Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Гаилә белән китап укыйбыз

15 май Халыкара гаилә көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчеләре “Гаилә белән китап укыйбыз” дип исемләнгән акция игълан иттеләр.  Гаилә белән уку-ата-аналар һәм балалар аралашуының иң шатлыклы мизгелләренең берсе, һәм балага кечкенәдән үк әдәбиятка карата зәвык тәрбияләүнең иң яхшы ысулы. Баланың әти-әниләре белән китапханәгә килүе, алар бергәләп китап сайлавы, бергә укуы, фикер алышуы бик мөһим. Мондый аралашу үгет-нәсыйхәт сүзләренә караганда күбрәк тәрбияли. Гаиләне китап тирәсендә "дуслаштыру" - китапханәнең бурычы.  Китап укырга яратучы гаиләләребез әлеге акциядә теләп катнаштылар.