"Туган ягым сукмаклары буйлап"
4 июль көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәре Имамиева Д.М. балалар белән “Туган як сукмаклары буйлап” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.