Центральная библиотека

Сәидә Зыялы

 

Сәйдә Зыялы

(27.03.1941)

   «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1991);  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1992).  “Рухият” фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2015).

   Шагыйрә һәм проза әсәрләре авторы Сәйдә Зыялы (Сәйдә Закир кызы Зыятдинова) 1941 елның 27 мартында Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә. Ул туып күп тә үтми, сугыш башлана, әтисе Закир абзый фронтка китә һәм шул китүеннән инде кире кайтмый – сугыш кырында ятып кала. Шуңа күрә Сәйдәнең балачагы һәм үсмер еллары ятимлектә, күп яшьтәшләренеке кебек ачлы-туклы, күз яшьле авыр тормыш кысаларында уза. Шулай да белемгә омтылыш аны тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтә: туган авылында – җидееллык, күрше Олы Нырсы авылы мәктәбендә урта белем алып, ике ел колхозда эшләгәч, 1963 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. 1968 елда университетны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан Министрлар Советы каршындагы архив идарәсендә кече фәнни хезмәткәр булып эшли, аннары күңеле тарткан, хыялында күптән йөрткән эшкә – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә, соңга таба редакциянең бүлек мөдире вазифаларын башкара. Язучының беренче әдәби әсәрләре дә нәкъ менә шушы газетада эшләгәндә дөнья күрә башлый. Ул 1977 елда Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителә.
1983–1992 елларда С.Зыялы «Сөембикә» журналында әүвәл әдәбият бүлеге мөдире, аннары журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта бер-бер артлы «Тугрылык», «Саба җиле» дигән поэмалары һәм шәлкем-шәлкем шигырьләре басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан һәм яшь авторларның әсәрләре тупланган «Беренче карлыгачлар» җыентыгында «Җыелмаган җиләк» дигән гомуми баш астында шагыйрәнең бер бәйләм шигырьләре урнаштырыла, 1991 елда исә «Айның тулган чагы» исемле беренче мөстәкыйль шигъри китабы дөнья күрә. 
С.Зыялы проза әсәрләре – повестьлар («Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту»), хикәяләр («Юл читендә», «Буранлы төн», «Ике дөнья арасы», «Ачылмаган бөре», «Сыну», «Яз салкыннары» һ.б.), публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Үзенчәлекле әдәби образлар һәм вакыйгалар аша үзенең тормыш гаме, яшәү мәгънәсе турындагы уй-фикерләрен, фәлсәфи карашларын гәүдәләндергән бу әсәрләрнең бер өлеше аның 2001 елда нәшер ителгән «Кайнар сукмаклар» исемле проза китабында урын ала. 

Казан шәһәрендә яши.