Китапханә лагеры
16 августта, библиолагерьның соңгы көнендә, Теләче Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Библиопикник» оештырдылар. Пикник алдыннан “Барыбыз да биибез” дигән библиокичә үтте, анда малайлар һәм кызлар үзләренең иҗади сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр, төрле күңелле, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Китапханәчеләр шулай ук "Китап ГТО"сы үткәрделәр. Катнашучыларның бурычы: бер минут эчендә тиз һәм аңлы рәвештә әдәби текстның өзекләрен кычкырып укырга иде. Балалар бу конкурста кызыксынып катнашып мөмкин кадәр күбрәк сүз укырга тырыштылар, чөнки ахырдан иң-иңнәре билгеләнде.
Библиолагерьның ахыргы көне балавыздан шәмнәр ясау буенча иҗади мастер-класс белән тәмамланды. Үз куллары белән ясаган шәмнәр китапханәгә әйтеп бетергесез хуш ис таратты!
Бу көннәрдә китапханәдә искиткеч дустанә атмосфера, елмаю һәм күңел ачу хөкем сөрде.