Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Литературный калейдоскоп"

16 май көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Пушкин картасы проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Әдәби калейдоскоп" интеллектуаль уены үткәрелде. Чарада уенчылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр һәм биремнәрне үтәделәр. Уен берничә раундтан торды: язучылар һәм аларның әсәрләре тормышындагы кызыклы фактларны искә төшерделәр, Китапның төзелеше  буенча сорауларга җавап бирделәр, әсәрнең авторын һәм исемен билгеләделәр, укылган өзектән әсәрнең героен таныдылар, сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Катнашучылар шулай ук "Блиц-сорауларга" җавап бирделәр, шуның белән өстәмә баллар тупладылар.