Центральная библиотека

"Татар патриоты - Һади Атласи"

16 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә Теләче районы имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашында күренекле татар мәгърифәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи истәлегенә багышланган әдәби уку булып узды. Чара программасы бай һәм эчтәлекле булды. Чыгыш ясаучылар китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева аның тормыш юлы, үткәне һәм гыйльми  хезмәтләре белән таныштырса, методик һәм библиографик бүлек җитәкчесе Наилә Садыйкова тарихи китапларыннан өзекләр китереп аның иҗатына тукталды. Шулай ук, аның биографиясеннән татар халкының милли үзаңын формалаштыруга, мәдәни мирасын саклауга керткән зур өлеше турында фактлар китерелде.
Аерым игътибар Һади Атласиның фәнни хезмәтләренә, аның фәлсәфи карашларына һәм педагогик ысулларына бирелде. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсе Һади Атласи яшәгән һәм иҗат иткән чорга тагын да тирәнрәк күзаллау мөмкинлеген тудырды.
Фикер алышуларда Теләче муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы Яруллин Рафаэль Нәкыйф улы, Исмәгыйль  хәзрәт үз фикерләрен җиткереп очрашуны тагын да җанландырып җибәрделәр. Барлык катнашучылар да тарихи хәтерне саклау һәм традицияләрне киләсе буыннарга тапшыруның әһәмиятен бертавыштан билгеләп үттеләр һәм оештыручыларга шундый рухландыргыч чара өчен рәхмәтләрен белдерделәр.