«Күкәй бәйрәме»
Татар авылларында язның көтелгән һәм истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Безнең авылда «Күкәй бәйрәме» дип атаганнар. Хуҗалар йомыркаларны кичтән буяганнар. Төш пешергәннәр, крендел, конфетлар сатып алганнар. Балалар бу көнне зур бәйрәм кебек көттеләр, йомырка җыю өчен капчыклар тектеләр. Иртә белән малайлар һәм кызлар йортларны әйләнеп чыга башладылар. Өйгә кергәндә тавыкларның яхшы үрчүен һәм күп йомырка китерүен теләделәр. Барысы бергә өйдән-өйгә кереп, буялган йомырка һәм тәм-томнар җыйдылар.