Центральная библиотека

Яхья Абдуллин

 

 

Яхъя Абдуллин

(09.01.1920 – 04.01.2006)

     Яхъя Абдуллин – күренекле татар галиме, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы һәм тарих институтының баш гыйльми хезмәткәре, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләк лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны.

    Яхъя Габдулла улы Абдуллин 1920 нче елның 9 гыйнваренда Теләче төбәгенең Олы Кибәхуҗа авылында туа.

 Авылда крестьян гаиләсендә туып үскән Яхъяның беренче хезмәт адымнары да 1936 елда Теләче район газетасы редакциясендә ясала. Бераз соңрак – Алабуга политмәгариф мәктәбе студенты, Брянскида урнашкан хәрби – сәяси училище курсанты.

   Яхъя Абдуллин Сталинград фронтының 62 нче армиясе составында сугыша, яраланып госптальгә эләгә. Савыгып та җитмәстән, ул тагын – бу юлы Ленинград блокадасын өзү өчен кораллы бәрелешләрдә, Балтыйк буе, Польшаны алу өчен һәм ниһаять Берлинны штурмлау һөҗүмнәрендә катнаша. Аның күкрәгендәге “I – дәрәҗә Ватан сугышы” һәм ике “Кызыл Йолдыз” ордены – шул сугыш – гарасатларда кыюлык күрсәтү истәлеге. Шулай итеп, 25 яшендәге егет, сугыш җәһәннәменең газаплы юлларында кырыс тәҗрибә туплап, туган җиренә кайта.

   Сугыштан соңгы 1945 – 1959 нчы елларда Яхъя Абдуллин КПССның райком, аннары Казан шәһәр комитеты секретаре вазифасын башкара, район һәм шәһәр советына депутат итеп сайлана. Шул ук вакытта Казан юридик институтында һәм Иҗтимагый фәннәр академиясенең (Мәскәү) аспирантурасында югары белем ала.

   1957 нче елда “Каутскийның Дәүләт теориясен тәнкыйтьләү” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Моңа кадәрге чорда булачак фән эшлеклесе әле тулысы белән диярлек язмыш сукмагыннан бара. Шуның белән бергә әкренләп үз хезмәтенең асылына төшенүгә таба юнәлеш тота.

   Тормыш исә Яхъя Абдуллинны, үз урыны хакында эзләнүләр сукмагына илтеп ташлый.

   1959 нчы елдан ул Казан ветеринария институтында фәлсәфә укытуга күчә, доцент дәрәҗәсен ала.

 

  •   Беренче хезмәт адымнары 1936 нчы елда Теләче район газетасы редакциясендә ясала.
  •   25 яшендә сугыш сугыш җәһәннәмнәренең газаплы юлларында кырыс тәҗрибә туплап, туган җиренә кайта.
    • Казан юридик институтын 1952 нче елда;
    • КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен 1957 нче елда тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша;
    •  1945-1959 нчы елларда Яхъя Абдуллин КПССның райком, аннан соң Казан шәһәр комитеты секретаре вазифасын башкара. Район һәм шәһәр советына депутат итеп сайлана.
    • 1959-1971 нче елларда Казан ветеринария институтында укыта;
    • 1971-1996 нчы елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире, директор урынбасары, директор;
    •  (1982-1986 нчы елларда), баш фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара;
    • Яхъя Габдулла улы 1997-2001 нче елларда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре була.
    • Яхъя Абдуллин 2006 нчы елның 4 гыйнварында Казанда вафат була. Казанда “Татар зиратында” җирләнгән.