Центральная библиотека

"Күңел җылысы"

 

4 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе китапханәчесе Имамиева Д.М. китапханәгә килә алмаган өлкән буын укучыларның өйләренә барып, аларга китаплар, газета һәм журналлар тәкъдим итте. Китап укучыларыбыз бу хезмәт өчен китапханәчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Әлеге чара өлкәннәрнең рухи дөньясын баетуда, шулай ук яңа мәгълүматка булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә зур роль уйный. Китапханәчеләрнең активлыгы һәм игътибары, шулай ук китапларны өйләренә китерү хезмәте өлкән буын укучылары өчен бик мөһим.