Центральная библиотека

Фәнил Нигъмәтҗанов

 

Фәнил Нигъмәтҗанов

Хезмәттәшебезгә – 50 яшь

Каләме чыннан да бәллүр аның...

Соңгыеллардаүзен журналист дип санаучылар күп. Язу дәрәҗәбез дә
төрлечә. Ә менә озак еллар “Теләче” газетасында журналист булып эшләүче,
элеккеге хезмәттәшем Фәнил Нигъмәтҗановны чын мәгънәсендә туган ягына
тугры калган, авыл халкын хөрмәт иткән чын журналист дияр идем. Район
газетларының төрле чаклары булды. Хезмәт хакының аз булуы да, кайчакта
ерак авылларга җәяүләп барулар да куркытмады аны. Киресенчә, андый
кыенлыклар чыныктырды гына ахрысы Фәнил абыйны. Йөрәгенә көч,
каләменә үткенлек өстәде.

Саба районы Кече Шыңар авылында (1968 елның гыйнваренда)туып-үссә дә,
Теләченең үз кешесе ул! Аны Теләчедәге һәм авыллардагы һәркем таный, үз
итеп, яратып исәнләшә, хөрмәт итә. Ә ихтирамны ул әдәпле мөгаммəлəсе,
акыллы фикерләре, җылы хисле язмалары белән яулады.
Балачактан ук әдәбиятны, туган ягын яраткан егеткә туганы, танылган
журналист һәм сәхнә остасы Нәгыйм Нигъмәтҗанов, татар теле һәм
әдәбияты укытучылары, ирле-хатынлы Нәсимә һәм Айдар Гариповлар
күрше апасы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Нурисламова,
сыйныф җитәкчесе Әхтәм абый Нурисламов та мәктәп тәмамлагач та, иҗат
юлыннан китәргә тәкъдим итәләр. Әмма, Фәнил башта егетләрчә солдат
хезмәтен үтәп кайта, техник вузда да белем ала. Шулай да сәнгать, әдәбият,
иҗат рухы күңелгә бер керсә, һич кенә дә чыгарам димә. Фәнил
Нигъмәтҗанов тәвәкәлләп, Казан дәүләт университетының журналистика,
социология һәм психология факультетына укырга керә. Ә анда инде студент
егетнең күңелендә бөреләнеп яткан уй-фикерләрне ак кәгазьгә төшерү өчен
фикердәшләр, үзе кебек журналист булырга хыялланып яшәүче егет-кызлар
белән бергәләп каләм чарлый. 1993 елда кулына журналист дипломы алып,
“Мәгърифәт” редакциясенә эшкә килә. Беренче иҗат эшләрен халыкны
социаль яклау, хокук саклау юнәлешендә яза. “Татарстан яшьләрендә “Хат
юлга чакырды” рубрикасына килгән шикаять хатларын да күп тикшерергә
туры килә яшь журналистка.
“Мәгърифәт”, “Татарстан яшьләре” газетларында практика узу, андагы
танылганжурналистларбеләнэшләүиҗатымныңбашлангычындабикзур
этәргечбулды, – диФәнилабый.
Башкалабызтеатрларындагыюгарысәнгатьнеүзитсәдә, туганякның
аклыгы-сафлыгыныграктартаегетне 1994 нчеелда “Теләчехәбәрләре"
газетасынаэшкәкайта да, илһамланыпиҗатэшенә чума. Алдынгыхезмәт
ияләре,социаль
мәсьәләләр, гыйбрәтлеязмышлыкешеләртурында
ялкынланыпязаегет. Алдаәйтепүткәнемчә, журналист хезмәтефинанс
яктанбәяләнепбетмәсәдә, сайлаганһөнәренәтугрыкалып, яза да яза.
Фәнилабыйныңтормышын, хезмәтюлларынчишмәләрагымыбелән
чагыштырамкайчакта. Үткенфикерлемәкаләләрязса да, беркембелән
ачуланышмый, тавышкакерми, тынычкынахәлитәбелә ул. Нәкъчишмәләр
кебек газета укучыларкүңеленә тын гынарухибайлыкөләшә. Теләче
редакциясенәэшкәкилгәняшьхәбәрчеләрнеңдәиҗатка юлы, рухичишмә

башы Фәнил абый ярдәменнән башланды дисәм ялгыш булмас. Без, 1998-
2002 елларда эшкә килгән яшь каләмчеләр иҗатта ниндидер урын яулаганбыз
икән, мөхәррирләребез булган Нурислам Хәсәнов һәм Рөстәм Җәләлов белән
беррәттән Фәнил абыйга да рәхмәтлебез. Сүз тәмен тоярга нәкъ менә аның
киңәш-тәкъдимнәре аша өйрәндек.
Журналистикада иң зур исем
“Бәллүр каләм” премиясе дә юкка гына бирелмәде Фәнил Нигъмәтҗановка. Күп еллар буе иң четерекле темалар
авыл хуҗалыгы, социаль мәсьәләләрне яктыртып, гомерен журналистикага
багышлаган каләмдәшебезнең каләме чыннан да бәллүр! Соңгыелларда
республикадажурналистларарасында
узганбәйгеләрдәдәпризлы
урыннарныалыпкына тора ул.

2018 елда Татарстан Республикасы Президентының Указы белән аңа Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
“Әнисензурлаганкешене, ил зурлар”, дигәнәйтем бар. ӘлегемәкальФәнил
абыйгабиктә туры килә. ӘнисеНаиләапаныолылап, ярдәмләшепяшибелә
ул. Хезмәттәшебезнеңтормышында
иң сөенгәнебез
янында терәге,
илһамчыларыгаиләсебулуында. ТормышиптәшеГүзәлияханымбелән
балаларүстерәләр. Ипле, кече күңеллекаләмдәшебезнеңбубәхетенә без дә
сөенәбезһәмулбәхетнеңҗылысыкилеркөннәрдәдәгаиләучагынҗылытып
торуынтелибез.
Татарстан Журналистлар союзы әгъзасы, остазыбызФәнилНигъмәтҗановка
шушыкөннәрдә 50 яшьтула. Фәнилабыйны “Теләчехәбәрләре” газетасында
һәм “Теләчеинформ” мәгълүматүзәгендәбергәэшләгәнхезмәттәшләре
юбилее беләнихласкүңелдәнтәбриклибез. Аңасаулык-сәламәтлек, гаилә
тигезлеге, балаларшатлыгы, райондашларының, авылдашларының
ихтирамынтоеп, яшәвентелибез.
ЗәмирәСәмигуллина.

“Теләче”.- 25 декабрь, 1917 ел.

 

“Безне театр кавыштырды"

Өлешемә тигән көмешем

Фәнил Нигъмәтҗанов

Тормыш сынауларына бирешмичә, яшәү мәгънәсен, асылын – авылда төпләнеп, дус-тату гаилә коруда һәм игелекле балалар үстерүдә күргән гаиләләр күңелдә бары соклану хисләре генә уята. Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Разыя апа белән Нәҗип абый Яруллиннар да 50 ел буе әлегедәй яшәү рәвешенә тугры калып, шушы гүзәл бөтенлекне күз карасыдай саклап, бәхет нигезе гаиләдә икәнлегенә инанып яшиләр.

Узган гасырның җитмешенче елларында авыл клубы сәхнәсендә театр уйнаганда башланып киткән мәхәббәт хисләре аларны менә 50 ел инде озата килә. Еллар узган саен әлеге хис арта барып, ике кыз үстереп, хәзер исә оныклар сөеп, үстерешәләр. Үзләре үрнәгендә инсафлы булып тәрбияләнгән кызлары Гөлназ белән Айгөл бүген әти-әнисенең горурлыгы да, үрнәк гаилә тоткалары да. Икесе дә һөнәри белем алып, тормышта үз урыннарын табып, җаваплы хезмәтләр башкаралар. Алар, тормыш иптәшләре Данил һәм Марат белән, әти-әниләренә биш онык бүләк иткәннәр. Шуның дүртесе - ир, берсе генә кыз бала. Алар дигәнем, Адель, Марсель, Алсу, Дамир һәм Әмирләр. Өлкән кызлары Гөлназ Арча шәһәренең 1 номерлы мәктәбендә балалар укыта. Төпчекләре Айгөл исә уңган хуҗабикә. Ул да әнисе Разыя апа үрнәгендә Максaбaш авылы балалар бакчасында шактый еллар мөдир булы эшләде.Разыя апа үзе озак еллар дәвамында Югары Кибәхуҗа авылы балалар бакчасында мөдирлек итте. Аңарчы үзәкләштерелгән бухгалтерия челтәрен җитәкләгән. Шунысы игътибарга лаек, Разыя апа кайда гына хезмәт куймасын, әлеге оешмаларны оештырып, аларда эш башлап җибәрү вазифасы аңа йөкләнә. “Балалар бакчасында әле дә мин туплаган коллектив хезмәт куя. Ул чакта авылда яшь гаиләләр дә, балалар да күп иде. Шуңа күрә икенче төркемне дә ачарга туры килде. Эше күп булса да, күңелле итеп эшләдек, яшәдек. Әле дә бергә эшләгән хезмәттәшләр белән телефон аша сөйләшеп, аралашып торабыз, яшь чакларны сагынып искә алабыз”, - ди Разыя апа ил-көн алдында хезмәт куйган елларын искә алып. Биш оныкның дүртесе малай булу да киләчәккә Яруллиннар нәселенең тагын да артуы, ныгуы турында сөйли. Бүген дә Яруллинар төп йортта кызлары, кияүләре, оныклары һәм туганнары, нәсел-нәсәбе белән бергәләп, татар гаиләсенең асыл кыйммәтләрен саклап гомер кичерәләр. Вакытында Нәҗип абыйның әтисе Сөләйман бабай белән әнисе Зәйнәпбикә әбине кадерләп тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Өлкәннәр белән әңгәмә корып, аны кәгазь битенә теркәп барганда бәхетнең гаиләдә булуына тагын бер кат инанасың. Нәҗип абый ышанычлы, ныклы гаилә башлыгы булу белән бергә, гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлап, хезмәттә хөрмәткә ирешкән игенче-механизатор буларак та танылган шәхес. Авыл халкы аңа эшен ювелирдай оста башкарган токарь булганы өчен дә рәхмәтле. Әлбәттә, хезмәттә зур уңышларга ирешү югары үрләр яулау һәм шул ук вакытта йорт җиреңне төзек итеп тоту өчен -тылның ныклы, ышанычлы булуы кирәк. Нәҗип абыйның хәләл җeфeтe Разыя апа татар хатын-кызларына хас бөтен гүзәл сыйфатларны үзенә туплаган зыялы ханым. Икесенең дә куйган игелекле гамәлләренә рәхмәтләр күп булыр бу көннәрдә. Чөнки 5 декабрьдә аларның өйләнешкәннәренә 50 ел тула, Нәҗип абый аны тәүге тапкыр 15 май көнне авыл клубы сәхнәсендә бергә театр уйнаганнан соң озата кайта. “Безне театр кавыштырды. Ул көнне Мостай Кәримнең “Кыз урлау” пьесасын уйнаган идек. Капка төбендә озак сөйләшеп тормадык. Өйгә кердем дә киттем. Әмма йөрәккә мәхәббәт очкыны салды Нәҗип абыең. Икенче, өченче тапкыр озатканда озаграк сөйләштем. Армиягә озатып калып, аннан көтеп алдым. Хәрби хезмәттән кайткач та шактый очрашып йөрдек әле. Мин ул вакытта Казанда техникум тәмамлап, “Оргсинтез”да лаборант, соңрак аппаратчы булып эшләдем. 1970 елның 5 декабрендә өйләнештек тә, кабат авылга кайттым, - дип искә алды Разыя апа уенын-чынын бергә кушып үзләренең кавышу тарихын. Әйе, яшьлектә аларга шактый гына спектакльләрдә бергә уйнарга туры килә. Әлеге спектакльләрдә җырлы рольләрне аз башкармый алар. Хәзер алар моңсу чакларында әнә шул җырларны бергә җырлап күңел ачалар. Шулар арасында “Картаямыни соң йөрәк?” җыры еш җырлана торганы. Мәхәббәткә, тормышка чын мәдхия җырлаган әлеге җырны кем генә җырлaмый да, кем генә авыз эченнән көйләп йөрми икән?! Бигрәк тә Разыя һәм Нәҗип Яруллиннар кебек 50 ел бергә гомер кичергән, башкаларга өлге булган парлар бу очракта искәрмә була алмый. Гаилә бөтенлеген аның кыйммәтләрен саклап яшәү зур бәхет тә, шул ук вакытта олы җаваплылык та. Разыя апа белән Нәҗип абый кебек сокланырлык тормыш юлы үтеп, яшь буынга үрнәк булып торучы парлар күбрәк булсын иде.

                                                                                      “Теләче”.- 5 декабрь, 2020 ел.

 

 

 

 

 

Җисеме татар булырмы?

Туган телем - иркә гөлем

Фәнил Нигъмәтҗанов

Tелнең сакланышы турыдан-туры аралашуга бәйле. Чөнки телгә карата мәхәббәтне бары тик аралашып кына үстереп була. Туган телдә аралашу юк икән, калганы - коры сүз. Соңгы вакытта туган телебез, аңа бетү куркынычы янавы турында массакүләм мәгълүмат чараларында күп сөйләнелә. Телебезнең кабаттан икенчел телгә әйләнә баруына үзебез гаепле түгелме соң? Тегесе эшләнмәгән, бусы эшләнми, дип зарланып алырга да күп сорап тормыйбыз. Бу безне бер дә бизәми. Ә кем кoмaчay итә соң? Минемчә, берәү дә кoмaчay итми. Ана телебез дәүләт теле булып саналса да, элмә такталарны һаман да чыктым аркылы күпер принцибы белән язaбыз. Кызганыч, районкүләм җыелышларны, комиссия утырышларын, гамәли конференцияләрне, район Советы сессиясен татар телендә алып баруны гадәткә кертә алмыйбыз. Гәрчә соңгы вакытта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм TP Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе җитәкче Марат Әхмәтов таләбе белән республикабызның тармак министрлары татарча сөйләшә, җыелышларда булдыра алганча татар телендә чыгыш ясый башласалар да. Татар телен бөтенләй яки камил белмәгән министрларга татар телен өйрәнер өчен махсус курслар оештырылды. Бу яктан министрларга һәм башка җитәкчеләргә рус милләтеннән булган TP Сәламәтлек Саклау министры урынбасары Владимир Жаворонковның тырышлыгын үрнәк итеп куярга мөмкин. Милләте белән татар булып та, әмма ана телендә бер сүз әйтә алмаган татар министрларың бер якта торсын. Безнең районда исә әлегә теге яки бу җыелышта берничә генә рус кешесе утырса да, җыелышны рус телендә алып барырга мәҗбүр булабыз. Берничә татар булган булган җирдә, искәрмә ясап булса да, безгә берәү дә татарча сөйләми лабаса, Узган гасырның туксанынчы елларын сагынып искә алырга гына калды. Минем студентлык чорына туры килгән милли күтәрелеш елларының казанышы буларак, без башкалабыз Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында авыз тутырып татарча сөйләшә башладык. Аңарчы, транспортта һәм җәмәгать урыннарында татарча сөйләшкәннәргә кимсетеп карыйлар иде. “Чеплашка”, “Фу татарва” дип мыскыл итеп җибәрергә күп «сорап тормадылар. Ул чакта әкренләп республикабыз шәһәрләрендә,район үзәкләрендә татар гимназияләре ачыла башлады. Иртәрәк сөенгәнбез икән. “Балам татарча укыса, киләчәктә аны тормышта куллана алмаячак”, - дигән фикерне алга сөреп, күпләр баласын рус телендә белем бирүче мәктәпләргә, сыйныфларга бирә башлады. Кызганыч, телебезгә милли горурлыгыбыз, ана телебез, туган телебез дип карый, “миңа тормыш өчен нәрсә бирә соң ул” дигән сораудан уза алмадык. Дөреслек беркадәр әти-әниләр фикерендә дә бар. Чыннан да, туган телнең зарурилыгы дәүләт күләмендәге югарылыкта куелып, татар илендә милли мохит тудырылмаса, укыткан балаң ул телне файдалана алмаса, синең куйган хезмәтең җилгә очкан булып чыга. Әмма телебез хакында мин борчылмасам, син уйланмасаң, аны киләчәк буыннарга кем җиткерер? Берәүгә дә сер түгел, мамыктай йомшак, назлы,  тәмле телебезне һәркайсыбыз күрәләтә бозып сөйләшә. Телебездәге әлегедәй чуарлык, пычраклык кайдан килә соң? Әлбәттә, иң беренче чиратта, гаиләдә бирелгән дөрес булмаган тəрбиядән. Әти-әни, әби-бабай ничек сөйләшә, бала да лакмус кәгазедәй шуны сеңдерә, шулай өйрәнә, гадәтләнә. “Балачакта алган туган телен һәм инде тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин. Бу канатлы сүзләр бүген дә әһәмиятен югалтмый. Әти-әниләр белән тыгыз элемтә, милли мәсьәләдә үзара аңлашу кирәк. Теләче урта мәктәбендә татар сыйныфын саклап кала алманыбызның дә төп сәбәбе шундадыр. 2000 нче елларда биредә беренче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр икешәр татар сыйныфы эшләп килде югыйсә. Монда уйланырга җирлек бар. Туган телебезнең матур аһәңнәрен, бизәкләрен балаларыбыз күңеленә сеңдерү, аның нигезен, нечкәлекләрен өйрәтү бурычы, укытучыларга, тәрбиячеләргә йөкләнә. Бу хакта узган ел Казанда “Туган телдә белем бирү буенча иң яхшы практика” һәм “Туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари,мордва) белем бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы” республика бәйгеләрендә җиңү яулаган мәгариф учреждениеләрен бүләкләү тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да билгеләп үтте. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Телне яратырга кирәк. Без гаиләдә бары татарча гына сөйләшәбез. Ләкин өйдә генә сөйләшү җитми. Аны өйрәнү бакчада, мәктәптә дәвам иттерелергә тиеш. Дәреслекләр, технологияләр яхшы булсын! Тәрбиячеләр, укытучылар да туган телне яратуын балага күчерә алсын иде. Карар белән генә эш бармый.Татар телендә сөйләшергә, оялмаска кирәк! – диде ул.

Кеше ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрен саклап, үз халкының телен, тарихын¸сәнгатен белергә тиеш. Киләчәктә милләттәшләребезнең исеме татар булып та, җисеме татар булырмы? Иң борчыган мәсьәлә шул.

 

 

Алтын чыккан җирендә кадерсез

Туган телем - иркә гөлем

Фәнил Нигъмәтҗанов

Быел 25 ноябрьдә драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Җанкисәккәем” спектакленең Камал театры сәхнәсендә куела башлавына 25 ел тулды. Әлеге уңайдан театр онлайн режимда күптөрле чаралар үткәрде. Шулардан иң истә калганы – әлеге спектакльдә беренче составта уйнаган, хәзер Финляндиядә яшәүче Эльвира Садриева белән үткәрелгән әңгәмә булды. Баксаң, чирек гасыр Камал сәхнәсендә барган әлеге спектакль, режиссер Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан Эльвира Садриева һәм аның белән бергә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем алган чыгарылыш курс студентлары, республикабызның атказанган артистлары -Радик Бариев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Миләүшә Шәйхетдинова, Минвәли Габдуллин, Рамил Вәҗиев һәм халык артисты Искәндәр Хәйруллин өчен атап язылган һәм куелган булган. Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре - Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән һичшиксез аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген һәм матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган Кешелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, мамыктай йомшак, назлы телләре, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар. Ай күрде кояш алды дигәндәй, Казан шәһәрендә туып-үскән һәм зур өметләр баглаган яшь артисткабыз Эльвира Садриева шул ук Туфан Миңнуллинның “Сөяркә” спектаклендә уйнап, зур танылу алып өлгерүгә карамастан, затлы нəсел баласы Раиф Низаметдинга кияүгә чыгып, Финляндиягә китеп барды. Хәзер алар Раиф белән дус-тату гаиләдә бер ул, бер кыз үстерләр. Сер итеп кенә әйтәм, без Раифның бертуган апасы Айнур белән узган гасырның туксанынчы елларында Казан Дәүләт университетында бер чорда белем алган идек. Алай гына да түгел, Эльвира шушы ук театрның икенче бер талантлы актрисасын Әнисә Сабировага да “юл күрсәтте”. Безгә “Казан егетләре” һәм “Тагын Казан егетләре” спектакле аша яхшы таныш Әнисәбез дә Финляндиядә яшәүче милләттәшебезгә тормышка чыгып, шактый еллар инде биредә гомер кичерә. Сүз башым шүрәле иде бит дигәндәй, талантлы кызларыбызның кияүгә чыгып, чит илгә китеп барулары Камал театры, гомумән, милләт өчен зур югалту булса да, шәхси бәхетне күздә тотканда үкенечле гамәл түгел. Чөнки алар татар егетләренә кияүгә чыктылар. Ничәмә-ничә гасыр үзләренең тарихи Ватаннарыннан еракта яшәп тә үз телен, динен, гореф-гадәтләрен югалтмаган, фәкать үзләренең аң-белемле булулары һәм тырышлыклары нәтиҗәсендә генә муллыкка, бәрәкәтле тормышка ирешкән милләттәшләребез яши анда. Үзгәртеп кору еллары башлангач кына без бер-беребезне белә, кунакка йөрешә, кызларыбызны кияүгә, улларыбызны Финляндиядә үскән татар кызларына өйләндерә башладык. Хәзер алар Казанга килеп, без - татарларның җәмәгать транспортында, урамда русча сөйләшүен, кыскасы, тулысынча руслаша баруын күреп, шаккатып, борчылып кайтып китәләр. Алтын чыккан җирендә кадерсез диюләре хактыр. Алга таба да шулай дәвам итсә, татар китапларын кем укыр, татар спектакльләрен кем карар, татар җырларын кем тыңлар?! “Балачакта алган туган телен һәм инде тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин. Бу канатлы сүзләр бүген дә үз әһәмиятен югалтмый. “Тел ананың балага биргән иң зур бүләге” диелә Коръән хәдисендә. Балага туган тел, иң беренче чиратта, гаиләдә сеңдерелә. Финляндиядә яшәүче милләтәшләребез тормышның үзе тарафыннан язылган әлеге алтын кагыйдәдән һич кенә дә читкә тайпылмый. Киресенчә, гасырлар дәвамында телебезнең, динебезнең гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның бөтен матурлыгын, аһәңнәрен саклап киләчәк буыннарга лаеклы төстә тапшырып киләләр. Гәрчә мәктәпләрдә татар теле укытылмаса да. Эльвира Садриева белдергәнчә, Камал театрының Финляндиядәге гастрольләре вакытында биредә яшәүче милләттәшләребез “Җанкисәккәем” спектаклен дә бик яратып һәм теләп караган. Кызганыч, без, Татар илендә яшәп тә: “Татар теле миңа, балама тормыш өчен нәрсә бирә соң?” - дип бер-беребезгә сорау бирүдән һәм аны бозып сөйләшүдән уза алмыйбыз. Әлегедәй фикер тарафдарларына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовның фикере белән җавап бирәсе килә. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәләрнең берсендә ул: “Вакыт шуны раслый татар теле татардан башка беркемгә дә кирәкми, аны саклап калу бары тик татар халкының эше. Без бит көчле, белемле халык, үз телебезне камил белеп рус, телендә дә руслардан уздырып сөйләшергә тиеш.Туган телне тормыш ихтыяҗына алмаштыру – вак җанлылык билгесе”, - дигән иде.

 

ФәнилНигъмәтҗанов

Ата –алтын садак, ана – алтын канат

Бүгенгеяшьләребезгәөлкәннәравызыннаншактыйгына сүгү,гаепләүсүзләреишетергә туры килә. Янәсе, хәзергеяшьләр ялкау, каты бәгырьлеһәмбашкалар. Шундыйраксыйфатларныөяләргенәяшьләрөстенә. Дөрес, өлкәннәребезнедәаңларгабула, сүзләрендәхаклык бар. Аларавырсугыш, аннансоңгыилнетөзекләндерүелларындабер караңгыданикенче караңгыгакадәруракурган, урман кискән, черекбәрәңгеашапҗан асраган, зур түземсезлекбеләнирләрнең, әти-абыйларыныңфронттанкайтуынкөткәнбуынич! Сүзәйтсәләрдәәйтерлекләре бар.

Әйе, соңгыдистәелдадөньяныңтәһарәтечуалды. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезтәрбияләнгәнидеаллар юкка чыкты. Аңаалмашкакыйбласызадашканбуынкилде. Өстәвенә, моңадәвалапбулмыйторган наркомания, алкоголизм кебекзаманчирләредәкушылды. Билгелеинде, ата-улны, ана-кызныбелмәгәнҗәмгыятьтәяшәпүзеңбулып калу, гадел, туры юлны табу hай ла авыр. Ни генәәйтсәңдә, бушаукымгаавыляшьләребирешмиәле. Галижанәп-авыл да үзкөненүзекүреп, ата-баба нигезенныгытып, нәселарттырып, халкыбызныңасылгореф-гадәтләрен түкми-чәчми, киләчәкбуынгаилтүче, тыйнаккынатормышбеләняшәүчегаиләләр аз түгел. Газета укучыларыбызныәнәшундыйгаиләләрнең берсе беләнтаныштырыпкитәсемкилә. Алараланлылар Ренат һәм Алсу Гариповлар.

Шөкер, аларныңбүгенгетормышларытүгәрәк. Уртаккуаныч, өйнең яме булыпулларыИнзирүсепкилә. Күзтиякүрмәсен, тфүтфү... Беренчекарашкабуяшьгаиләнеңбашкаларданберниндиаермасыюккебек. Эшлиләр, ашыйлар, йоклыйларһ.б. Кыскасы, татар авылыныңгадигенәберяшьгаиләсе. Әммаүзләренкүреп сөйләшкәч, күңел җепләрентарткалагач, буберьяклыгынабәяләмәдәншундуккирекайтасың.

Ренат үзе "Алан" хужалыгындатракторчыбулыпэшли. Менәике ел индеулэкскаваторлы ЮМЗ-6 тракторын егәрли. Мәсәлән, Күкчәавылындагы газ торбаларыөченчокырны Ренат казыган, күмдергән. Бикҗаваплызуртөгәллекексорый, тизялыктыра, сирәкләр генә башкара ала торганхезмәт. ӘммаРенатыбызбирешми, эшнеюгарысыйфатбелән билгеләнгәнвакыткатәмамлый. Балачактанэш сөеп үскән,  армияелларында- Германияда БМП иярләгән "механик-водитель"гәмалмыниул?! Шулайбулмаса, яшькенәкилешаккирпечтән,  матуритепйортҗиткереп, каралты-куралар төзепчыгаалыридемеикән?.. Кыскасы, өлгерегет  Ренатузган ел урактакатнашыпДОН  1500 комбайны белән 5 меңцентнергаякынашлыксуктыругаирешкән. Комбайныныңватылуыгынааныҗинүчеләр рәтеннән төшепкалырга мәҗбүриткән. Быелгыуракканыклап хәзерләнә Ренат, исәбе - биккүпашлыксуктырып, алдынгыурыннарныяулау. Комбайнын да "Сельхозтехника" район берләшмәсендаүзеремонтлаган. Туганавылында, туганхужалыкта Ренат әлеөченчеелынгына. Аңарчы жиде ел чамасы "Агрохимсервис" акционерлыкҗәмгыятендә T-150 тракторындаэшли. Анда да йөзенәкызыллыккитерми, үзенә йөкләнгәнкөндәлекхезмәтнеҗиренәжиткерепбашкара. Эшкүрсәткечләре дәюгарыбула. Шулайбулса да, уляңадантуганавылынакайта, нигезныгыта. Кем әйтмешли, туганйорткакайтуныңоятыюканың. Ренат кебекэшсөйгәнуе, гаме, дине-денебулганегетләрберкайда да югалмыйлар. Авылда да, шәһәрдәдә, галәмдәдә (монысышаяру). Аныңкулытөзелеш, агачэшләренәдәябышып тора икән. Йорт-җирне, абзар-кураны да әтисеӘнвәрабыйбеләнбергә-бергәтөзепчыкканнар. Күрәсең, эшсөючәнлек, башлаганэшнеахрынакадәрҗиткеру, аз сөйләпкүпэшлүкебексыйфатларРенаткаӘнвәрабыйбеләнәнисеФирдәвесападанкүчкәндер. Икеседәгомер буе терлекчелектәэшләп, хөрмәтказаныплаеклыялгачыккан ил карт карчыклары. Биккешелекле, яхшымөгаләмәлекешеләр. Үземнедәяктыйөзләре, тәмлетелләребеләнкаршыалдылар.

Киленнәре Алсу да кайнанатуфрагыннан. ӘлегәнәниИнзирнетәрбиякыла, декрет ялынакадәрбалаларбакчасындатәрбияче, пешекчевазифаларынбашкарган, Алсуныңйөзеннәнмәңгеелмаюкитмәс, гадилек, эчкерсезлек, әйтепбетергесезкунакчыллыкхасаңа. Ренат беләнегет-кызбулыпшактый йөриләралар. Бер-берсенсынап, авырлыкларныүткәрергаөйрәнгәчөйләнешәләралар. Алсу да Айдантөшмәгән, түбәнөчкызыгына.

Әнәшундыйул мин белгәнһәмсезгәсөйләргәтеләгәнГариповларгаиләсе. Ренат һәм Алсу, киләчәктәдәсезгәюгарыдасанапүткәнсыйфатларыгызныҗуяргаязмасын,алда да гелшундыйакыллы, төпле, ярдәмчел, эчкерсез, гади, эш сөючән, ата-ананыкадерләп-хөрмәтләпторучыүрнәкгаиләбулыпкалыгыз. Яхшыкүңелле, гаделхезмәтне сөйгәнкешеләргәматур, ихластеләкләрдәҗәлтүгел. Сездәйләрбеләнмилләтебезтулыланып, куәтләнеп, сафланыпторсын. Әнвәр абыйбеләнФирдәвесапакебексездәИнзиргәберегез алтын садак, икенчегез алтын канат булыгыз, гөрләпяшәгез, алдыгызгакуйганhәpмаксатыгызгаирешегез.