Центральная библиотека

Васил Гарифуллин

Гарифуллин Васил Заһид улы

 

Журналист, галим, филология фәннәре докторы (1999), профессор (2000), Казан (Идел буе) Федераль университетының Социаль - философия фәннәре һәм гаммәви багланышлар институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли глобаль медиа кафедрасы мөдире (2018 елдан), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2008), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2012).    

 

    Васил Гарифуллин 1961 елның 1 октябрендә Теләче районы  Югары Кибәхуҗа авылында туа. Ул кече яшьтән үк туган телне һәм әдәбиятны яратып үсә, иҗатка тартыла. Шигырьләре һәм мәкаләләре белән республика балалар матбугатында, район газетасы битләрендә чыгыш ясый. Язучы Газиз Нәбиуллин җитәкләгән “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсендә эшли.

1978 елда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганнан соң Васил Казан Дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Студент елларында татар филологиясе бүлеге галимнәре Фәрит Юсупов, Хатыйп Миңнегулов, Флёра Сафиуллина җитәкләгән диалектологик һәм фольклор экспедицияләрендә катнаша. Интервью жанрының тел - стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган диплом эше яклый. 

1983 елда университетны Кызыл диплом белән тәмамлый, шул ук елны Татарстан телевидениясенең авыл хуҗалыгы тапшырулары редакциясендә, соңрак “Хәбәрләр” программасында эшли башлый. Мәскәүдә Бөтенсоюз телевидение һәм радио хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында белемен камилләштерә. 

1986 елда Васил Гарифуллин Казан Дәүләт университетында аспирантурага укырга керә. Күренекле галимә Диләрә Гариф кызы Тумашева мәктәбен узганнан соң, 1990 елның февралендә, яшь галим Г. Ибраһимов исемендәге тел әдәбият һәм тарих институты каршындагы советта “Хәбәри жанрларның композицион-сөйләм һәм модаль-темпораль төзелеше” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1994 елдан татар журналистикасы кафедрасы доценты булып эшли.  1994 елда – Яшь галимнәр арасында үткәрелгән “XXI гасыр интеллекты” республика конкурсында җиңүче;

1998 елның гыйнварында КДУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана.  1995 елда – “Россия университетлары” программасы буенча уздырыла торган фәнни эшләр конкурсында грант иясе;

1999 елның гыйнварендә Васил Гарифуллин Казан Дәүләт университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана;

2000 елның март аенда аңа проффессор дигән гыйльми исем бирелә;

2002 елда – Васил Заһид улы Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультеты деканы итеп сайлана;

2018 елдан - Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль - фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире.

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши.