Центральная библиотека

"Яшьнәп яшик, күкрәп яшик гомеребез күгендә"

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
        2 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләр,  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз белән “Яшьнәп яшик, күкрәп яшик гомеребез күгендә” исемле очрашу кичәсе узды. Кичә табын артында җылы сөйләшүләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәдә әлеге дата уңаеннан китап күргәзмәсе куелды.