Центральная библиотека

"Хатын-кыз милләтнең җаны"

Изге рамазан аебыз дәвам итә. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен дә күздә тотып,  китапханәдә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар белән берлектә күркәм очрашу уздырды. Әлеге  чарада районыбыз эшмәкәре Айназ Фатхуллин да катнашты.  Ул  ислам тарихы, мөселман традидицияләре, Аллаһы Тәгалә каршында башкарган бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук әхлак, рухи чистарыну, мөселман тәгълиматларын һәм традицион кыйммәтләрне дөрес аңлау мәсьәләләрен дә күтәрде. Шулай ук мөселманнарны тормышта игелек һәм матурлыкны күбрәк күрергә, булганнарыннан канәгать булып яшәргә чакырды. Күркәм очрашу катнашучыларның күңелләренә тирән тәэсир итте һәм рухи байлык өстәде.