыйсыңдыр иркәм

Яшьлек берәү генә

Ялгыз үтә диеп гомерләр.

Пар мендәрең кочып,хыялларда очып,

Очрашулар көткән куңелләр.

 

Кушымта:

Иң мөһиме жирдә көтәр кешең булсын,

Аермасын язмыш юлларны.

Чынлап сөйгән генә,сабыр иткән генә

Ычкындырмас кулдан кулларны.

 

Көтүләре авыр,

Заманалар давыл,

Борчуларсыз яшәп булмый шул.

Бер-береңне аңлап яшәгәннәр генә

Яратудан мәңге туймый ул.

 

Утта янган күмер,

Юлда узган гомер,

Синсез үткән минем һәр конем.

Ышанычың, көчең,мәхәбәтең өчен,

Рәхмәтләрем чиксез, кадерлем.

 

29.03.19.

 

Дүрт почмаклы авыл өендә

Үткән буын хәтерлилер әле
Дүрт почмаклы авыл өйләрен,
Атлап керә ала алмаслык бусагасын,
Моңлы чикерткәләр көйләвен.

Сөякләрне эретерлек җылы биргән
Мич башлары үзе ни торган.
Ашаткан да,эчерткән дә,йоклаткан да
“Три водном”мы әллә шул булган.

Мактаналар хәзер три водном дип
Бар да үткәннәрдән килгән бит.
Дүрт почмакка күпме әйбер сыйган,
Уйламыйсызмы сез шулай дип.

Мич артында утырган ана казның
Кайчак ысылдап куйган тавышы,
Чыдырдап янган утын,чикерткәләр моңы,
Үткәннәрнең сихри тавышы.

Бер табышмак әйтсәм чишәрсезме?
Берничә төр эшкә яраклы,
Дүрт почмаклы өйдә булган бит ул
Төзәтергә кирәк яракны.

Хәтерлисезме икән ишек тупсасының
Чокырланып торган җирләрен?
Чукелдәтә идек рәхәтләнеп,
Җыелып барган җимеш төшләрен.

Бүрәнәдә булган ярыкларны
Анысын әйтеп тормыйм сер түгел,
Кәгазьгә төреп кыстырылган,
Урыны шунда тынычланган күңел.

Төше түгел җимешенә дә бит
Исе китми хәзер кешенең.
Алтын булса, бәлки ватар иде
Эчлэрендә җимеш төшенең.

Үткәннәрдә калды авылымның
Универсаль булган өйләре,
Күңелләргә тынычлыклар биргән
Моңлы чикерткәнең көйләве.

Биш тиенлек радиодан бертуктамый
Көне буе җыр- моң агыла,
Дүрт почмакта күпме мөмкинлекләр,
Шул чакларны күңел сагына.

13.11.19.

 

Укытучылар, сабыр да сез, гади, кешелекле!

 

Бигрәк сабыр булган без яшь чакта,
Укытучыдан алмый күзләрне,
Сәгать буе селкенмичә тыңлый идек,
Йотып аның һәрбер сүзләрен.

 

Тәртеп бозып кара, ялгыш кына
Борсаң әгәр читкә карашны,
Йодырык кадәр акбур ядрә сыман
Иңләп оча бөтен классны.

 

Арт яктагы чәчне мөмкин кадәр
Кыска итеп алу мәслихәт.
Бәйләнергә сәбәп таба алмавы
Күңелгә бит биргән бер рәхәт.

 

Кемнәр сабыр булган ул вакытта
Укытучы, әллә укучы.
Әти-әни тәрбиясеме икән,
Көн дә безнең башка тукучы.

 

Укытучым, хәзер заман бик нык узгә,
Теләү кала сезгә сабырлык.
Мәктәп дигән белем илләрендә
Егылмыйча исән калырлык.
                                    05.10.19

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тормыш турында уйлану

(Абыем Мавлетҗан Хабибрахманович анын дусты Шамиль Зиннуровичка багышлана)

Мин уйлаган идем бу тормышның
Юлы туры, гадел һәм чиста.
Чиста күңел белән яшәдек без,
Никтер, бу юл булды бик кыска.

 

Иман сатып шөкер яшәмәдек
Бу дөнья сон безгә ни биргән?
Кеше булып җиргә без туганбыз
Кеше булып киттек бу җирдән.

 

Без яшәдек, без яшьнәдек җирдә,
Эшләмәдек бары кушканга.
Тик киресе икән бу томышта
Урын түрдән булды куштанга.

 

Гаделлекне тормыш сөйми икән,
Ләкин шуны соңлап анладык.
Горур булып калдык бу тормышта
Башны тубән иеп бармадык.
17.02.2019

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Адашкан мәхәббәт

Айдар Тимербаев көе.

 

Юкка чыкты ямем,

Сүнде соңгы шәмем,

Югалды күңел дә өметләр.

Сине сөеп кенә яшәрбез дип бергә,

Хыялланды минем күңелләр.

Куш..

Эх бу кыймас күңел, нишләтергә сине,

Әйтер сүзең әйтә алмагач.

Кичер авыр миңа, югалган мәхәббәт,

Янымда сөйгәнем булмагач.

 

Югалган мәхәббәт,

Син кайларда икән,

Йөрисеңме читтә адашып.

Сөйсәң дә читләрне ,узалмый киртәне

Яшисеңдер мине яратып.

 

Сунсә дә өметләр,

Көтә бит күңелләр.

Бәлки, чыгар диеп бер җае.

Дөньясы түгәрәк, очрашып бергәләп

Яшиселәр бәлки алда(ә)ле.

                      Айдар Тимербаев көе.

 

 

Айга карап уйлану

 

Тәрәзәдән төшкән ай нурлары

Уяталар моңсу уйларны.

Үтәлмәгән күпме теләк калган,

Гомер узгач уйлыйм шуларны.

 

Күпме күз яшьләрен ай сыйдырган,

Күпме серләр сиңа сөйләнгән.

Синең яктылыгыңа сыенып,

Күпме бишек җыры көйләнгән.

 

Чиләк аскан Зөһрә моңсу кызны,

Күзне алмый айдан эзләдек.

Күңел тулып бушанган чакларда,

Синең каршыңа без тезләндек.

 

Күккә ашкан газиз якыннар да

Торалардыр безне күзәтеп.

Айга карап елыйсылар килә,

Үткәннәрне булмый узгәртеп.

                                  16.06.19.

 

 

 

 

 

Шомырт сирень чәчкәсе.

Ак чәчәк ата шомыртлар,

Хуш исләрен таратып,

Матурлыкны күрә белеп

Яшик әле яратып.

Куш..

Ак шомыртлар,ак сиреньнәр

Сөю билгесе алар,

Саф мәхәббәт,саф сөюгә

Тиңләшә сөйгән ярлар.

 

Тәмле хуш исләр таратып

Чәчәк ата сиреньнәр,

Назлар белән ташып тора

Сөю тулы күңелләр.

 

Шомырт,сирень чәчкәләре

Уята сөю хисен,

Күп кирәкми шулда җитә

Яратып сөяр өчен.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Атлыйм гомер сукмагын

Хәтер йомгакларын сүтеп
Атлыйм гомер сукмагын.
Изгелегем, гөнаһларым
Саныйм диеп тукталдым.

Куш.
Юлыбызда изгелекләр
Калсын бары өелеп.
Сокланып, узган гомергә
Яшик дуслар, сөенеп.

Яшик әле, эз калдырып,
Үткәннәрне сагынып.
Егылырлык булсын, кылган
Илгелеккә абынып.

Куш. шул ук

Авыр хисләр, моңсу уйлар
Тырнамасын күңелне.
Матур яктан искә алып
Яшик узган гомерне.

Куш. шул ук

                     15.05.19

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ахыр заман.

Аңлап булмас хәлгә җитеп бара дөнья.

Булган өметләр дә инде җуелып бара.

Борынгылар әйткән сүзләр чынга аша.

Ахыр заман дигәннәре шомлык сала.

 

Кешеләрнең бер-берсенә булган

Хөрмәт дигән нәрсә инде сүнеп бара.

Үз хокукын саклый хәзер бар да.

Югарыдан кушкан әмер өстен кала.

 

Кайберәүнең эше хокук саклау.

Хокуклары бары тик шул үзен яклау,

Өстән кушкан планнарны аклап,

Гади кеше хокукларын таптау.

 

Кайберәүләр көннәр буе маска салмый

Нишләсен соң, авырулар барын аңлый.

Кеше булып кала белү бик кирәк шул

План үтәп кенә дөнья бармый.

 

Кемдер саклый кешеләрнең гомерләрен,

Кемдер күрә кешеләрнең күңелләрен.

Кайберәүләр эшли биреп бөтен көчен,

Кеше өчен тугел бары,кушкан өчен.

 

Килгән икән бу дөньяга без, кешеләр,

Булыйк әле барыбыз да үз ишеләр.

Рәнҗетмичә эшлә кушкан эшләреңне

Аллаһ  шулчак бирер сиңа көткәнеңне.

 

Аңлыйм, беләм һәр кешенең диеп,

Сез әйтерсез була үз эше.

Кешеләрнең хәлләренә кереп,

Аңлап эшләгән ул- чын кеше!

 

Килер бер көн,мин кем дигән сорау туар

Тынгы бирмәс күңелеңә һәрчак уйлар.

Дөрес үткән булсаң әгәр гомер юлын

Исәнләшеп яннарыңнан барда узар!

 

 

Ашыкма әле ,йөрәк!

Оча йөрәк,тибә йөрәк,

Вакытларны санамый.

Канатларың талмасын ла

Һич туктарга ярамый.

 

Түзә йөрәк кайгыларга,

Сөенеч тә яралый.

Бездән генә тормый икән,

Ярамыйга карамый.

 

Ашыктырабыз кайчакта

Гомернең агышларын.

Соң гына аңлый йөрәк тә

Ашыгып ялгышканын.

 

Кумыйк әле вакытларны,

Ашыкмый типсен йөрәк.

Ходай биргән гомерләрнең

Кадрен белергә кирәк!

                               01.11.20.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ашыктырмыйк әле

Әй чабабыз,ашыгыбыз,йөгерәбез.

Өлгермәсәк, кайчаклар да сүгенәбез,

Безгә биргән гомерләр бит берәү генә,

Кумыйк әле гомерләрне өлгерәбез.

 

Куш..

Кабаланмый, ашыкмыйча типсен йөрәк

Күзләребез матурлыкны күрсен күбрәк,

Көн артыннан көн куабыз, үтсен тизрәк,

Сөенеп яшик әле, дөнья матур бигрәк.

 

Әй чабабыз,ашыгабыз,йөгерәбез,

Кайнап торган кырмыскадай күренәбез.

Мохтаҗларны күрми күзебез, юк сүзебез,

Булышырга, ни өчендер, иренәбез.

Куш...

Ашыгабыз,йөгерәбез,әй чабабыз,

Әйтерсең лә, кемдер куа артыбыздан.

Мизгел кебек уза гомер яныбыздан

Бу дөнья бит кала безнең барыбыздан.

Куш...

                                             3.04.20.

 

 

,

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бары сине яратып.

Үпкәләмә мина, җаным,

Юри әйтәм шаяртып.

Үчекләгән булам инде,

Бары сине яратып.

Куш..

Күңелле бит яшәүләре,

Уйнап,көлеп шаярып.

Яшик әле үпкәләшми,

Бер-бреребез дип җан атып.

 

Чынлап әйткән чагым булса,

Борып җибәр уенга.

Онытылыр барысы да,

Кергәч җылы куенга.

 

Яшик әле сөеп-сөелеп,

Булып бәхетле парлар.

Юк өчен дә үпкәләшми

Яратып сөйгән парлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бары тик син генә

                       Айдар Тимербаев көе

 

Юл куймам ялгышка, үкенмәм ялгыш та.

Шикләнмим, ышанам саф сөю барына.

Шөкер итеп яшим туган һәр таңыма,

Яратып туялмас бәхетем янымда.

 

Куш..

Тотынып кулга кул,үтәсе озын юл,

Барасы да әле, барасы.

Ямь табып тормыштан, сөенеп-сөелеп,

Яшьнәп яшиселәр алда(ә)ле.

 

Түзәрмен барына, тик син бул янымда.

Ышанам, шикләнмим саф сөю барына.

Күрмәсәм азгына, күңелем юксына,

Син генә бирүче тынычлык җаныма.

 

Гомергә бер белән, тик матур сүз белән,

Яратып,сөелеп яшәүгә ни җитмәс?

Син генә бары тик,синнән башка беркем

Бу җирдә мине бәхетле итмәс.

                                               22.02.20.

 

 

Без кемнәр?

 

Я әйт әле, без кемнәр соң,

Урыс, башкорт, татармы?

Мөмкин булган барнәрсәне

Куштан алыпсатармы?

 

Я әйт әле,кайсы илләр

Өстен күрә чит телне?

Вата-җимерә сөйләшәме,

Булсын диеп күңеле.

 

Сусыз калган ярлар кебек,

Калмас микән телебез?

Куштан булып, койрык болгап,

Үтәр микән көнебез?

 

Рәхәтләнеп, үзебезчә бер сүгенеп,

Еракларга килә барысын озатасы.

Ачу тулы күңелләрне бары кала

Безгә инде менә шулай юатасы.

31.01.2020

 

 

 

 

 

 

 

Бер сүз җитә

 

Кайчагында юк өчен дә

Килгән чаклар бар сүзгә,

Горурлыкларны җиңәргә

Көч бирми нидер безгә.

 

Куш..

Кызганмыйк матур сүзләрне

Өзелеп сөйгән ярларга.

Яратам дигән бер сүз җитә,

Араларны җайларга.

 

Җылы кочак, назлы караш

Ышаныйк, юкка түгел.

Чын күңелдән йөрәк аша,

Матур сүз көтә күңел.

 

Бер сүз җитә эретергә

Бозларны күңелдәге.

Онытлыр үпкәләрең

Күңелең түрендәге.

                  11.03.20.

 

 

 

 

 

 

Бетмәсен лә эчәр су.

 

Эчәр сулар йөртә диләр

Кешенең язмышларын.

Әллә язмышка сылтавы

Үзенең ялгышларын.

 

Кушымта

Алдан белеп нигә булмый

Узар гомер агышын.

Эчәр сулар да басалмас

Йөрәгемнең сагышын.

 

Һәр кешенең язмышында

Була микән ялгышы.

Эчәр суын эзли-эзли,

Узган гомер агышы.

 

Кайда тартса эчәр сулар,

Шунда узар гомерләр.

Бетмәсен лә эчәр сулар,

Тыныч булсын күңелләр.

                         09.06.19.

 

 

 

 

 

 

Бәйрәмнән соң

 

Сәер тынлык урамнарда, ни соң булган?

Бәйрәмнәрдән айнып булмый корсак тулган.

Бездән калган салатларны ашап,

Тавыклар да инде тәмам гарык булган.

 

Сүгә-сүгә үзебезне и ашыйбыз,

Ара-тирә кесәбезне без капшыйбыз.

Булды, җитте, иртәгедән без салмыйбыз,

Бәйрәмнәргә бигрәк бай шул бу аебыз.

Кайчан бетәр икән инде бу ялыбыз..

 

Җемелдәшеп яна әле утлар һаман,

Тик ис китми, калмаган шул инде чарам.

Әйтерсеңлә кибетләрдә бушап калган,

Йомырка да тәмле хәзер тавык салган.

Кыландык шул әйтерсеңлә ахыр заман.

                                                   4.01.2020.

 

 

 

Бик бәхетле чакларым

 

Битемнән үбеп уята

Кояш нурлары иртән.

Хәерле иртәләр теләп,

Чәйгә чакыра иркәм.

Куш.

Яшик әле дөньяларда

Һәр мизгелгә сөенеп,

Янәшә дә генә булган

Бәхетләргә сөенеп.

 

Мәтрүшкәле кайнар чәйдән

Бәхет бөркелә сыман.

Шул бәхетләргә сөенеп,

Күңелемнән дога кылам.

 

Бәхет бит ул һәр вакытта

Икмәк булса табында,

Аңлар кешең, якыннарың

Булса синең яныңда.

                         14.03.21.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәхет бит ул.

Бәхет бит ул инеш түгел

Акмый елгалар тулып,

Юк өчендә уфтанмыйк ла

Бәхетсез дигән булып.

 

Куш.

Яна,көям, сизәм,тоям

Син ул минем бәхетем.

Сөенече,рәхәтем дә

Бәхетем,мәхәббәтем.

 

Бәхет бит ул яңгыр түгел,

Күкләрдән ява алмый.

Чын күңелдән яратканнар

Бәхетсез була алмый.

 

Син ул- бәхет,мин ул- бәхет,

Бәхет ул-дус- туганнар.

Юк өчендә уфтанмаслар

Бәхетләрен тойганнар.

                            18.03.20.