Центральная библиотека

"Яшьләр наркотикларга каршы"

11 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Яшьләр наркотикларга каршы” дип исемләнгән акция үткәрделәр,  Акция вакытында буклетлар таратылды, анда алар мөһим сорауларга җаваплар таба алачаклар: наркотиклар кармагына ничек эләкмәскә, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә, наркотиклар кулланып карау тәкъдименнән ничек баш тартырга һ. б. Шулай ук китапханәнең уку залында китап күргәзмәсе куелды.