Дания Гайнетдинова

Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы
(02.01.1952)
Журналист һәм язучы, Россия һәм БДБ илләре профессиональ рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам;
1980 елдан СССР Журналистлар берлеге, 1997 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы;
1998 елда “Казан шәһәренең ел Хатын-кызы” исеменә лаек була;
2000 елда Татарстан Республикасы МВД үткәргән конкурста – “Республика конкурсы – 2000” - дигән Диплом белән бүләкләнә;
2010 елда “Каен җиле” китабы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби премиясе иясе.
Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова 1952 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Теләче районы Олы Тиләҗе авылында туа. Үз авылларында башлангыч мәктәпне һәм Иске Җөри авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1969–1982 еллар арасында Чувашия Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә план-икътисад техникумында, аннары, читтән торып укып, Казан финанс-икътисад институтында һәм Казан Дәүләт университетының жур1980 налистика факультетында югары белем ала. Хезмәт юлын 1975 елда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләүдән башлый.
Бер үк вакытта «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе каршында эшләп килгән әдәби түгәрәккә актив йөри. Шул елларда көндәлек матбугат битләрендә, «Идел» альманахында беренче иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, нәсерләре, рецензияләре басыла.
1984 елда Д.Гайнетдинова Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби фонд оешмасына эшкә күчә. Күренекле язучылар белән аралашу, иҗат остаханәләре эшендә якыннан торып катнашу яшь каләмнең әдәби осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый: матбугатта аның әдәп-әхлак, балалар тәрбиясе, тирә-як мохитне саклау темаларын үзәккә алып язган «Исәнме, чишмәм!», «Авыл апасы», «Ташлыяр карлыгачы», «Үз дигәнем» кебек хикәяләре дөнья күрә, 1990 һәм 1992 елларда исә Татарстан китап нәшриятында «Күңел җылысы», «Өермә» исемле ике повесте китап булып басылып чыга.
1991 елда Д.Гайнетдинованы «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенә эшкә чакыралар. Биредә ул, балалар редакциясенең өлкән мөхәррире буларак, татар һәм чит ил язучылары әсәрләре, аерым алганда, Ләбибә Ихсанованың «Җир астында җиде көн», Нияз Акмалның «Көтелмәгән кунак», Рабит Батулланың «Салават күпере», Сент-Экзюпериның «Нәни принц» повестьлары буенча радиопостановкалар эшләп, үзенчәлекле тапшырулар оештыра. 1995 елда балалар өчен иң яхшы радиопостановкаларга Россия күләмендә уздырылган конкурста Д.Гайнетдинова Беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Ул үзе дә –балалар өчен күп кенә радиоспектакльләр, радиопостановкалар сценариелары авторы. Аның «Яңа ел төнендә», «Түбәтәйле малай», «Тылсым дөньясы», «Әкият иленә сәяхәт» кебек, эчтәлекләре белән мавыктыргыч та, маҗаралы да, тәрбияви дә булган радиоспектакль язмалары Татарстан радиосы фондында саклана.
Д.Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итә. Күп кенә шигырьләренә һәвәскәр композиторлар тарафыннан көйләр язылган («Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда», «Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер» һ.б.).
Аның тагын бер шөгыле – сынлы сәнгать белән кызыксына. Ул майлы буяу белән киндергә табигать күренешләрен төшерә, натюрмортлар, балчыктан әвәләп сыннар ясый. Аның аерым сын-рәсемнәре Алмания, Төркия, Финляндиядә, Россиянең төрле төбәкләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана, шәхси һәм катнаш сәнгать күргәзмәләрендә тамашага куела.