Мәхмүт Максуд
Мәхмүд Максуд
(15.01.1900 - 10.11.1962)
Әдәбият өлкәсендәге күпкырлы иҗади хезмәтләре өчен М.Максуд 1957 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Максуд (Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов) 1900 елның 15 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында мулла гаиләсендә туа. Биш-алты яшендә әти-әнисеннән хәреф танырга өйрәнә һәм кечкенәдән үк китап укырга һәвәс булып үсә. 1909-1914 елларда Кышкар мәдрәсәсендә укый, аннары Арчадагы ике сыйныфлы рус-татар мәктәбендә һәм 1916-1918 елларда Малмыж шәһәрендәге Югары-башлангыч училище дип йөртелгән уку йортында гомуми урта белем ала.
Мәктәптә уку елларында татар һәм рус язучыларының әсәрләре белән якыннан таныша, үзе дә каләм тибрәтә башлый. Романтик рухлы, революцион идеяләр белән мавыгып канатланган унҗиде яшьлек егет большевикларның халыкка азатлык, милли хөрлек вәгъдә иткән 1917 елгы инкыйлабын дәртләнеп һәм чын күңелдән ышанып кабул итә. 1918 елның җәендә ул Мәскәүгә китә һәм Үзәк Мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарыла торган «Чулпан» газетасы идарәсендә тәрҗемәче булып эшли башлый. Шунда яшь журналистның «Бәйрәм җитә» исемле беренче хикәясе басылып чыга.
1918 елның ахырында, «Чулпан» газетасы чыгудан туктагач, М.Максуд яңадан Малмыжга кайта һәм берничә ай «Ярлылар тавышы» исемле өяз газетасында эшли. Шул чорда ул комсомолга керә, комсомолның өяз комитетына әгъза итеп сайлана, ә 1919 елның май аенда үз теләге белән Кызыл Гаскәргә язылып, Гражданнар сугышына китә, Нократ (Вятка) елгасы ярларыннан алып Көнбатыш Себер далаларына кадәр сугышчан юл уза, фронт шартларында күп кенә патриотик шигырьләр («Корал алам», «Бөек идеал өчен», «Изге максатка таба» һ.б.) һәм кызыл гаскәриләрнең образларын романтик күтәренкелек белән тасвирлаган, әдәби тәнкыйтьтә бик еш макталып, соңыннан мәктәп дәреслекләрендә урын алган «Изге көрәшкә», «Сагынам, сөям сине, туган илем!» кебек нәсерләрен иҗат итә.
1921 ел башында М.Максуд кабат Мәскәүгә юл тота һәм бөтенләйгә шунда төпләнеп кала. 1922.1934 еллар арасында ул Мәскәүдә татар телендә чыккан газета-журнал редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, СССР халыклары үзәк нәшриятының татар әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. Шул елларда, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Мәскәү дәүләт университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1934 елдан – профессионал язучы, сугыш башланганчы, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Мәхмүд Максуд 1939 елда Көнбатыш Белоруссияне СССРга кушу кампаниясендә катнаша, рус телендә чыккан дивизия газетасының хәрби корреспонденты вазифаларын башкара.
Ватан сугышы башлангач, 1941 елның җәендә М.Максуд, гаскәри хезмәткә алынып, батальон комиссары, сәяси бүлек агитаторы, татар телендә чыккан «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасының баш мөхәррир урынбасары сыйфатында сугыш беткәнчегә кадәр алгы сызыкта була, хәрби хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 елны Казанда әдипнең «Үч һәм нәләт җыры» исеме белән фронт шартларында иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләре тупланган җыентыгы басылып чыга.
Сугыштан соң М.Максуд, нигездә, публицистика, очерк һәм тәрҗемә жанрларында активрак эшли. Әдипнең кырыгынчы еллар ахырында һәм илленче еллар дәвамында басылып чыккан «Яңа шәһәр һәм аның кешеләре» (1949), «Безнең мехчылар» (1952), «Тынычлык вахтасында» (1955) кебек китапларында Татарстан сәнәгатенең үсеше, шәһәрләрне төзекләндерү, яңаларын салу эшләре, хезмәт кешеләренең конкрет эш-гамәлләре турында сөйләнә.
Мәхмүд Максуд – тәрҗемә өлкәсендә даими һәм нәтиҗәле эшләгән язучыларның берсе. Сәяси әдәбиятмы, матур әдәбиятның проза яки поэзия жанрымы, һәр өлкәдә әдип-тәрҗемәченең хөрмәт белән тәкъдир ителерлек зур хезмәте бар. Утызынчы-илленче еллар дәвамында аның тәрҗемәсендә поэзиядән А. Пушкинның «Су кызы» («Русалка») поэмасы, «Саран рыцарь» трагедиясе, Һ.Һейненың «Германия» поэмасы, Беранженең «Җырлар»ы, Гетеның «Фауст»ы, Н.Некрасовның берничә поэмасы, прозадан Ромен Ролланның «Кола Брюньон», Лион Фейхтвангерның «Оппенгеймнар гаиләсе», И.Тургеневның «Рудин», Л.Толстойның дүрт томлы «Сугыш һәм тынычлык» һәм ике томлы «Анна Каренина», М.Горькийның «Ана» романнары, Низаминың «Ләйлә белән Мәҗнүн» поэмасы, Абайның «Шигырьләр һәм поэмалар»ы һ.б. басылып чыга.
М.Максудның иҗат мирасында публицистика, очерк характерындагы әсәрләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемә проблемаларына, Г.Ибраһимов, Ә.Фәйзи, М.Җәлил, Ф.Кәрим кебек әдипләрнең иҗат эшчәнлекләренә багышланган тикшеренүләр, истәлек язмалары да шактый урын били.
Ул 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат була һәм шунда җирләнә.