"Күпкырлы талант иясе шагыйрә Резеда Валиева"
Резеда Вәлиева-татар балалар әдәбиятының иң якты йолдызларының берсе. Аның иҗатында берничә буын бала үскән. Аның иҗади мирасы илледән артык шигырь, повесть һәм хикәя, әкият һәм риваятьләр җыентыгын тәшкил итә. Аның кайбер шигырьләре музыкага салынган. 6 май көнне Иске Җөри балалар бакчасында китапханәчеләр балалар язучысы Резеда Вәлиеваның 95 яшьлек юбилеена багышланган әдәби сәгать үткәрделәр. Чара башында китапханәчеләр балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аннары китапларга күзәтү үткәрделәр, һәр китап белән җентекләп таныштырдылар. Әдипнең әсәрләре игелек һәм намуслылык, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.