Центральная библиотека

"Сүзләр балкышы"

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 27 нче августында игълан ителгән балалар һәм яшьләр арасында уза торган нәфис сүз осталарының «Сүзләр балкышы» дип исемләнгән район конкурсының зона туры, бүген 8 октябрь көнне, Олы Мәтәскә, Алан, Күкчә авылларында башланып китте. Конкурсның максаты: туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, язучы, шагыйрләребезнең әсәрләрен тирәнтен өйрәнү, нәфис сүз осталарын барлау.                                                                                                                      Башка еллардан үзгә буларак, әле сәхнәләрдә бик еш яңгырамаган шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укылды. Шулай ук әлеге авылларда сәнгатьле итеп укуга, әсәрләрнең үз яшьләренә туры килүенә, якташларыбыз иҗатына зур игътибар бирелгән. Китапханәчеләребез, мәдәният хезмәткәрләре, укытучыларның бердәм булып, конкурска җитди караш белән хәзерләнгәннәрен дә әйтеп узасы килә.