"Конституция - төп закон"
Конституция көне Россиянең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Конституция - дәүләтнең төп законы - Россиянең бөтен хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә «Конституция – төп закон» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Россия Федерациясе Конституциясе, хокук һәм Россия тарихы буенча кодекслар һәм дәреслекләр тәкъдим ителде.