Гөлсинә Кыямова


Гөлсинә Кыямова
Кыямова Гөлсинә Рәшит кызы 1966 елның 17 ноябрендә Татарстанның Теләче районы Сауш авылында эшче гаиләсендә дөньяга килгән.
1973 елның 1 сентябрендә Сауш сигезъеллык мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. 1982 елда мәктәпне “Бик яхшы” билгеләренә тәмамлап, Алан урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфына укырга керә. 1984 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап чыга.
10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Алан урта мәктәбендә өлкән пионервожатый буларак хезмәт юлын башлый. Хезмәтен ярату, әдәбиятка булган мәхәббәт аны 1989 елда Казан Дәүләт университетына алып килә. Аның читтән торып уку бүлеген 1995 елда тәмамлый.
Бүгенге көндә Алан авыл хуҗалыгы лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Хезмәтеннән тәм табып, яратып эшли. 1992 елдан башлап мәктәптә “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге алып бара. Иҗатка омтылган, теләге, сәләте булган балалар белән бергәләп үзе дә шигырьләр яза. Тормыш юлдашы Айрат Кыямов белән ике бала – Айсинә һәм Айнурны үстерәләр.
Ярдәмеңнән, Ходаем ташлама.
Бүген менә тагын юлга чыгам,
Чакыра юл әллә кайларга.
Тукталмыйча гел барасы иде,
Җитәкчегә йолдыз-айларга.
Бүген менә тагын юлга чыгам,
Юлдаш миңа кояш һәм аем.
Хәерле ит минем юлларымны,
Ярдәмче бул үзең, ходаем.
Юлга чыгам, уйга чумам аннан
Бу юлларда күпме эзләр бар.
Сәфәр чыккан һәрбер юлаучының
Теләкләре –яхшы сүзләр бар.
Сәфәр чыккан саен теләк телим,
Уңа күрсен диеп юлларым
Сыешамын бер Аллама юлда,
Аның белән уңа юлларым.
Күңелем белән ерак-еракларга
Китеп барам шушы юл буйлап
Кире кайтам аннан гаиләмне,
Якын кешеләрне мин уйлап.
Хыялымда дөнья гизсәм дә мин,
Юлларымны уңай ит димен.
Ярдәмеңннән ташламачы, Ходам,
Син өемә юлны илт минем.
Әниледән көнләшәм
Үзем әни кеше, балаларым
Әнием дип килеп эндәшә.
Күңелем белән әниемне эзлим,
Әнилегә карап көнләшәм.
Әнилеләр аның кадерен белми,
Әниләр гел читтә калалар.
Үзе үсеп җиткәч, башка гамьгә
Чума икән бит ул балалар.
Балам, балам диеп һәрвакытта
Мең утларда яна аналар.
Бер борчуын, тик бер гамен генә,
Тоя микән шуның балалар?
Ашыкма, көн
Бәрәкәтең белән кил син, якты көнем,
Килә сине татып каласым.
Сиздермичә үтеп китә күрмә,
Чү, ашыкма, кая барасың?
Яшәп калыйм синдә, якты көнем,
Килә синнән күпне аласым.
Һәр сулышым, һәр адымым саен
Беләм кадерең арта барасын.
Игелеген белән ту син, якты көнем,
Килә синнән күпне аласым.
Яшәвемнән мәгънә тапкан саен
Син ашыгып алга барасың,
Сизми калам көннәр арасын.
Каләм очыннан җыр тама ...
Каләм очыннан жыр тама
Җырлы булса күңелем.
Жыр юллары булып шуңа
Ак кәгазьгә түгеләм.
Каләм очыннан сирпелеп
Шатлык тама битләргә.
Сөенечтән ташып торгач
Таралмыйча нишләргә?!
Каләм очыннан кан тама
Рәнҗегәндә күңелем.
Әрнеп, сыкрап ак кәгазьгә
Юллар булып түгеләм.
Каләм очы күңелемне
Ачып сала битләргә.
Ярый әле каләмем бар,
Ул булмаса нишләргә?!