Газинур Әхмәтҗанов

Газинур Әхмәтҗанов
Газинур Габбас улы Әхмәтҗанов 1966 елның 8 гыйнварендә, Азнакай районы, Тымытык авылында гаиләдә бишенче бала булып туа. Белеме буенча- төзүче. Урта мәктәпне бетергәч, 1984- 1986 елларда армия сафларында Польшаның Легница шәһәрендә хезмәт итә. Теләчегә 1995 елда килеп төпләнә. 2014 елда көчле тән җәрәхәтләре ала. Шуннан соң, әтисе Габбас Әхмәтҗановның дәвамчысы буларакмы,(Габас ага берничә шигырьләр җыентыгы авторы,"Йөзек кашы" әдәби берләшмәсендә әгъза булып торды), шигырьләр яза башлый. Бүгенге көндә язган шигырьләре газета битләрендә, радио дулкыннары ашаишетелә. Газинур әфәнденең шигырьләренә язылган җырлар да бар.
Ходай тигезләр.
Аптырашта калып кай чагында,
Көнләшеп мин карыйм кошларга.
Заманасы әлләүзгәрдеме,
Дуслар да әйләнә дошманга.
Вакытлар да хәзер кырыслана,
Алда ниләр көтә, кем белсен.
Акча диеп, күпләр җанын сата,
Ашарга да әзер бер- берсен.
Оныттылар күпләр туганлыкны,
Тусалар да бер үк карыннан.
Әйтерсең лә алар башларына,
Шайтан җиле килеп кагылган.
Начар уең булса, юкка чыксын,
Яхшылары кабат яшәрсен.
Явыз эшләр берүк эшли күрмә,
Күңел төшермичә яшә син.
Явыз эшләр берүк эшли күрмә
Кеше яше бер дэ тимәсен.
Нинди генэ үрләргә менсәң дә,
Борыныңны өскә чөймә син.
Кай берәүләр хәерчелек күрә,
Ә кемнәрдер бик бай, симезләр.
Шуны бу дөньяда без онытмыйк,
Вакыт җиткәч ходай тигезләр.
Бәйрәмнәргә бәйрәм өстәлсен.
Һаваларга кара, бик сагынсаң,
Ак болытлар булып мин агам.
Синең яшең түгел, яңгыр булып,
Битләреңне үбеп югалам.
Караңгыда, синең барыр юлда,
Якты йолдыз булып мин янам.
Йолдызларны җыеп барысын да,.
Мәхәббәткәһәйкәл куялам.
Бакчамдагы чәчәк аткан гөлем,
Синең исем куеп үстерәм.
Күмерсез дә дөрләп- гөрләп янган,
Сөйгән кешем итеп мин күрәм.
Гаилә корып, тигез тормыш көтә,
Кавышканда кияу- киленнәр.
Без икебез матур парлар булыйк,
Кушылсыннар татлы иреннәр.
Минем шатлыгымны белгән кебек,
Иңнәремә кунды күгәрчен.
Бергәләшеп матур парлар булыйк,
Бәйрәмнәргә бәйрэм өстәлсен.
Июль, 2020 ел.
Каршыларга жомга иртәсен.
Таң атканда кошларның тавышын,
Сайраганын килә ишетәсем.
Һәр кешегә исәнлекләр теләп,
Хәерле,- дип җомга иртәсен.
Уйлар, уйлар, чиксез хыялларым,
Яшьлегемә кабат илтәсең.
Әнкәемнең изге җомга көндә,
Догаларын килә ишетәсем.
Сөйгәннәрнең бер дә йөрәгендә,
Сөю хисе бер дә кипмәсен.
Никах туйларында бергә язсын,
Каршыларга җомга иртәсен.
Мәхәббәттән янган йөрәкләр дә,
Ялгыз гына булып типмәсен.
Ышанычны бер дә югалтмыйча,
Көтеп алыйк җомга иртәсен.
Яшәгәндә матур дөньяларда,
Ничек моны ташлап китәсең?
Сау- сәләмәт булып без каршылыйк,
Һәр атнаныңҗомга иртәсен.
Килер буын күпләп үрчесен.
Белмим, бәлки читтә яшәгәнгә,
Әллә күңелләрем сагышта.
Матур сүзләр белән языйм әле,
Авылыма диеп багышлап.
Күп шагыйрьләр синдә туып үскән,
Шигырьләре көйгә салынган.
Җаны түгел, каны тарта диләр,
Күңелләре китми авылдан..
Салкын сулы чишмәң, тау битләрең,
Төшемә дә бик еш кергәли.
Урманың да гел пешкән җиләктә,
Урамың чәчәктә, Керкәли.
Җир яраткан, сабыр, эш сөючән,
Монда яши бары көчлесе.
Киләчәккә куәт алып җирдән,
Гомер итә авыл кешесе.
Имән кебек каты егетләрең,
Сындыралмас көчле давыл да.
Ә кызларын күрсәң, исең китәр,
Шундый халык яши авылда.
Бер гаилә кебек бар да монда,
Дус- туганнар, белеп күршесен.
Сүндермичә авыл учакларын,
Килер буын күпләп үрчесен...
20 июль, 2020 ел
Әгер чишмэсе.
Авылымнан читтә тормыш итәм,
Язмыш бит ул, ни хәл итәсең.
Кечкенәдән чиста суын эчкән,
Сагынып кайтам Әгер чишмәсен.
Авылдашлар көн дә суын ала,
Ак син әйдә, мәнге кипмә син.
Кайткан чакта юлыма дип алам,
Челтерәп аккан Әгер чишмәсен.
Пар канатлар мәңге бергә булсын,
Килер көннәр ялгыз үтмәсен.
Сусаганда сезгә көчен бирер,
Онытмагыз Әгер чишмәсен.
Сөйгән ярым, үзең дә беләсен,
Йөрәгемнең синсез типмәсен.
Килер буыннарга саклап калыйк,
Татлы сулы Әгер чишмәсен.
Теләче. 9 апрель
Иңегезгә куеп иңнәрне.
Яшь кавышкан парларга багышлыйм.
Иңегезгә пар канатлар куеп,
Зур юлларга хәзер чыгасыз.
Тормыш бит ул, төрле чагы була,
Кыенлыклар килсә - чыдарсыз.
Телим сезгә барыр юлыгызда,
Үстерергә бәхет алмасын.
Килеп туган чакта кыенлыклар,
Пар канатлар бер үк талмасын.
Бергә - бергәүткән тормыш ямен,
Тик парлылар гына тоялар.
Таң нурлары сирпеп уятканда,
Тыныч була күрсен оялар.
Тирләр түгеп, бәхет яулаганда,
Изге теләгегез хуш булсын.
Мәхәббәтнең жимешләре булып,
Бәби тавышлары кушылсын.
Карыйм сезгә зур куаныч белән,
Әйтер идем туган уйларны.
Насыйп булсын иде каршыларга,
Бергәләшеп алтын туйларны.
Ике якны бергә тигез күреп,
Онытмыйча туган җирләрне.
Армый - талмый бергә атлагыз сез,
Инегезгә куеп иңнәрне.
Мәхәббәт мәңгегә кипмәсен.
Саулыгым да бераз таушалгандыр,
Дөм караңгы иде күз алдым..
Берәү мине этеп төшергәндә,
Упкыннардан тартып син алдын.
Яратырга шулай кирәкме соң,
Мәхәббәтне салып таптагач.
Тормыштан да туйган чагым булды,
Яратырлык кешем калмагач.
Авыр икән бик тә онытуы,
Кечкенәдән сөйгән кешеңне.
Авыз тулы кара кан булса да,
Кысып түзеп тордым тешемне.
Без икебез хәзер ике ярда,
Язмыштыр ул инде күрәсең.
Хәлләремне минем белгән кебек,
Кеше булып кала беләсен.
Тормыш бит ул кешеләрне сыный,
Була начар, була яхшысы.
Йөрәгемә тирән үтеп керде,
Сөюемнең бары ачысы.
Мәхәббәттән шулай янганымны,
Ходай бәлки үзе күргәндер.
Якын кешең түгел, бәлки башка,
Сөеклең дә була, бердәнбер.
Сизеп торам, бергә чыгып була,
Тормышның аркылы киртәсен.
Син үзеңә мине гашыйк иттең,
Ваклаганда алты дистәсен.
Исән чакта яратылып калыйк,
Вакытлар заяга үтмәсен.
Янган йөрәк әйдә яна бирсен,
Мәхәббәт мәңгегә кипмәсен.
24 июль. 2020 ел.
Берләшергә кирәк, егетләр.
11 май көнне Казан шәhәрендә булган фаҗигагә багышлыйм.
Көнбатышта туплар тынганына,
Җитмеш еллар узды байтактан.
Куңел тыныч түгел, явыз аваз,
Яңгырар соң килеп, кай яктан.
Оясында явыз дошманны да,
Дөмектереп кайткан без идек.
Ялкын чыга тирә ягыбызда,
Ник үзгәрде җирдә кешелек?
Тарих белә, күптән җир йөзендә,
Иҗ көчлеләр бары без идек.
Сынатмадык утлы яу кырында,
Фашист өерләрен без җиңдек.
Җир шарында иң беренче булып,
Без иңләдек галәм киңлеген.
Тыныч булмавына илебезнең,
Минем дә борчыла күңелем.
Карыймын да кайчак дөньясына,
Төрле уйлар килә күңелгә.
Кайнар каны тама сабыйларның,
Ана яше җиргә түгелә.
Тик җинәргә булыр бу афәтне,
Җыелышып бергә кузгалсак.
Иркен сулап куяр дөньялар да,
Канлы кулын бераз кыскартсак.
Үзгәрә бит тормыш җир йөзендә,
Онытмагыз берүк сез аны.
Көтелмәгән җирдән ялкын чыга,
Кара төтен баса дөньяны.
Нур сипкәндә кояш, өмет белән,
Телибез бит күкнең аязын.
Көч аз мени безнең, бергәләшеп,
Туктатырга шартлау авазын.
Тынычлыклар теләп бу дөньяга,
Күңелләрдә сүнми өметләр.
Кайда безнең хәзер Газинурдай,
Муса кебек батыр егетләр?
Сабый каны җирдә, гөнаhсыз кан,
Булмыйк әле куркак- җебекләр.
Бетерергәҗирдә" террор" сүзен,
Берләшергә кирәк, егетләр...
11 май, 2021 ел.