“Үзеңне наркотикларга бәйләмә”
8 август көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Үзеңне наркотикларга бәйләмә” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Чара башында китапханәче балаларны наркотикларның килеп чыгышы тарихы, дөньяның төрле илләрендә, Россиядә алар белән көрәшү ысуллары белән таныштырды. Әңгәмә барышында каралган төп мәсьәләләр: яшьләрне кем һәм ничек наркотик упкынга тарта, психоактив матдәләрне татып карарга тәкъдим итүчеләргә ничек каршы торырга, кешенең наркотикларга бәйлелеге, аларны куллану нәтиҗәсендә шәхес таркалуын. Соңыннан балаларга презентация күрсәтелде.