"Табигать сөючеләр көне"
Китапханә лагерының икенче көне «Табигать сөючеләр көне» девизы астында табигатькә һәм экологиягә багышланды. Әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләү, һәр кешедә әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү теләге уяту максатында төрле чаралар үткәрелде. Көн гадәттәгечә зарядка ясаудан башланды. Аннары «Без яшь сәяхәтчеләр» дип исемләнгән уен-квест уздырылды. Уен укучыларның экология һәм табигатьне саклау өлкәсендәге танып белү эшчәнлеген активлаштыру, балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитнең экологик проблемаларына җәлеп итү, командада эшли белү күнекмәләрен формалаштыру максатында үткәрелде. Квест экологик станцияләр буенча үтте. Уен ахырында балалар әйләнә-тирәдәге планетабызның табигатен саклау һәрбер кешенең бурычы икәнлегенә инандылар.
Шулай ук укучылар белән "Чүп-чарны аерабыз - табигатьне саклыйбыз" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар чүп-чарның планетабызга зур зыян китерүен һәм аның көннән-көн арта баруын белделәр. Китапханәче чүп-чарны сортларга аерып махсус урыннарга тапшыру мөмкинлеге һәм әйберләрне дөрес куллану турында сөйләде.
Балалар китапханәсендә экология темасы буенча төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Табигатьне саклауга багышланган мультфильмнар карадылар. Отрядларга бүленеп үз осталыкларын китап кыстыргычы ясауда сынап карадылар. Лагерьның икенче көне бик күңелле һәм файдалы булып үтте.