Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«С горки сани вниз летят, а на горку не хотят».

  Яңа ел, кышкы каникуллар - һәр бала өчен зур бәйрәм, Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан Иске Җөри авыл китапханәчеләре    кызыклы масса – чаралар үткәрделәр. Балаларның һәм өлкәннәрнең шатлыклы һәм бәхетле йөзләре, көлү һәм күңел ачу - саф һавада кышкы бәйрәм көннәрендә иң яхшы күңел ачу чарасы. Кыш бик күп кабатланмас һәм мавыктыргыч күңел ачулар тәкъдим итә. Ләкин беркемгә дә сер түгел, таулардан чана һәм ватрушкаларда шуу иң яраткан һәм иң кулай булып кала.  "Татарстанда Кыш» республика проекты кысаларында 9 гыйнвар көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе хезмәткәрләре «С горки сани вниз летят, а на горку не хотят» дип аталган Чана бәйрәме үткәрделәр. Кышкы җылы һава торышы һәм яхшы кәеф ял итүгә ярдәм итте. Балалар  уйнадылар, көлделәр һәм шаярдылар. Битләрендә сәламәт алсулык, күзләрендә шатлык, йөзләрендә бәхетле елмаю – менә каникул вакытындагы ял нәтиҗәсе! Барысы да канәгать калды, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.