Центральная библиотека

Дамира Миннебаева

 

Дамира Миннебаева

Миннебаева (Мифтахова) Дамира Рамил кызы, 1970 елны Теләче районы Урта Мишә авылында, язгы ташулар аккан вакытта, нәкъ әнисенең туган көнендә дөньяга килә. 1977 елда авылдагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Аннары Баландыш сигезьеллык, Иске Җөри урта мәктәпләрендә белем ала.
1992 елда КДУның журналистика факультетын тәмамлап, «Мәгариф” нәшриятында ике ел корректор булып эшли. 1994елда Җәнәй авылы егете Марат белән гаилә корып җибәрәләр. Бүгенге көндә улы Айзат, кызы Ләйсән Казан Федераль университетында белем алалар. Дамира биш ел Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә балалар укыта. Аннары Олы Мишә урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы буларак, “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәген җитәкли. Ун елдан артык инде Олы Мишә балалар бакчасында мөдир вызыйфаларын башкара.
Дамира Миннебаева мәктәп елларыннан бирле район газетасы белән хезмәттәшлек итә. “Идел”, “Мәйдан”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларында, “Ватаным Татарстан”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында шигырь һәм язмалары дөнья күрә. 2016 елда аның “Апрель кызы” дигән шигырьләр җыентыгы чыкты. Бүгенге көндә дә буш вакытларында төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. 2018 елда “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының Татарстан язучылар берлеге белән игълан иткән “Әдәби карта” бәйгесендә, тезмә әсәрләр номинациясендә беренче унлыкка керә. Быел шул ук бәйгедә беренче урынга лаек дип табыла. Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

                                                                                                 Әни киңәшләре

Олы Мишә-туган төбәгем                                           Искә төшә икән әни ешрак

Олы Мишә- туган төбәгем,                                           Арта барган саен яшебез.

Авылым, дип тибә йөрәгем.                                         Әйтерсең лә без һаман да әле

Һәр сукмагы якын, үз итеп                                            Әни белән бергә яшибез.

Сәлам бирә талы, тирәге.                                             Хәзер инде менә үзебез дә

                                                                                        Балалар дип –янып көябез

Урамнарын кат-кат урыймын,                                      Бу урында әни нишләр иде,

Авылыма бәхет юрыймын.                                           Нәрсә әйтер иде диябез.

Матурлана, урам, йортлары,                                        Күз алдында тора әниемнең

Балкып торсын һәрчак утлары.                                    Орчык кадәр генә гәүдәсе.

                                                                                        Әни әйткән гади киңәшләрнең

Җанга дәва кирәк дисәләр,                                           Алтынга тиң булган һәммәсе!

Агып тора күпме чишмәләр!                                         Тыңламыйча әни әйткәннәрне

Ниләр сөйләр иде агымсулар                                       Бер дә юкка кайчак кыйналдык.

Кешеләрнең серен чишсәләр?                                      Ничек дөрес булган әни сүзе!

                                                                                        Яши – яши шуңа инандык.

Алып китсә әгәр юлларым,                                           Акыллырак әти –әнидән дә

Анда калыр барыбер уйларым.                                   Тоеласың никтер яшь чакта

Монда минем яшьлек дусларым,                                 Ярый әле яхшы киңәшләрен

Монда булсын эчәр суларым.                                      Калдырганнар чорнап колакка.

                                                                                        Кирәк чакта тартып алабыз да,

Еллар узган саен җаныма                                             Хәзер менә шуны сүтәбез.

Тоям һәрчак аның кирәген.                                           Әни киңәшләрен истә тотып

Олы Мишә-туган төбәгем,                                            Әби булыр яшькә җитәбез.

Авылым, дип тибә йөрәгем.

Дамира Миннебаева

  

 

Теләче 25 еллыгына

Теләче – туган ягым

 

Теләчедә туган əби-бабам,

Мин дә яшим шушы төбәктә.

Теләчегә булган хисләремне

Әйтим әле кайнар йөрәктән.

 

Монда якын миңа һәрбер кеше –

Таныш йөзләр, якын туганнар.

Дусларның да иң-иңнәре монда –

Хәлләремне белә торганнар.

 

Күңелемә табигате якын-

Күрче, күпме монда чишмәләр!

Мишәсенә кайткан кыр казлары

Язын сәлам биреп китәләр.

 

Сабантуйлар гөрли җәйләр җитсә –

Батырлары тота мәйданны.

Теләчедә кызлар бигрәк матур —

Җир кызымы болар, айданмы?

 

Бер күз салсаң иген кырларына,

Киңлегенә хәйран каласың.

Урманында йөргән чакларыңда

Йөрәгеңә дәва табасың.

 

Күпме яңалыклар хәзер бездә

Төзелешләр, юллар салына.

Урамнарда яңа йортлар калка

Ничек җитешәләр барына?

 

Яши монда уңган, эшчән халык

Тормыш көтә, җирне матурлый.

Теләчене зурлап җырчылары,

Туган җиребезгә дан җырлый.

 

Күпме зыялылар чыккан бездән

Саный китсәң, исең китәрлек.

Язучымы, җырчы, галимме ул

Ул безнеке, алыйк күтәреп.

 

Бер килгәннәр тагы кабат кайта

Теләчене килеп күрсәләр.

“Теләчедән” диям горурланып

Син кайдан соң, әгәр дисәләр.

 

Үз җиремдә яшим иркен сулап.

Һавасы да шифа җаныма.

Сөенәмен яуган яңгырына,

Жирен аклап төшкән карына.

 

Теләчедә — минем туган җирем,

Тәпи киткән тәүге эзләрем.

Язсын иде туган җирләремдә

Үткәрергә гомер көзләрен.

                                                 

Дамирә Миннебаева