Центральная библиотека

Нургали Булатов

Нургали Булатов

(28.07.1939)

   Татар журналисты, танылган каләм иясе, Россия Федерациясе һәм  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1999, 1991). 

     Булатов Нургали Хөсәен улы 1939 нчы елның 28 июлендә ТРның Теләче районы Алан авылында туа.

   Университет бетергәч Кукмара районының Зур Сәрдек урта мәктә­бендә тарих фә­нен укыткан.  "Яшь ленинчы", "Социалистик Татарстан" газеталарында эшли. Татар генералларын халыкка таныту өстендә зур эшчәнлек алып бара.

   Татарлар арасында күренекле хәрби һәм сәясәт эшлеклеләренә, Татарстанның танылган мәдәният һәм фән эшлеклеләренә багышланган хезмәтләр һәм “Авыл иртәсе” (1990), “Йолдызлы йолдызлар” (2000) исемле китаплар авторы.