"Законнарны белү - тормыш таләбе"
Теләче үзәк китапханәсендә «Законнарны белү – тормыш таләбе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Закон һәр кешене җинаятләрдән һәм хокук бозулардан саклый. Кешеләрне законнар ярдәмендә яклау белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. Барлык кешеләр дә закон алдында тигез. Һәр кешенең һәм гомумән җәмгыятьнең төп бурычларының берсе – законнарны үтәү.