«Туган якның энҗе бәртекләре”
3 июль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар белән «Туган якның энҗе бәртекләре” дип исемләнгән чара узды. Китапханәче балаларны якташ язучыларыбыз Д.Гайнетдинова, Ф.Хөсни, Р.Низами, Н.Хәсәнов, С.Зыялы иҗатлары белән таныштырды, әсәрләренә күзәтү ясады. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдылар.