Центральная библиотека

Фәрит Хатыйпов

Фәрит   Хатыйпов

(01.01.1948)

   Музыкант, концертмейстер – аккомпаниатор, композитор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты (2013, 2014)

   Хатыйпов Фәрит Гәнәфи улы 1948 елның 1 гыйнварында ТРның Теләче районы  Югары Кибәхуҗа авылы туа.

    Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Шәргыя апа казанның элекке Сорочи базарыннан гармун алып кайткан көннән Фәрит Хатыйповның музыкант буларак, тәрҗемәи хәле башланган дисәк һич тә ялгыш булмас. Мәктәптә укыганда ук  Фәрит Хатыйпов гармунчы, җырчы, кыскасы “әртис” булып таныла. Фәритне Казанга Халык иҗат йортында ачылган 6 айлык баянчылар курсына укырга җибәрәләр.

    Армиядән соң Фәрит Казан Музыка училиәесының 3 курсына укырга керә. Аны тәмамлагач, Татарстан  Дәүләт филормониясендә эшли башлый.  Ә Күңелендә ниндидер таныш булмаган моңнар калкып чыга. Тора-бара аларны ноталарга төшерә башлый, аннан милли көй килеп чыга.

Иҗатына килсәк, Салих ага Сәйдәшев, Заһид Хәбибуллин, Исмай Шәмсетдинов, Мансур Мозаффаров, Фасил Әхмәтов кебек милли музыкабызның иң халыкчан юнәлешен тоткан җыр остазларыбыздан ул Фәрит Хатыйпов.

Оста баянчы буларак Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филормониясендә эшләгән чорында милли сәхнәбезнең былбыл-йолдызлары Илһам  Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов, Эмил Җәләлетдинов, Таһир Якуповларга баянда   уйный.

ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы Фәрит Хатыйпов бик күп җырлар (500 дән артык җыры бар) язып, композитор булып таныла. Аның үз зәвыгы, җырда үз йөзе бар. Ул җыр сөюче тамашачыларга, җырчы – башкаручыларга ниндирәк җырлар кирәклеген яхшы тоя, яхшы сиземли. Аның көйләре халыкчан, хәтердә тиз кала торган, артык катлаулы, артык гади дә түгел, классик җырларыбыз үрнәкләрен, халкыбыз көйләрен бүгенге заман аһәңнәре белән оста бәйләп үрелдереп барган, табигый агылышлы мелодиягә корылган.

Ф. Хатыйповның җырларын профессиональ башкаручылар гына түгел, һәвәскәрләр дә яратып башкара. Бигрәк тә аның "Һаман яратам" (Зөлфәт шигыре), "Синең елмаюың" (Х. Туфан шигыре), "Гөлнарым" (Г. Афзал шигыре), "Авыл кызы" (Д.Хәбибуллин шигыре), "Сау бул инде" (Р. Валиев шигыре)" Җилфел-җилфер җил искәндә" (Ә. Ерикәй шигыре), "Моңлану" (Ф.Сафин шигыре), "Туган ягым Теләче" (А.Сабиров шигыре), "Миләүшә" (М. Хөсәен шигыре), "Тәрәзәңдә утың бар" (Н. Акмал шигыре), "Яңа Бүләк" (М.Миншин шигыре), "Чык юлларга" (Ф. Яруллин шигыре), "Яз җыры" (Ф.Шәфигуллин шигыре), “'Шулай шул" (Р. миңнуллин шигыре), һ.б. җырлары аның иҗатының узенчәлекләрен билгели торган матур җырлар.

Ф.Хатыйпов "Һаман яратам" исемле үзенең 127 җырын үз эченә алган беренче җырлар җыентыгын 1998 елда бастырып чыгарды, 106 җырдан торган "Моңлану" дип аталган икенче китабы 2003 елда дөнья курде, "Парлы гашыйк" исемле 151 җырдан торганы 2008 елда чыкты, дүртенче "Синең нурың" дигән китап 100 җырдан тора; 150 җырны эченә керткән бишенче китапта Ф.Хатыйповның соңгы еллардагы иҗаты тупланган.

Ф.Хатыйпов яшь музыкантларны табу, барлау җәһәтендә, төрле мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә яши. Озак еллар буе ул Казан шәһәренең 10 нчы татар интернат мәктәбе укучыларын үз канаты астына алып хезмәттәшлек итә, төрле эчтәлектәге концерт-кичәләр оештыра. Үсеп килүче яшь буынга музыкага мәхәббәт тәрбияләнгән әлеге лекция - концертларында ул татар халык уен кораллары тарихын һәм халык иҗаты үрнәкләрен җиткерә.

  • 1987 елда Мәскәүдә узган II Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты
  • 1994 елда "Балалар җыры - 1993-1994" конкурсы лауреаты
  • 2001 елда "Татар җыры-2001" телевизион конкурсы лауреаты
  • Музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” мактаулы исеме
  • 2013 ― Татарстан Республикасының халык артисты

Казан шәһәрендә яши.