Центральная библиотека

Габдулла Галиев

Габдулла   Галиев

(20.06.1920 1941)

 

       Габдулла Гали улы Галиев 1920 елның 20 июнендә Татарстан Республикасының Теләче районы Шәдке авылында мөгаллим гаиләсендә туа. 1935 елда Шәдкедәге җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп педагогия институты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана. 1939 елда Татарстан дәүләт нәшриятында яшь авторның «Яшел бөреләр» исемле зур булмаган шигъри китабы дөнья күрә, тагын бер елдан (1940) «Үсәбез» дигән озын шигыре аерым китапчык булып басылып чыга.

         Габдулла Галиев, 1939 елда гаскәри хезмәткә алынып, Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугыш хәрәкәтләренең алгы сызыгында була.

        1941 елның сентябрь аенда Украинадагы Каменец-Подолский шәһәрен саклау өчен барган бәрелешләрнең берсендә ул дошман пулясыннан һәлак була.

        Г. Галиевнең әдәби иҗатыннан бер төркем шигырьләр С. Шакир төзеп чыгарган «Алар сафта» (1961, 1985) исемле җыентыкта урын ала.