"Гомерем минем моңлы бер җыр иде"
12 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан район мәдәният йортында татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Фәтхуллин Айрат Гыйлван улы, районыбызның җитәкчеләре, мәктәп укучылары, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты. Кичә сәнгатьле сүз осталарыбыз тарафыннан шагыйрьнең иң матур һәм тирән мәгънәле шигырьләре җанлы итеп укылуы, үзешчәннәребезнең моңлы җырлары белән үрелеп барды. Шулай ук бию коллективларының дәртле биюләре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары вокаль ансамбле чыгышлары чарага ямь өстәде. Кичә якташыбыз Инсаф Бәдретдинов җыры белән тәмамланды. Әлеге чара күңелләргә җылы хисләр һәм рухи байлык бүләк итеп, Муса Җәлил иҗатына булган хөрмәтне тагын да арттырды.