Айгөл Имамиева

Айгөл Имамиева
Мин, Имамиева (Шәймәрданова) Айгөл Русил кызы, 1986 елның 14 июлендә Теләче районының Күкчә авылында эшче гаиләсендә дөньяга килгәнмен.
1993 елның 1 сентябрендә Күкчә башлангыч мәктәбенең 1 сыйныфына укырга кердем, ә 1997 елда 5 сыйныфка укырга Алан урта мәктәбенә төштем.
Мәктәптә иң яраткан фәннәрем – татар һәм рус әдәбияты, француз теле. Буш вакытларымда китаплар укырга яратам. Аерып алганда, татар язучыларыннан Гаяз Исхакыйны, Фатих Әмирханны, рус язучыларыннан Ф.М. Достоевскийны һәм чит ил язучыларыннан А. Дюма әсәрләрен бик яратып укыйм. Шулай ук миңа Һади Такташ иҗаты да ошый. Шигырь язу белән чын – чынлап “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгендә шөгыльләнә башладым.
2003 елда Алан авыл хуҗалыгы лицеен тәмамлап Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кердем. 2009 елда кулыма диплом алдым.
Өмет.
"Беркайчан да" диеп теккән җөйнең
җепселләре шартлап өзелде.
Мәңге әйтмәс сүзләр телдән очып,
Эзен җуймас юлга тезелде.
Янгын эчендәге ялкын булып
Дөрләп-дөрләп янды мизгелләр.
Төтен булып офыкка таралды
Чынга ашмас, хыялдагы мәл.
"Беркайчан да алай булмас"-,димә,
Нурың җуйма, күпме әрнеп тә.
Йөрәгеңдә азрак урын калдыр
Киләчәктә очрар бәхеткә.
Юлсызга.
Исәр җилләр чәчләремне
тузгый синең куллар булып.
Бөртек сабыр, соңгы чиге,
ах, йөрәгем,сулык-сулык...
Тамчы сабыр, җәйге челлә,
Җан түрендә ком бураны.
Адашыплар шунда йөри
иң якыны, үз булганы.
Җилләр телсез, куллар салкын,
ком бураны алдаганмы?
Җаным сабыр һәм эндәшми,
миңа булмас язмаганы.
Ай читендә.
Туфлиемне бауларыннан айга асып,
Сүзсез генә карап ятам йолдызларга.
Күкнең яры ераклаша күз алдымнан,
Йокы баса. Ирендерә уйланырга.
Ә йолдызлар, миннән никтер көлеп,
Кар атышып уйный караңгыда.
Төнге буран җыры җанны сара,
Кояш биттән үпкән чаклар сагындыра.
Мин җәй кызы-ялан аякларым
Өшегәнне сизми айны күзлим.
Ә йолдызлар... ә йолдызлар белми-
Яланаяклы кыз җанга тынлык эзли.
Мәңгегә яныңда калырмын...
Диңгезләр күк белән тоташкан,
Матурлык күзләргә нур элә.
Синең күк, онытылмыйм, дип, ахры,
Ашыгып күңелгә үрелә.
Дулкыннар иркәли тәнемне,
Онытылып омтылам түренә.
Диңгезнең зәңгәрсу күзләре
Нәкъ синең караштай күренә.
Бөтереп бирәзә кочакта,
Диңгезем, яратчы, сагындым!
Китсәм дә ярыңнан еракка
Мәңгегә яныңда калырмын.
Нокта.
Куптарып җанымның төбеннән
урының бушаттым мәңгегә.
Тамырсыз агачтай корыдым.
Ямаулык эзләмим күңелгә.
Элпә боз ярамның күлмәге
эремәс назларга төреп тә.
Чайпалып түгелгән бөтенлек
яңармас, күз яше түгеп тә.
Юк итәм хисләрем касәсен,
Ярамның шифасы вакыттыр.
Хушлашу - мәрсия сөюгә.
Һәм нокта. Сүзләрең артыктыр.
*******
Тау идең. Ишелеп,түмгәккә калганда
Күзләрең болытка бактылар.
Хәтереңдә күкрәгән чакларың уянды-
Болытка ияреп актылар.
Тау идең. Җаныңда кузгалган гарасат
Тигезләп тирә-як җиһанны
Җимерде тымызык күл кебек дөньяңны,
Хәзерсоңяныңда кем калды?!
Тау идең. Яу булды. Галәмнәр селкетеп,
Теләдең акларга рухыңны.
Үз-үзеңне җиңдең. Бәясе-ялгызлык.
Юл алган үз кыйблаң шушымы?!
Бер уй.
Уйларымны иләк аша сөзеп,
Бер киштәгә тездем тәртипләп.
Фикер җебем берсе адашты да,
Тынгы бирми, булмый бер нишләп.
Бер уй җебем чуалып калды да,
Бутады сөрешен дөньямның.
Син сүрелеп сүнгән. Җавап эзлим.
Син янганмы? Ә мин? Кем янган?
Таяндым да уемның биленә,
Күзем йомып мирдән ваз кичтем.
Уем сөзентесе һаман уяу.
Ул янучы... Түгелдер ич мин?!
Уйлар учагында дөрләп янам,
Фикер дәфтәремдә нокта юк.
Адашканы тынгы бирми җанга,
Шул көйдерә. Сине уйлау - ут.
******
Каты чәй күк караңгы бу төнем
Чокырым төбендә суынган.
Күңел йортым тыныч, шылт та итми
Үз-үземнән качтым мин шунда.
Чынбарлыкның караңгы таплары
Төшләремнең юды ләззәтен.
Тере кеше генә елый ала,
Күреп тормыш бәхет-михнәтен.
Зинһар,тынычлыкта калдырыгыз!
Иске пәлтә кебек таушалдым.
Көзгедәге телсез, моңсу сүрәт
Миндә генә. Бик соң аңладым.
Арган йөрәк инде кабына алмый,
Дөрләп янмый ут кызуыннан.
...Каты чәй күк бу караңгы төнем
Чокырым төбендә суынган.
Уяну.
Безнеңтормыш, ахры, тоташ ялган.
Якты киләчәкнең шәмнәре
Үлер-үлмәс пыскый фитилендә
Беткән ихласлыкның кадере.
Безнең тормыш тоташ ялган икән!
Күзләр сукыр, шуны күрмәгән...
Йокысыннан уянса халәтем-
Дөнья пычрак, дөнья керләнгән...
Караңгыда кармаланып атлап
Бәндә сукыр. Тәүбә күмелгән.
Күңел керен кырып юсаң гына
Зәгыйфь аваз чыгар түреннән.
Күзләр сукыр...
Тормыш тоташ ялган...
Үз-үзеңне алдап күнегелгән...
Җилнең җанын эзләдем...
Җилнең җанын эзли-эзли
Бөреләргә сүз каттым.
Исем китте: алмагачлар
Чәчәк аткан ап-актан.
Җилнең җанын тоям, диеп
Дәрья суында актым.
Дулкын дәшмәс булды миңа,
Җил кочагында ахры.
Җилнең төсен күрим,диеп
Болытларга сарылдым...
Җилнең җаны миндә икән -
Бүген шуны аңладым.
Бүтән эзләп тормам инде,
Күңелем - җил оясы.
Җилле җаннар мин генәме?
Эх, давыллап куясы!
Шуны сорый дөньясы...
Каршылык.
Мин үз-үземә җәһәннәм,
Үз-үземә җәннәтмен.
Каннар кайнар, хисләр кыза
Сиңа шуңа рәхмәтем.
Караңгылык кояшы – ай,
Кышның челләсе – ак кар.
Җәһәннәмем җәннәтендә
Бары сиңа урын бар.
Гонаһланып, газапланып
Уттан – суга. Без-ярлар.
Кемгә кирәк бу мәхәббәт?!
Бер-беребезгә хаксыз пар...
Үпкәләр өтә җаннарны
Бер җәһәннәм,бер җәннәт.
Шул җәннәтнең түрләрендә
Киләчәксез мәхәббәт.
Көтү.
Мин акылдан язам!!!!
Керфекләрем
күккә кадап, язны көтәм.
Ә бит кышкы юллар-
язга илтә.
Бу-өметем!!!
Бураннары тилертәләр!!
Кар бөртеге
кадала да, җанны өтә.
Кулым туңа-кисәкләргә
телеп җанны утка ягам.
Көтәм.
Бу кыш акылдан яздыра!!!
Ачуымнан,
каргый-каргый язны көтәм.
Тиле йөрәк сукмак сала
Таптый-таптый каткан карда:
"көтәм..."